Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Башкортстан татарлары җыены узачак


Башкортстан татарлары җыены, архив фотосы
Башкортстан татарлары җыены, архив фотосы

Җыен киләсе елның мартында уза.

Башкортстан татарлары конгрессы республика татарлары җыенын киләсе елның мартында уздырырга карар итте. Чарада 700 делегат һәм кунак катнашыр дип көтелә.

Җыенны 27-28 мартта уздырырга ниятлиләр. Бу турыда бүген Башкортстан татарлары конгрессы рәисе Заһир Хәкимов хәбәр итте.

Җыенның пленар өлеше "Торатау" конгресс-холлында узачак. Татар конгрессы җитәкчелеге конгресс-холл бинасын чара уздырырга биреп торуны сорап Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировка хат язган. Хәбиров үзе дә җыенга чакырулы.

Төштән соң төрле юнәлешләрдә дүрт секция эшләячәк – авылны саклап калу һәм эшмәкәрлекне үстерү, мәдәният, мәгариф һәм яшьләр секциясе. Кичен делегатлар һәм кунаклар өчен мәдәни чара оештырыла, ә 28 мартта "Татар Уфасы" экскурсиясе булачак.

Башкортстан татарлары җыенына әзерлек кысаларында 2021 елның февралендә Башкортстанның бөтен шәһәрләре һәм авылларында да конференцияләр узачак, бу җыелышларда җыен делегатлары сайланачак.

XS
SM
MD
LG