Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия хакимиятендә транзит башланып китте. Бу Татарстанга да кагыла"


Милли шура утырышы

Милли оешмалар җитәкчеләре соравына карамастан, Дөнья татар конгрессы җанисәп мәсьәлән карауны киләсе ел башына кичектерде. Шәйхразиев башкортлаштыру сәясәте белән көрәшмәскә чакырды.

5 декабрьдә Дөнья татар конгрессының Милли шурасы еллык утырышын үткәрде. Беренче тапкыр ул Zoom аша онлайн узды. Анда Русия төбәкләреннән, чит илләрдән җәмгысе 350дән артык кеше катнашты.

Яңа форматта барган киңәшмәдә алдан билгеләнгән кешеләргә генә сүз бирелде. Регламент бозучыларның тавышы шунда ук сүндереп куелды, фикер алышуга юк куелмады.

Азатлык чыганаклары белдерүенчә, еллык утырышта Татарстан Конституция мәхкәмәсен саклап калуны сорап мөрәҗәгать кабул итәргә дә теләгән булганнар. Ләкин берничә көн кала ул мәсьәлә көн тәртибеннән төшеп калган. Бу Татарстан җитәкчелеге позициясе белән бәйләп аңлаталар. Дәүләт шурасы утырышында да алдан әзерләнгән мөрәҗәгать көн тәртибенә керми калган иде диләр.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев елның төп вакыйгасы дип "Татарның гамәл стратегиясе" кабул ителүен атады һәм тагын әлеге документ турында сөйләде. Ул быел милли җыеннарның узмавын, милли тормышның интернетта көчәюен әйтте. Мисал өчен, "Татарча диктант"та узган ел 82 мең кеше катнашса, быел бу сан 350 меңнән артып киткән. Киләсе елда 1 млн кешене җыярга теләвен сөйләде ул.

Утырышның төп яңалыгы – Дөнья татар конгрессы каршында экспертлар шурасы оештыру. Әлеге эш белән тарихчы Дамир Исхаков шөгыльләнәчәк. Ул тарих институтында ябылган Этнология мониторингы үзәген дә торгызырга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, белгечләр төбәкләрдәге мөфтиятләрне берләштерүдән алып, Русия сәясәтенә кадәр анализ ясарга тиеш.

Иң төп проблем – татар ата-аналарының балаларын урысча укытырга бирүе

"Төбәкләрдә 5-6 мөфтият, берничә милли оешма бар. Аларны берләштерү мәсьәләсе тора. Моны концептуаль дәрәҗәдә корып хәл итәргә кирәк. Күпкә глобальрәк мәсьәлә – тел проблемы бар. Бер комиссия төзеп кенә хәл итәбез дип уйлыйлар. Аны алай гына чишеп булмый. Иң төп проблем – татар ата-аналарының балаларын урысча укытырга бирүе. Аларның милли аңнарын ничек үзгәртергә?

Татарстан һәм татар милләте алдагы көннәргә әзер булырга тиеш. Русия хакимиятендә транзит башланып китте. Бу табигый процесс, җитәкчеләр картая, аларга алмаш килә. Бу Татарстанга да кагыла. Без нинди ысуллар кулланып эшләргә тиеш?

Башкортстанда безгә каршы пропаганда алып барыла. Безгә контрпропаганда белән шөгыльләнергә кирәк. Без башкорт халкына каршы түгел, без этно-миссионерларга каршы эш алып барырга тиеш. Аларның эшендә күп хаталар бар. Боларны фаш итәргә кирәк. Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты – уйдырма. Болар белән экспертлар шурасы шөгыльләнергә тиеш", диде Исхаков.

Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

Шәйхразиев экспертлар төркемен оештыруны хупласа да, башкортлаштыру сәясәтенә каршы көрәшмәскә чакырды. Ул бу мәсьәлә буенча "бәхәс ачмауны сорыйм", диде. "Бер үтенеч бар. Каршы көрәшү дигән сүз миңа ошамый. Без көрәшмәскә тиешбез. Кирәк булса, безгә спорттагы кебек узып китәргә кирәк", диде Шәйхразиев һәм аңа каршы сүз әйтүче табылмады.

