Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарифуллин Сталин явызлыкларын таныса да, һәйкәлне кирәк саный


Равил Гарифуллин
Равил Гарифуллин

"Казанда Сталинга һәйкәл булырга тиеш" төркемен оештырган Равил Гарифуллин Сталинның явызлыкларын таныса да, Казанда аңа һәйкәл кую кирәк дип саный.

Татарстан Мәдәният министрлыгы Казанның Җиңү паркына Сталинга һәйкәл кую мәсьәләсен караячак. "Казанда Сталинга һәйкәл булырга тиеш" дип аталган инициатив төркемне булдырган Равил Гарифуллин Азатлыкка үзенең министрлыкка үтенеч белән чыгуын әйтте. Ул министрлыкның җавап хатын кулына алмаган әле. 28 августта почта белән җибәргәннәр, шуңа тоткарланган, ди.

Гарифуллин Мәдәният министрлыгыннан соң Казан мэрына мөрәҗәгать итәм, чөнки Җиңү паркы шәһәр биләмәләренә карый дип әйтә. Эшләр уңай китсә, һәйкәл өчен акча җыя башлаячакбыз, дип тә белдерә.

Вконтакте төркемендәге рәсем
Вконтакте төркемендәге рәсем

Социаль челтәрдә "Казанда Сталинга һәйкәл булырга тиеш" тиеш дигән төркем булдырылганга ай ярым вакыт узса да, аңа кушылучылар күп түгел, 181 кеше генә. Гарифуллин сүзләренчә, аның бу башлангычын хөкүмәттән бер министр хуплаган һәм һәйкәл кую идеясен халык арасында таратуда ярдәм итәчәген белдергән. Равил әфәнде Азатлыкка ул министрның кем булуын әйтмәде.

Азатлык Гарифуллин белән Сталин чорында миллионнарның золымга дучар булуы, кырымтатар, чечен, ингуш һәм башка халыкларның ватаннарыннан сөрелүе турында сөйләште.

– Һәйкәлне Җиңү паркына куясыгыз килә дип аңладык?

– Әйе, чөнки без Советлар Берлегенең фашистик Германияне җиңү чорын гына алабыз. Без сугышка кадәр булган чорны да, сугыштан соң нәрсә булганны да, бу шәхес (Сталин) чоры нинди мирас калдырганны карамыйбыз. Безнең күз алдында җиңү генә.

– Әгәр берәр шәһескә һәйкәл куела икән, аның билгеле бер чор өчен генә куелуы дөресме? Һәйкәл шәхеснең бөтен чорының чагылышы булып тора бит.

– Әлбәттә, бөтен чорын күрсәтеп тора. Сталин чорында булдырылганны әле дә талап бетерә алмыйлар. Әлеге шәхеснең безнең ил һәм Татарстан үсешенә әһәмияте бик зур булган. Кайберәүләргә Сталинның зыяны булган, әмма күпчелек халык әлеге шәхестән файда күргән.

Интернетта миңа күпләр респрессиягә дучар булган бит дип язалар. Әмма аклангач алар дәүләттән компенсация ала бит, аларга ташламалар шулкадәр зур, бөтен нәрсәгә 50 процент.

– Компенцацияне корбаннар түгел, ә исән калганнар һәм аларның туганнары ала. Әгәр без золымга дучар балганнарны алсак, рәсми булмаган саннарга күрә, алар биш миллионга якын булган. Бу бит хәзерге биш Казан шәһәре дигән сүз.

– Бу бөтен Советлар Берлегенә караган саннар бит. Репрессиягә кемнәр эләккән? Алар барысы да җинаятьтә гаепләнгән булганнар. Мәхкамәләр булып торган, система бик эзлекле рәвештә барысын да гадел эшләгән. Мин гадел булганмы әллә юкмы - әйтә алмыйм, әмма без сугышта җиңдек. Бу дәлилне исәпкә алмый булмый.

– Сез бөтен кулга алулар, мәхкәмәләр, кешеләрне атып үтерүләр гадел булган дип исәплисезме? Әмма күп кенә тарихчылар, белгечләр күпләр нахакка гаепләнгән дип белдерә һәм бу хакта язалар да.

– ... (дәшми)

– Сез татар әдәбияты белән танышмы?

– Әйе, таныш.

– Татар язучылары һәм татарның күренекле шәхесләре арасында да күпләр репрессиягә дучар булган.

– Зыялы шәхесләр бөтен халык дигән сүз түгел бит әле ул. Ә мин бөтен халык турында сүз алып барам. Ә бу бер өлеш, бәлки, кирәгеннән артык үзгәрешләр таләп иткәндер. Мин белмим. Бу бик катлаулы мәсьәлә. Болары – дошманнар, болары – дуслар булганнар дип бер яклы гына әйтеп булмый...

Дәүләттә идарә системы күп катлаулардан тора. Дәүләт башлыгы хөкүмәт өстеннән идарә итә, хөкүмәттән аста әле мәхкәмәләр бар. Бу система – дәүләт машинасы. Сталин идарә иткәндә аның дәүләт машинасы кем өстеннәндер таптап та узган. Ә гомумән алганда, дәүләт откан бит.

– Әмма бу отыш артында бик күп корбаннар тора. Күп кенә белгечләр, сугыш вакытында да җитәкчелекнең ялгышлары сәбәпле, илнең сугышка әзер булмавы аркасында, миллионнарның кырылуын, туп итенә әйләнүен тәнкыйтьли. Бу шулай ук ил җитәкчесенең ялгышы түгелме соң?

