Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Әхмәтов: "Татарстанда атлар санын әллә ни арттыра алганыбыз юк"


Республика көне уңаеннан үткәрелгән ат чабышлары. 30 август 2016. tatarstan.ru фотосы
Республика көне уңаеннан үткәрелгән ат чабышлары. 30 август 2016. tatarstan.ru фотосы

З0 август Татарстан мөстәкыйльлеге көнендә Казанда ат чабышлары да узды. Спортның бу төрендә татар исемнәре бик сирәк. Алга таба бу спорт төре татарда җәелерме? Татарның гомер-гомергә канына сеңгән дәрте – ат асрау тернәкләнерме?

30 август, Татарстан көне уңаеннан, "Казан" Халыкара ат спорты комплексында чабышлар булып узды. Түрә-кара барсы да шунда иде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия элемтә министры Николай Никифоров, Татарстан хөкүмәте рәисе Илдар Халиков, Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Казан башлыгы Илсур Метшин һәм башкалар да атлар чапканны карады. Трибуналарның 70 проценты халык белән тулы булды.

Татарстан президенты Кубогына 10 ат ярышка чыкты, алар арасыннан 4се республикадан иде. Кубокны Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның Си Коуд исемле аты отты. Призы 3 млн сум иде. Икенче урынны да Кадыйров аты алды. Казанның "Тимерхан" спорт клубы аты өченче урынга лаек булды.

Рөстәм Миңнеханов (у) һәм Таһир Метшин. Республика көне уңаеннан үткәрелгән ат чабышлары. 30 август 2016. tatarstan.ru
Рөстәм Миңнеханов (у) һәм Таһир Метшин. Республика көне уңаеннан үткәрелгән ат чабышлары. 30 август 2016. tatarstan.ru

Башкала мэры Илсур Метшинның улы Таһир Метшин ярышларда Казан Кирмәне кубогын отса да, әлеге спорттан китәчәген белдерде.

Чабышларны караган түрәләр үзләре атта йөрергә яратамы, әллә юкмы, бу ягы караңгы. Ә Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевнең ат яратуы беркемгә дә сер түгел. 30 август – Республика көне уңаеннан Казандагы чабышлар Шәймиев заманнарында башланып киткән иде.

Әлегә бу спорт төрендә татар исемнәре дә берән-сәрән, билгеле татарларның атлары да бик күренми. Шулай да, соңгы елларда кайбер татар эшмәкәрләре дә ат чабышлары оештыра башлады. Аларның берсе – Төмәннән Ринат Насыйров. 3 сентябрьдә Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районында ерак арага халыкара ярышлар оештырылачак. Русиядән һәм БДБ илләреннән 30га якын ат килер дип көтелә. Себер җирендә бу ярышлар икенче ел рәттән үткәрелә.

Дөрес, түрәләрнең һәм күп акчалы эшмәкәрләрнең үз дөньясы. Кыйбатлы атлар аларга бик яхшы машиналар кебек үк абруй һәм дәрәҗә. Шул ук вакытта татарның кайчандар көндәлек тормышының нигезе булган ат тәрбияләү, атта йөрү, Сабантуйлардан кала башка чабышларга да чыгу мәдәнияты үсеп китәрме? Республика күләмендәге һәм халыкара ярышларда татар үз атлары белән җиңү яулармы? Гасырлар буе ат өстендә дөнья гизгән һәм дәүләте яулангач әлеге борынгыдан килгән гореф-гадәтен дә югалткан татар бүген өзелгән җепләрне ялгап җибәрә алырмы? Совет Берлегенең колхозлашуны оештыруы, кулак дип нык гаиләләрне туган җирләреннән сөрү дә татарны төп терәгеннән аера – атсыз итә.

30 август Казанда булган чабышта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына да узыштылар. Югары дәрәҗәдәге ярышлар үткәрелсә дә, республикада ат тоту, татарны атлы итүдә әллә ни зур уңышлар юк. Моны министр Марат Әхмәтов үзе дә таный.

Марат Әхмәтов: "Татарстанда ат санын әллә ни арттыра алганыбыз юк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:13 0:00

"Кызганыч, ат башы санын әллә ни зур арттыра алганыбыз юк, биредә дәүләт ярдәменең дә төрле юлларын эзләп карадык. Ике кул белән ул атларны саклап калырга тырышабыз", ди ул.

Соңгы елларда министрлык татар атлары нәселен булдыру эше белән дә шөгыльләнә башлаган, әмма аларны дәрәҗәле ат чабышларына чыгарып булмаячак.

"Соңгы елларда татар атларының нәсел башын эзләп табып, аларны мөкәммәлләштерү белән шөгыльләнә башладык. Аның өчен республикада кечкенә генә махсус програм кабул иттек. Татар токымлы атларны үрчетүчеләргә баш санына карап субсидияләр бирү, колын өчен ярдәм дә карала. Чабышларда дан тота торган атлар булмас, әмма алар генетик яктан чыдам. Исеме дә безнең милләт белән бәйле булгач, әлбәттә, ул атларга игътибарны көчәйтергә һәм күпләп үрчетергә исәбебез бар", ди Әхмәтов.

Министр сүзләренчә, республикада ат белән шөгыльләнүче ике дистәдән артык фермер бар. "Алар бу өлкәдә бик югары һөнәри осталык белән шөгыльләнәләр. Спорт өчен генә түгел, хәтта ит өчен дә, күпләр казылык ясау өчен махсус җитештерү урыннары булдырды", ди Әхмәтов.

2011 елның җәендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ат үрчетү мәсьәләсенә кагылышлы утырыш та үткәргән иде. Анда республикада 2020 елга кадәр ат үрчетү һәм ат спорты үсешен үз эченә алган програм әзерләнүе хәбәр ителде. Бу эшкә 2 миллиард ярым сум акча салыначак, аның бер миллиарды – иганәчеләрдән, диелде.

Казанда "Кукан" кафесы
Казанда "Кукан" кафесы

Казанның үзәгендә, Черек күл дигән тарихи урында "Кукан" кафесы бар. Аның хуҗабикәсе Равилә Шәйдуллина үзләренең нәселләре кушаматы истәлегенә әлеге кафены "Кукан" дип атаган.

Равилә ханымның бабасы Хәбибулла узган гасырның 20нчы елларында Үзбәкстан якларына юл тота. Шул якларда яшәүче олы улы янында кунакта була ул. Хәбибулла бабай Аланга (хәзер Теләче районы) үзе генә кайтмый: нечкә билле, нәзек аяклы, баскан җирендә тыпырдап торган чабышкы ат алып кайта. Авыл халкы, елкылдап торган чабышкыны күреп шакката. Айгырга Үзбәкстандагы Коканд шәһәренең исемен бирәләр. Әмма бу исем аланнар теле өчен җайсызрак булып чыга һәм тора-бара "Кукан"га әверелә. "Кукан" тирә-якта Сабантуйларда беренчелекне бирми. Тормышның астын-өскә китергән колхозлашу сәясәте башлана. Хосусый хуҗалыклардагы мал-туар колхоз абзарына озатыла. Аргамак, шулай итеп, камыт астына кертелеп, сукага җигелә.

Равилә Шәйдуллина
Равилә Шәйдуллина

"Дәү әтием, җае чыккан саен, кулына ипи яисә шикәр кисәге кыстырып, малкае янына ашыга. Айгыр, хуҗасын күргәч, чарасызлыктан, гаҗизлектән елаган, диләр бу хәлләрдән хәбәрдар булган картлар", дип искә ала Равилә ханым ишеткәннәрен. Хәзер Хәбибулла бабайның нәселен "куканнар" дип йөртәләр.

Әлеге юртак белән булган бу бер мисал да татарның электән үк читтән кайтарылган яхшы чабышкыларны да үз иткәнлеген һәм аның белән дөнья тотканлыгын да күрсәтеп тора.

XS
SM
MD
LG