Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерхан татарларымы, нугайлармы?


Әстерханда Ак мәчет

Русиядә 2020 елның көзендә узачак җанисәп якынлашкан саен ватандашларның кайсы милләттән булуы мәсьәләсе дә актуальләшә. Бу чара барышында башка дистәләрчә параметр белән бергә кайсы милләт кешеләренең күпме булуын да теркәячәкләр.

Нугай активистлары үзләрен "татар" дип атаучылар арасында нугай үзаңын үстерү максатында агарту эшләре алып баруларын белдерә. 27 февральдә Әстерхан дәүләт тарих-архитектура берләштерелгән музей-тыюлыгында "Русия халыклары тарихының актуаль мәсьәләләре хәзерге этнополитик процесслар контекстында" дип аталган түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте. "Эдиге" нугай мәдәнияте үзәге оештырган бу чарада, активистлар әйтүенчә, башка мәсьәләләр белән бер рәттән бу җирле төрки халыкның үзаңы турында да сүз булган.

2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Әстерхан өлкәсендә 60 меңләп татар һәм 7500дән артык нугай яши. Соңгы арада "йортлылар" субэтник төрки төркемнең нугайларгамы, татарларгамы каравы турында бәхәсләр бара. Бу төркем вәкилләренең үзләрен татар дип исәпләвен барысы да таный. Аларны кайвакыт "йорт татарлары" дип тә йөртә. Шул ук вакытта аларның татарлардан да, нугайлардан да аерым торучы региональ үзенчәлекләре дә бар.

"Idel.Реалии" бу турыда кайбер активистлар белән сөйләшкән.

Килмешәк булудан курку

Руиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсенең Түбән Идел төбәкләрендәге вәкаләтле вәкиле, үзен "йортлы нугай" дип атаучы Илдар Даиров йортлылар нугайларга карый дип тәкърарлый.

— Безнең үзаңыбыз йортлы нугайларныкы, ә урыслар безне элек-электән "йортлы татарлар" дип санап килгән. Чынлыкта исә без йортлы нугайлар, ди ул.

Шул ук вакытта Даиров йортлыларның күпчелеге үзләрен татар дип санавын да таный. Аның әйтүенчә, бу әлеге кешеләрдә үзләренең кайдан килеп чыгуы турында мәгълүмат булмаудан килә. Ул шулай ук совет чорында йортлыларның паспортларда татар дип язылганлыгын да искә ала.

Йортлыларның кайсы телдә сөйләшүе турындагы сорауга Даиров алар нугай теленең бер диалектында сөйләшә, бу диалект нугай теленең дә, татар теленең дә әдәби нормаларыннан аерыла ди.

Шул ук вакытта активист йортлыларга аларның нугай булуын әйткәч, аптырап китүләрен, моны һич аңлый алмавын да таный. Ул моны җирле "нугайларны" озак еллар дәвамында татарлаштыру эше алып барылу белән аңлата.

Путин сүзе һәм Ана теле
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:20 0:00

Үзенең активлыгы сәбәпләре турында сөйләгәндә, ул мөселманнар үзләрен башка кавем вәкиле булып санарга ярамаганлыгы турында хәдискә сылтана.

Тагын бер сәбәп бар — Әстерхан өлкәсендә асаба статусы. Даиров сүзләренчә, татарлар бу урынга күчеп утырган, шуңа күрә үзен татар дип тану бирегә күчеп килгән дип тануга тиң. "Бүген Әстерханда син — татар дип әйтсәң, "килмешәк" диләр. Нугайлар дисәң, бу безнең гасырлар буена яшәгән җиребез, без моннан китмәдек тә, килмәдек тә диләр. Ягъни безнең җир. Без — асаба халыклар", дип сөйли Даиров.

Аның сүзләренчә, бүген Әстерхан өлкәсендә алып барылган сәясәткә караганда, төбәктә асаба халыклар юк дип әйтергә була.
"Аллаһ сакласын, Жириновский методикасы эшләп китсә, татарлар — Татарстанга, таҗиклар — Таҗикстанга дисәләр, безгә: "барыгыз, китегез моннан!" диячәкләр. Ник без тарихи яктан безнең җирләр дип танылган урыннарны ташлап китәргә тиеш?" ди Даиров.

Шул ук вакытта ул җирле татарлар үзләрен нугайлар дип атавын да әйтә. "Җанисәп, халык саны мәсьәләләре туа башлагач, безнең татарлар икәнне искә төшерәләр", ди активист. Даиров сөйләвенчә, "йортлылар" мәгариф канунын үзгәртелгәнгә кадәр татар телен туган тел буларак укыган, ә ул җирле халык тормышта кулланган тел белән бик туры килми.

Шул ук вакытта активист белдерүенчә, йортлы төркиләр яшәгән районнарда нугай телен укытучылар юк.

Даиров сүзләренчә, "йортлыларның" гомум саны 40 мең кеше тирәсе, бәлки күбәрктер. Активист нугайларның киләчәген өметле дип саный — ассимиляциягә бирелү темплары югары булуга карамастан, әлеге төркем үзен дә, телен дә саклар дип ышана.

МӘСКӘҮ ЯРДӘМЕ

Йортлы нугайларның "Нугай йорт" җирле милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әмир Мусаев шулай ук йортлы төркиләрне нугайлар дип саный. Аның сүзләренчә, җирле халык коллективлаштыруга кадәр үзләрен нугай дип атаган.

"Хәзер халыкның күпчелеге, бигрәк тә яшьләр, кайбер мәдәни, тарихи һәм башка сәбәпләр белән үзләрен татар дип атый. Ләкин йортлылар арасында үзләрен нугай дип санаган аңлырак өлеш тә бар", дип сөйли ул.

Мусаев сүзләренчә, җирле халык арасында үзбилгеләнүнең үзгәрүе Совет берлеге чорында булган, чөнки җирле мәктәпләр татар телендә укыткан. Татарстаннан җибәрелгән укытучылар эшләгән.

Мусаев әйтүенчә, җирле халык үзен татар дип таныса да, йортлылар һәм "килмешәк татарлар" бер-берсен үз кешеләр һәм ят кешеләргә аерып карый.

Мусаев шулай ук нугай үзбилгеләнүенә омтылу сәбәпләренең берсе — "килмешәк" булып танылудан курку дип тә фаразлый. "Күпләр моны аңламый. Ә кайбер эшлеклеләр моннан файдалана. Күчеп килгән татарлар һәм йортлылар арасында тигезлек билгесе куйганда, татарлар монда 18-19нчы гасырларда күченеп килгән дип әйтәләр. Бу хакта чыганаклар да сөйли, барысы да яхшы язылган. Ә йортлыларның биредә гасырлар буена яшәве, Әстерхан ханылыгы, Зур Урда, хәтта Алтын Урда заманнарыннан бирле Түбән Идел төбәгендә яшәүчеләр нәселеннән булулары турында дәшми калырга тырышалар. Кайбер галимнәр бәйләнеш Хазар каганатына кадәр барып җитә дип саный. Моның белән җирле сәясәтчеләр уйный.

Активист нугай катламы күп кенә төрки халыкларда булуын искә төшерә, алар арасында татарлар гына түгел, ә кырымтатар, казакълар һәм башкалар бар, ди. Шул ук вакытта 2010 елгы җанисәпкә күрә, Русиядә 103 меңнән күбрәк кеше яши. Димәк калган "нугайлар" үзләрен теге яки бу төрки халык дип таный. Бүген үзен нугай этник төркеменә кертүчеләр белән чагыштырганда нугайлар кергән барлык халыклар сан ягыннан күпкә артыграк. Әмма нугай активистлары башка этнос вәкилләре хисабына нугай үзбилгеләнүен торгызмакчы була.

Мусаев әйтүенчә, Казакъстанда тарихны тагын да борынгырак итеп күрсәтү өчен нугай варислыгын казакълар үзләренеке итмәкче. Әмма нугай активистлары җәмәгатьчелек бәхәсләшкән башка этник төркемнәрнең "дошманнары" хисабына керүдән куркмыйлармы дигәнгә, Мусаев юк дип җаваплый.

— Без ялгыз түгел. Хакимият безне яклый. Бу очракта Русия Федерациясен истә тотып әйтәм. Күптән түгел түгәрәк өстәлдә активистларның Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгате җиткерелде. Һәм уңай җавап алынды. Ягъни хакимият дөреслек безнең якта булуны аңлый. Һәм аның (хакимиятнең) яклавы бар, ди ул.

Шул ук вакытта Мусаев хакимиятнең нугай активистларына ахыр чиктә татарларны да, нугайларны да ассимиляцияләү өчен ярдәм итүен кире кага.

—Хакимияткә күпмедер процент манкортлар, ягъни үз телен, мәдәниятен белмәүчеләр булуы отышлы түгел. Үз мәдәниятен кадерләмәгән һәм белмәгән кешенең башканыкын хөрмәт итмәве беркемгә дә сер түгел, — ди ул.

Аның сүзләренчә, Мәскәүдә Русиянең күпмилләтле булуын аңлаучы "аңгыра булмаган" кешеләр утыра.

Мусаев шулай ук бүген үзләрен башка халыклар итеп билгеләүче нугайларның нугай үзаңы киләчәктә уяначак дип өсти.

— Моны киләсе җанисәп күрсәтәчәк. Миңа калса, бу гадәти булачак. Ягъни без дөрес юлдан барабыз дип саныйм. Дөреслек безнең якта, —ди активист.

Татар тарафлы аргументлар

Әстерханның Ак мәчет имамы урынбасары Мөслим Юнысов җирле төркиләрнең татар тәңгәлләген яклап чыга. Ул йортлы халкын "нугай татарлары" дип әйтә һәм бу төркем мишәр, себер татарлары һәм башкалар кебек татар халкының субэтник төркеме булып тора дип саный.

Аның фикеренчә, "татар" сүзен еш кына Татарстан белән бәйлиләр, шул ук вакытта аның үзенең моңа мөнәсәбәте башка.

Юнысов татарларның барлык субэтник төркемнәре берүк төрки ата-бабалардан формалашкан дип саный. Аның фикеренчә, мәдәни катлам төрле өлештә булырга мөмкин, әмма алар бар төркемдә дә берүк.

Шул ук вакытта активист җирле халыкның Татарстан татарларыннан аерылып торуын таный, әмма төбәк үзенчәлеге аларны башка халык итүгә нигез була алмый, ди.

Юнысов фикеренчә, татарларның килмешәклек идеясы татарларны бүлгәләү өчен манипуляция инструменты буларак кулланыла.

Минем оппонентлар (нугай активистлары) үзләрен читтән килеп урнашканнар, күчеп килгәннәр дип саналуларын теләмәү турында әйткәндә бу бит аларның фикере түгел. Ул кайдандыр килгән идея. Ул мохит эчендә тумады. Аны алар (нугай активистлары) хәзер үзенеке кебек кабул итә, ди ул.

Аның әйтүенчә, активистлар арасындагы низаг "бу процесска кушылучылар тарафыннан тудырылган".

— Бу әлеге хәлгә тәэсир итә алган, административ һәм финанс ресурслары булган һәм хакимияткә якын торган кешеләр. Мин моны хакимият структуралары сәясәте дип әйтмим, әмма хакимият янында булганнарның сәясәте булуы ачыктан-ачык, — ди ул.

Аның фикеренчә, башка халыклар арасында нугай тәңгәллеген торгызу өчен көрәшүчеләрнең үҗәтлеге бу процесска кушылучыларның үз ресурсларын тәкъдим итеп торуына кадәр җитәчәк.

— Аларның (нугай татарлары) үз ресурслары юк, — дип тәмамлый ул.

2010 елгы җанисәп нәтиҗәләрендә Русиядә 5,4 миллион татар, 103 мең нугай яшәгән. Җанисәп якынлашканда хакимияткә якын структуралар татарлар санын киметү идеяләрен тәкъдим итә.

Мисал өчен, 2020 елгы җанисәптә татарларны төрле төркемнәргә бүләчәкләр. Бу хакта Русия этнология һәм антропология институты җитәкечесе Валерий Тишков әйтте. Элегрәк Тишков татар-башкорт төркемен булдырырга тәкъдим иткән иде.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

фикерләр

XS
SM
MD
LG