Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:50

Татарстанда соңгы егерме елда атлар саны ике тапкырга кимегән. Бүгенге көндә республикада 33 мең ат башы исәпләнә. Якын ун елда бу санны арттырырга җыеналар. Киләчәктә Татарстанда татар токымлы атларны да үрчетә башлаячаклар.


Татарларны атсыз күз алдына китереп булмаса да, соңгы елларда әлеге терлек саны күпкә кимеде. Бу илдәге техник яңарышлар белән бәйле, дип аңлатты авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов. Хәзерге көндә республикада 33 мең ат бар дип исәпләнә. 2020 елга аларның санын илле меңгә җиткерергә планлаштыралар.

Август ахырында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ат үрчетү мәсьәләсенә кагылышлы утырыш та үткәргән иде. Анда республикада 2020 елга кадәр ат үрчетү һәм ат спорты үсешен үз эченә алган программа әзерләнүе хәбәр ителде. Бу эшкә 2 миллиард ярым сум акча салыначак, аның бер миллиарды – иганәчеләрдән. 26 октябрь көнне белгечләр әлеге программаны журналистларга тәкъдим итте.

Күршеләрдән күрмәкче

Нәҗип Хәҗипов (с) һәм Хәлил Шәйхетдинов

Нәҗип Хәҗипов (с) һәм Хәлил Шәйхетдинов

Күрше Башкортстанда Татарстан белән чагыштырганда атлар ике мәртәбә күбрәк. Аларга федераль үзәктән ярдәм күрсәтелә, ди министр урынбасары.

Башкортлар атны спорт өчен генә тотмый, алар җитештергән казылык, кымызлары белән дә дан тота. Күршеләрдән күрмәкче, Татарстан да бу юнәлештә эшли башлады. Башкортстанга чиктәш булган Актаныш районында бер фермер ат асрарга теләк белдергән. Моннан кала азык-төлек җитештерүгә дә игътибар арта.

Өстенлек исә гаилә фермаларына бирелә. Бүгенге көндә 9 гаилә фермасы ат үрчетү белән шөгыльләнә инде. Соңгы вакытларда кымыз, казылык җитештерү башланган. Кымыз фермалары Бөгелмә, Питрәч, Ютазы районнарында бар, Балык бистәсе районында казылык җитештерелә.

Ат спорты кайчан киң таралыр?

Республикада ат заводлары Казанда һәм Норлатта бар. Алар нәсел атлары үрчетү белән шөгыльләнә. Ләкин алар үстергән чабышкылар халыкара ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешми.

Гомумән, спортта безнең атларның күрсәткечләре түбән. Быел Казан ипподромында Русия президенты бүләгенә үткәрелгән чабышларда республикада тәрбияләнеп үстерелгән чабышкылар катнашты, ләкин призлы урыннар ала алмады.

Европада иң яхшы ипподромның берсе Казанда булуга карамастан, призларның күпчелеген килгән чабышкылар яки читтән сатып алынган атлар ала. Республикада 18 ат спорт мәктәбе, 32 тренер бар. Ике меңгә якын кеше ат спорты белән шөгыльләнә.

Татар атка мәхәббәтен сурәтләрдә булса да саклый. Чаллы Чәчәкләр бәйрәме күргәзмәсе, 2011 ел

Татар атка мәхәббәтен сурәтләрдә булса да саклый. Чаллы Чәчәкләр бәйрәме күргәзмәсе, 2011 ел

Язмышларын ат спорты белән бәйләргә теләүчеләр күп булуга карамастан, мәктәп җитәкчелеге аларның теләкләрен канәгатьләндерә алмый. Чөнки атлар җитми. Тренерлар да аз. Моннан кала ярышларга килүче халык саны да куандырмый. Аларны ипподромда куелган тотализаторлар белән булса да җәлеп итеп булмасмы, дип өметләнәләр.

Ә ат спортын үстерүдә бар өмет – 2015 елга кадәр исәпләнгән ат спортының олимпия төрләрен үстерүгә кагылышлы республика программасында.

Программа тормышка ашырыла башлагач, спортның бу төрен үстерүдә яңа мөмкинлекләр ачылачак, дип ышандыра яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. Спорт мәктәпләрендә ат санын арттыру, тренерларның белемен күтәрү, ябык манежлар ясау ниятләнә.

Татар токымлы атлар

Авыл хуҗалыгы министрлыгы да, программа кысаларында нәселле атлар үрчетүгә игътибар арттырачакбыз, дип ышандыра. Аерым алганда, Орлов юртакларын үрчетергә җыеналар.

Татарстанда татар токымлы атларны да кире кайтарырга ниятлиләр. Тик мондый атлар санаулы гына калган. Башкортстанда, Алтайда бар дигән хәбәрләр бар. Биектау районында бер кешедә ике шундый токымлы ат бар, дип белдерде Нәҗип Хәҗипов. Аның сүзләренә караганда, татар токымлы атлар башкалардан чыдамлыклары белән аерыла. Гади генә әйткәндә, алар – эш атлары.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG