Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарлары корылтаена әзерлек башланды


Башкортстанда татар оешмалары вәкилләре
Башкортстанда татар оешмалары вәкилләре

Форумда 700 кеше катнашачак. Дүрт секциядә мәгариф, мәдәният, яшьләр, татар авылы һәм эшкуарлык турында фикер алышулар булачак.

Уфадага Башкортстан татарлары корылтаен оештыру турында беренче утырыш узды. Утырышта чараның көн тәртибе, секцияләр эше билгеләнде. Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов сүзләренә караганда, корылтай әзерләнүе турында хакимияткә хат язылган, ләкин аңа әле җавап алынмаган:

Заһир Хәкимов
Заһир Хәкимов

“Чара 27 мартка билгеләнде. Без корылтайның Конгресс-холл бинасында узуын телибез. Әлегә бу да хәл ителмәгән. Көн тәртибе буенча пленар утырыш, төштән соң секция эшләре узарга тиеш. Форумда 700 кеше катнашачак. Дүрт секция эшләячәк. Алар: мәгариф, мәдәният, яшьләр, татар авылы һәм эшкуарлык секцияләре. Форумга кадәр район һәм шәһәрләрдә конференцияләр уздырылачак. Бу хакта районнарга хатлар җибәрелде. Без корылтайда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашыр дип ышанабыз”, диде Заһир Хәкимов.

Социология фәннәре докторы, профессор Рушан Галләмов башкарма комитет каршында фәнни шура төзергә тәкъдим итте:

“Шурага Башкортстанда яшәүче галимнәр керергә тиеш. Әлеге шура корылтайга әзерлек вакытында аның идеологиясен эшләргә тиеш. Ә инде киләчәктә Башкортстан татарларын саклау һәм үстерү юнәлешендә эшли ала. Форумга кадәр галимнәрне җыеп түгәрәк өстәл уздырырга кирәк”, дип чыгыш ясады.

Башкортстан мәгарифе үсеше институтының татар мәктәпләре буенча хезмәткәре Руслан Сөләйманов корылтайның мәгариф секциясен оештыручыларга Мәгариф министрлыгыннан төгәл рәсми саннар алу өчен мөрәҗәгать итәргә кирәклеген билгеләде. Ул бу саннарны алу җиңел булмаячагын ассызыклады.

Альфрдер Дәүләтшин
Альфрдер Дәүләтшин

Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин районнарда узган чараларны җитди оештыру кирәклеге, республикадагы татар авыллары турында мәгълүмат булдыру кирәклеген күтәрде. “Шушы көнгә кадәр безнең татар авыллары исемлеге дә булдырылмаган”, дип борчылуын белдерде.

Утырышта галимнәр катнашлыгында түгәрәк өстәлне ноябрь ахырында уздырырга карар ителде.

Корылтайны оештыру җыелышлары даими уздырылачак. Оештыру төркеменә барлык татар оешмалары җитәкчеләре дә кертеләчәк.

Азатлык башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимовтан форумны уздыру сәбәпләрен сорады. Заһир Хәкимов аны минюст белән каршылыклар сәбәпле карар ителүен сөйләде.

“Башкортстан татарлары конгрессының корылтае Низамнамә буенча 2022 елда гына узарга тиеш иде. Башкортстанның Юстиция министрлыгы Низамнамәне үзгәртүне таләп итте. Таләпләргә килгәндә, мәсәлән, оешма җитәкчесе гамәлдәге Низамнамә буенча башкарма комитетта сайлана иде, хәзер канун буенча корылтайда сайланырга тиеш. Калганнары да шундый техник таләпләр. Мин аларга корылтайда гына үзгәртеп булуын хәбәр иттем. Алар бу җавап белән канәгатьләнми мине мәхкәмәгә биреп 10 мең сум штраф түләтү карары чыгаруга иреште. Мин дә мәхкәмәгә биреп Низамнамәнең корылтайда гына үзгәртелә алуы, ә зур форумны оештырыр өчен вакыт кирәклеген исбат иткәч, штрафка тарттыруны гамәлдән чыгардылар. Ә корылтайны уздыру мотлак кирәк. Без аны бар Башкортстан татары җыены рәвешендә, зурлап уздырырга җыенабыз. Без республикада сан буенча күпчелекне тәшкил итүче милләт, казнага да акчаның өчтән берен кертәбез. Шуңа бу форумыбызны да Дөнья башкортлары корылтае кебек зурлап уздырырга хакыбыз бар”, диде Заһир Хәкимов.

Башкортстан татарларының беренче корылтае 1997 елның 26-28 июнендә узган иде. Икенче корылтай ике өлештән торды. 2002 елның 3 августында корылтайның беренче өлеше узды. Анда Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының хисап чыгышы тыңланды һәм Казанда узачак III Дөнья конгрессына делегатлар сайланды. Чарада хисап чыгышы да, проблемнар да тикшерелмәде, форум бары тик делегатлар сайлау өчен генә оештырылды. Корылтайның икенче өлеше мотлак узачагы белдерелде. 2003 елның 5 июлендә корылтайның икенче өлеше узды. Шуннан соң Башкортстан татарлары корылтае узганы булмады. Дөрес, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияты, Башкортстан татарлары конгрессының конференцияләре узды, ләкин алар бар республика татарлары форумы буларак оештырылмады. Монысы 2003 елдан, ягъни ике дистәгә якын ел өзеклектән соң III корылтай буларак оештырыла.

XS
SM
MD
LG