– Әлбәттә, андый моментлар һәм күпләгән сораулар да бар. Әмма Сталин шәхесе – ул тарихи шәхес. Ул безнең тарихта эзле. Без үзебезнең үткәнебезгә рәхмәтле булырга тиеш. Әлбәттә тарихыбызда җитешсезлекләр дә булган. Шул ук вакытта зур җиңү дә булган.

– Сталин чорында Русиядәге кырымтатарлар, ингушлар, чеченнар, балкарлар, гомумән алганда, җиде халык ватаннарыннан сөрелә. Сез моңа ничек карыйсыз?

– Сугыш сугыш инде ул. Бу халыкларның вәкилләре XX гасырга кадәр дә, XX гасыр дәвамында да гел каршылыкка кереп торган. Әлеге һәйкәлгә килгәндә без генералиссимус Сталин һәм Совет халкының фашизмны җиңүе турында сүз алып барабыз.

– Сталин эшчәнлегенә карата сораулар бик күп. Шәхесләр вакыт сынавы үзгач кына дөрес бәяләнә. Бүген Сталинга ниндидер бәя бирү иртәрәк түгелме?

– Хәзер нәкъ вакыты.

– Ә нигә алай дип уйлыйсыз? Нигә 10 ел алдан һәм 10 ел соңрак түгел?

– Чөнки мин хәзер үземә минем белән һәм дәүләтем белән ни булып ята дигән сорауны бирәм. Артка борылып тарихка мәрхәмәтле түгел икәнлегебезне аңлыйм. Рәхмәтле буласым килгәнгә, бу эшләрне эшлим. Сталинның, әйе, кайбер моментлары ошамаска мөмкин. Сталин халык мәнфәгатьләрен кайгырткан һәм кирәгеннән артык байларның теләкләрен кискән.

– Сталин чорын калдырып торып, бүгенге көнгә кайтсак, Русиядә яшәү кемгә рәхәтрәк? Гади халыккамы, әллә байларгамы?

– Хәзер байлар гына бәхетле. Бөтен кануннар да алар файдасына гына эшли. Байлыгы булмаганнарның хокуклары бик нык кысыла.

– Дәүләтнең бүгенге яшәеше Сталин заманнарына әйләнеп бара дип уйламыйсыңмы?

– Мин Сталин чорлары кебек дип әйтмәс идем. Әгәр икътисадны алсак, ул Сталин вакытындагы кебек планлы рәвештә булырга тиеш. Базар икътисады халык өчен эшләми.

– Икътисад дигәннән, бөтен татар авылларында да Сталин чорын яхшы хәтерләүчеләр бар. Күмәк хуҗалыклар оештыру сәбәпле халык атсыз, сыерсыз кала. Бүген колхозлашу үз-үзен акламады дип белдерүчеләр дә бар. Аннан җиргә нык басып торганнарны кулак мөһере сугып читкә сөрәләр. Хаклыкның элек-электән килгән яшәү рәвеше бөтенләй юкка чыгарыла. Күпләр Сталинның әлеге гамәлләрен хупламый.

– Безгә элек булган ялгышларны танып, алга таба тормыш итү кирәк. Үткәнгә ачу саклау кирәкми. Тарихтан сабак алу кирәк. Тарихны сызып ташлап булмый.

– Теге йә бу халык бик хөрмәттәге шәхесләргә генә һәйкәл куя. Бүген Русиядә һәм Татарстанда Сталинга бертөрле генә караш түгел. Мондый караш булганда алга киткән илләрдә һәйкәл куярга ашыкмыйлар, вакытның үз сүзен әйткәнен көтәләр.

– Беләсезме, минем ике бабам да сугышта корбан булган. Без сугышта җиңдек. Минем ике бабам да Сталинның чордашы булган.

– Сугышта халык җиңә. Бәлки һәйкәлне Сталинга түгел, ә җиңгән халыкка куярга кирәктер?

– Җиңүче солдатка һәйкәл бар инде.

– Сезнең Вконтактедагы төркемегез оешканга күпме вакыт узды?

– Ай ярым вакыт узды.

– Төркемегездә 181 кеше бар. Нигә бик аз?

– Без әле үзебезнең төркемне таратмадык. Безне бик аз кеше генә белә. Бу проектны алга этәрү өчен без башта бюрократия машинасын җиңәргә булдык. Проект хакында хөкүмәттә дә сөйләштек. Дөресрәге, хөкүмәттәге министрларның берсе белән очраштык. Теләгебезне аларга җиткергәч, ул безне хуплады. Рөхсәт алу өлеше, хакимиятләр белән язышулар чишелгәч, эшләрегез югарырак баскычка күтәрелер, телгәгегез һәрбер казанлыга җиткерелер диде.

– Күп вакытта ниндидер эш башланганда өстән күрсәтмә белән түгел, күпләр үз ихтыяры белән кушыла, теләктәшлек белдерә. 181 кеше генә кушылу – күпләрнең үз теләге белән хупларга теләге юк икәнне күрсәтмиме? Мәгълүмат чараларында сезнең бу башлангычыгыз хакында мәкаләләр күп булды бит.

– Безнең бу башлангычка каршы төшүчеләр дә алай күп түгел.

– Халыктан чыккан теләк дип белдереп башлаган эшегезгә Татарстанда министрлар да керешеп китү нормаль күренешме? Кайсы министр иде соң ул?

– Әлегә бу турыда сөйләү иртәрәк. Безнең башлангыч нинидер сәяси эш түгел. Бу – гражданнар инициативасы. Бөтен башлангыч – гади кешеләрнең теләге.

XS
SM
MD
LG