Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортстан Конституциясенә татар теле статусын кайтарырга кирәк"


Чарада катнашучылар

12 декабрь Уфада Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Анда Башкортстан Конституциясендә татар теле статусыннан алып киләсе елда узачак җанисәпкә кадәр мәсьәләләр тикшерелде. Чарадан безнең репортаж.

Чарада оешманың районнардагы бүлекчәләре җитәкчеләре, шулай ук республикадагы татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре катнашты. Конгрессның 24 район һәм шәһәр бүлекчәсеннән, шулай ук 9 татар иҗтимагый оешмасының җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Кунаклар арасында Мәскәү татарлары штабыннан Гөлнара Яруллина да бар иде.

Узып баручы елдагы эшчәнлеккә хисап чыгышын оешма җитәкчесе Заһир Хәкимов ясады. Ул татар укучыларының еллык олимпиадасында, татарча диктантта, Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан узган чараларда катнашу, Муса Гәрәевның исемен мәңгеләштерү уңаеннан башкарылган һәм башка эшләрне атады. Хисапта Башкортстан татар конгрессы оештырган зур чаралар яңгырамады.

Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның бер елда республикага дүрт тапкыр килеп чараларда катнашуын, Җиңү елы уңаеннан узган кайбер эшләрне барлады. Пандемияне искә алып башкарылган эшләр канәгатьләнерлек дип табылды.

Заһир Хәкимов
Заһир Хәкимов

Артабан март аенда узачак Башкортстан татарлары корылтаена әзерлек мәсьәләләре каралды. Заһир Хәкимов бу уңайдан шундый аңлатма бирде:

Без бүлгәләнеп, вакланып беттек. Барлык татарлар катнашында узган корылтайны кайтарырга кирәк

"1997 елда Башкортстан татарлары конгрессы төбәк иҗтимагый оешмасын оештыру корылтае узды. Оешма республиканың Юстиция министрлыгында "Башкортстан татарлары съезды" исеме белән теркәлде. Оешманың тәүге җитәкчесе итеп Эдуард Хәмитов сайланды. Соңрак оешма "Башкортстан татарлары конгрессы" дип атала башлады. Элек республикадагы барлык татар халкы һәм оешмалары катнашлыгында Башкортстан татарлары корылтае узса, соңрак конгрессның, мохтариятнең, башка татар оешмаларының җыеннары аерым уза башлады, алар башлыча конференция дип аталдылар. Ягъни, без бүлгәләнеп, вакланып беттек. Без кабат барлык татарлар катнашлыгында узган корылтайны кайтарырга тиеш", диде Заһир Хәкимов.

17 ноябрь Башкортстан башлыгы фәрманы белән республика Конституциясенә үзгәрешләр кертү өчен комиссия төзелгән иде. Комиссия ярты ел эчендә Конституциягә кертеләчәк үзгәрешләрне әзерләргә тиеш. Җыелышта Конституцияне үзгәртүгә татар халкын да җәлеп итәргә кирәклеге билгеләнде. Заһир Хәкимов бу уңайдан шулай диде:

1993 елдагы төп канунда татар теле статусын югалтты. Без аны кире кайтарырга тиеш

"Татар-башкорт халкын бер кошның ике канаты дип чагыштыралар. Кош әйбәт очсын өчен аның ике канаты да тигез һәм ныклы булырга тиеш. Бер канат белән очып булмый, берсе зәгыйфь булса да яхшы очу көтәргә ярамый. Шуңа без гамәлдә тигезлек таләп итәбез. Алар бертигез рәсми тел, яки дәүләт теле булырга тиеш. Белүегезчә, 1937 елдан алып Конституциядә татар һәм башкорт телләре рәсми статуска ия иде. Икесе бертигез булды. 1993 елдагы төп канунда татар теле статусын югалтты. Без аны кире кайтарырга тиеш. Конституциягә үзгәрешләргә бу да керергә тиеш", диде Заһир Хәкимов.

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

Җыелыш әлеге тәкъдимне хуплады һәм канунны үзгәртү өчен комиссия оештырырга карар ителде. Аңа җитәкче итеп икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин сайланды.

Башкорт милләте вәкиле булсам да, татар телен яклап чыгам

"Бу комиссиягә барлык милләт вәкилләре дә керергә тиеш. Иң башта урыслар һәм башкортлар. Менә мин башкорт милләте вәкиле булсам да, татар телен яклап чыгам. Әлеге эшкә гамәлдәге депутатларны да җәлеп итәргә кирәк булыр. Үзгәрешләр кертү өчен җәмәгатьчелек эшче төркеме оештыру кирәк", диде төньяк-көнбатыш башкортлары оешмасы рәисе Ринат Гатауллин.

Нурмөхәммәт Хөсәенов
Нурмөхәммәт Хөсәенов

Чарада алдагы елда узачак халык санын алулар да каралды. Бу мәсьәләдә төп чыгышны Бәләбәй татар гимназиясенең элекке мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов ясады:

Ул китапларда безнең татар авылларыбызның 99 проценты уйдырма юллар белән башкорт итеп күрсәтелгән

"Башкорт ырулары тарихы китаплары барлыгы 47 томда чыкты. Аларның тиражын һәм авырлыгын санаганда, бу китаплар 3 тонналы 37 "Камаз" машинасы дигән сүз. Аларда безнең татар авылларыбызның 99 проценты уйдырма юллар белән башкорт итеп күрсәтелгән. Китапларда Татарстанның Лениногорски районыннан башлап Мөслим, Актаныш, Минзәлә, Азнакай, Әлмәт районнарында да башкорт авыллары булуы күрсәтелгән. Башкорт дип күрсәтелгән татар авылларының чын тарихы өченче ревизия документларында язылган. 1719 елгы ул документларда башкорт милләте юк. 1795 елдагы бишенче ревизия документына "башкирцы" дигән шартлы атама керә. Ул милләтне күрсәтми. Башкорт галимнәре моны үз файдаларына борып, татар авылларын башкортныкы итеп күрсәтә, халыкның башын бутый. Милләтнең төп күрсәткече – тел, татар телендә сөйләгән кеше башкорт була алмый, башкорт милләтенең диалекты да түгел", диде Нурмөхәммәт Хөсәенов. Ул халыкка өченче ревизия документларын тарату кирәклеген күтәрде.

Утырышта алдагы 2021 ел Татар теле елы дип игълан ителде, эш планы тикшерелде. Элегрәк хәбәр итүебезчә, Башкортстанда агымдагы ел Башкорт теле дип игълан ителгән иде. Ул башлангыч белән Дөнья башкортлары корылтае чыкты.

Чараның икенче өлеше чәй табыны артында узды. Анда чыгышлар дәвам итте. Чыгышлар музыкаль номерлар белән үрелеп барды.

Башкортстан татарларының 2021 елга истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре
Башкортстан татарларының 2021 елга истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре

Чарада Башкортстан татарларының 2021 елга истәлекле даталар һәм вакыйгалар өстәл календарен тәкъдим итү дә булды. Календарь Татарстан хөкүмәте гранты ярдәмендә басылган. Ул чарада катнашкан һәр кешенең папкасына салынган иде. Календарьга дини һәм республика бәйрәмнәреннән тыш чыгышы белән Башкортстаннан булган галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре кергән. Шулай ук Башкортстан татар җәмәгатьчелеге арасындагы күренекле кешеләрнең туган көннәре күрсәтелгән. Календарьда татар театрлары, югары уку йортларындагы татар бүлекләре, татар гәзит-журналлары, радио һәм телевидение каналлары, китап нәшер итү, милли оешмалар турында мәгълүматлар да бар. Моңа кадәр аерым Башкортстан татарларыннан гына торган мондый өстәл календареның чыкканы булмады. Аның хакында уңай бәяләр әйтелде.

фикерләр (42)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG