Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты Габбасов: "Җанисәпкә халыкара күзәтүчеләр чакырырга кирәк"


Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

Күзәтүчеләр кирәк, чөнки "күпме башкорт калганын, Башкортстанның төньяк-көнбатышында күпме башкорт үзен башкорт, татар дип санавын белү мөһим" ди башкорт активисты.

Халык санын алу вакытында халыкара күзәтүчеләр чакырырга кирәк. Бу хакта башкорт җәмәгать эшлеклесе Руслан Габбасов "Idel.Реалии"дагы "Реальные люди" проектында белдерде. Ул Русиядә үткәрелүче җанисәпкә шикләнеп каравын әйтә.

“Җанисәпкә шикләнеп карыйм. Мин халыкара күзәтүчеләр чакырыр идем. Аларның рәсми төстә җанисәп нәтиҗәләрен күзәтүен телим. Чөнки безнең өчен күпме башкорт калганын, Башкортстанның төньяк-көнбатышында күпме башкорт үзен башкорт, татар дип санавын белү мөһим. Менә бу эшне башкарарга кирәк”, диде ул.

Шул ук вакытта Руслан Габбасов Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында башкортлар яши, аларның үз телләре бар дип саный.

“Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендә дә башкортлар яши. Аларның үз телләре бар. Аның татар теленә бик охшаган булуы мөмкин. Ләкин алар үзләрен башкорт дип саный һәм туган телләре дип башкорт телен атый”, диде Габбасов.

Русиядә җанисәп 2020 елның октябрендә узарга тиеш иде. Пандемия сәбәпле, халык санын алу чарасы 2021 елның язына күчерелде.

2010 елгы җанисәп нигезендә, Башкортстанда 36,1% урыслар, 29,5% башкортлар, 25,4% татарлар, 2,7% чуашлар, 2,6% марилар һәм бер проценттан кимрәк башка халыклар яши.

Соңгы вакытларда Башкортстанда бер төркем җәмәгать эшлеклесе Башкортстан татарларының туган телен башкорт теленең диалекты дип атауны алга сөрә. 2020 елны халыкара башкорт теле диктанты өчен Башкортстанның татар районнарында татар телендә текст сайланды, әмма ул “башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты” дип аталды. Азатлык Башкортстандагы татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәюе турында экспертлар белән сөйләшкән иде. “Диктантны беркайда да, беркайчан да диалект нигезендә уздырмыйлар. Диктантны әдәби язма телдә үткәрәләр. Аңлашыла, бу – җанисәп алдыннан ясалган ясалма проект” дип белдерде сәясәт белгече Руслан Айсин.

XS
SM
MD
LG