Accessibility links

Орел шәһәрендә Явыз Иванга һәйкәл куелачак


Вадим Потомский
Вадим Потомский

Бу Явыз Иванга Русиядә беренче һәйкәл булачак. Ул театр бинасы янында торачак.

3 август көнне Русиядә Явыз Иванга беренче һәйкәл ачылачак һәм ул Орел шәһәрендә булачак. Нәкъ 450 ел элек әлеге шәһәр Явыз Иван фәрманы белән булдырылган һәм һәйкәл шул хөрмәттән куелачак.

Җирле халык балалар театры янында әлеге һәйкәлне куюга каршы булса да, өлкә губернаторы Вадим Потомский аның булырга тиешлеген һәм бу урында һәйкәлнең беркемгә дә комачауламаячагын әйткән.

"Московский комсомолец" язуынча, шәһәрне яклаучы Виктор Панков “Һәйкәлләрне көчләп куймыйлар” дигән шигарь белән

кичә ялгыз пикетка чыккан. Аңа тагын берничә кеше теләктәшлек белдергән. Театр җитәкчесе Александр Михайлов та һәйкәл әлеге мәйданда торырга тиеш түгел дип саный.

Сынчылар Русия империясе чорында да Явыз Иванга һәйкәл ясарга шикләнгән. Шулай ук XX гасырда да бу эшкә алынучы булмаган.

Соңгы вакытта Русиядә патшаларга һәйкәл кую белән мавыгулар артты. Казанда Әби-патшага һәйкәл куюга бер төркем җәмәгатьчелек каршы чыгудан соң, шәһәр мэры Илсур Метшин бу мәсьәләдә шәһәр халкы белән киңәшү кирәк дип танырга мәҗбүр булды.

XS
SM
MD
LG