Очрашуда җанисәп мәсьәләсе аерым күтәрелмәде. Васил Шәйхразиев киләсе ел башында махсус утырыш үткәреп, мөрәҗәгать кабул итәчәкләрен әйтте.

"Киләсе елның гыйнварында Милли шура халык санын алуга багышланган чираттан тыш ачык утырышын үткәрәчәк. Аңа әзерлек күптән бара инде. Анда без Русиядә яшәүче халыкларга, татарларга мөрәҗәгать тә кабул итәрбез. Халык санын алу бөтен милләт өчен мөһим. Аның ачык узуы бик файдалы. Безгә кешенеке кирәк түгел, ләкин үзебезнекен алга алып барырга кирәк", дип Шәйхразиев җанисәп мәсьәләсен шундук ябып куйды.

Онлайн утырышта катнашучылар
Онлайн утырышта катнашучылар

Ләкин милли оешмалар җитәкчеләре бу мәсьәләгә мөмкин булган саен тукталырга тырышты. Казакъстанның Алматы шәһәре татар-башкорт мәдәнияте җәмгыяте рәисе Гриф Хәйруллин Татарстанда татарлар саны азаю куркынычы булуын әйтте.

Татар республикасы булмаса, читтәге татарның таралып эреп бетүе озакка сузылмас

"Татар республикасы булмаса, читтәге татарның таралып эреп бетүе озакка сузылмас. Бурыч – Татарстанда татар санын арттыруга ярдәм итү. Күченүчеләр бүген яшәр өчен Көнбатыш илләрен сайлый. Шуңа күрә Татарстанга мөмкин кадәр күбрәк татарны юнәлтү безнең бурычыбыз дип аңлыйбыз. Бездә яшьләрне Казанга укырга җибәрү шактый уңышлы бара, аларның бер өлеше Татарстанда кала. Бу мәсьәләгә Татарстанның да игътибары артырга тиештер. Дөньяда үз халкын бер төбәккә туплау бар. Шул тәҗрибәне файдалану урынлы булыр иде. Ярый, Татарстан президент постын саклап кала алды. Бу зур шатлык. Ләкин Татарстанда татарлар саны азайса, хәл үзгәрәчәк", дип кисәтте Хәйруллин.

Җанисәп мәсьәләсенә килгәндә, Башкортстандагы татарлар башкортлаштыру сәясәте турында бернинди фикер дә белдермәде. Киресенчә, чыгышлары Башкортстан хөкүмәтенә карата рәхмәт сүзләренә бай булды.

"Башкортстан җитәкчелегенә һәм хөкүмәтенә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Быел изоляциягә карамастан, "Татарча диктант" бик матур узды. Хәтта хөкүмәтебез татар мәктәпләрендә үткәрергә зур мөмкинчелекләр бирде. "Җәлил укулары"на быел 500ләп гариза килде. Мәгариф министрлыгы тарафыннан бу турыда бөтен мәктәпләргә җиткерелде", диде татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин.

Башкортстан вәкиле чыгышын тәмамлый алмады. Регламент вакыты чыкты дип, Шәйхразиев аның тавышын сүндерергә кушты.

Ринат Насыйров
Ринат Насыйров

Татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров сүзләренчә, җанисәп турында сөйләшергә кирәк. "Читтә яшәгән татарлар саны 2 миллионнан артык. Төмән өләксен алсак, өч бүлгедә 350 мең татар бар. Бу турыда сөйләшергә кирәк", диде ул.

Насыйров Милли шураны стратегиянең эчтәлеген тулыландырырга һәм федераль хакимият структуралары белән эшләргә чакырды.

"Милли шура федераль структуралар белән бәйләнештә булырга тиеш. Ни өчен дисәк, бүген төбәкләрдә төрле федераль хакимият оешмалары эшли. Милли шура алар белән тулысынча бәйләнештә түгел. Без Татарстан эчендә генә эшлибез. Ә татарлар бөтен Русиягә таралып яши. Федераль структуралар аркылы грантларда катнашу, програмнарга керү мәсьәләләрендә Милли шурага үзен белгертергә кирәк. Шундый тәкъдим бар", диде Насыйров.

Милли шура 2021 елны "Татар милләте бердәмлеге елы" дип игълан итте. 2002 елда үткән җанисәп вакытында да шундый ук шигар кулланылган иде.

фикерләр (7)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG