Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу тәкъдим — "Русия урыслар өчен генә" дигән шигарне тормышка ашыру"


Конституция китапчыклары
Конституция китапчыклары

Путинның Конституциядә урыс теленә дәүләт коручы халык теле статусы бирү тәкъдимен белгечләр урыс булмаган халыкларны килмешәккә тиңләү була, азчылык халыкларны кимсетәчәк дип саный.

Русия президенты Владимир Путин Русия думасына Конституциягә үзгәрешләр өлгесен кертте. Ул Конституциядә урыс телен "дәүләт коручы халык теле" дип атарга, "бог" сүзен телгә алуны, никах дип ир һәм хатын-кыз берлеген теркәп куюны тәкъдим итә.

Җәмәгать эшлеклесе, элек Русия думасында депутат булган Фәндәс Сафиуллин бу "Русия — урыслар өчен генә" дигән шигарне тормышка ашыру дип саный.

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин

"Хәзерге Конституцияне укып карасагыз, аның керешендә: "Без, Русия федерациясенең күпмилләтле халкы… …Русия федерациясе Конституциясен кабул итәбез" дип башлана. Бу инде хәзерге Конституциядә барлык милләтләрне дәүләт коручы, хәзерге Русияне оештыручы буларак тану дигән сүз.

Бу — халыкларның тигезлеген бозу, урыс булмаган халыкларны килмешәккә тиңләү

Үзгәртелгән Конституциядә шушы төп идея алып ташлана, Русия дәүләтен булдыручы дип бер генә халык игълан ителә. Бу халыкларның тигезлеген бозу, урыс булмаган халыкларны килмешәккә тиңләү була. Хәтта Русия дәүләте барлыкка килгәнче меңнәрчә ел үз җирләрендә яшәгән халыклар да бу дәүләтне оештыручы халык булмаячак дигән сүз. Минемчә, бер генә халык түгел, илдә яшәүче барлык халыклар да бүгенге Русия дәүләтен хәзер булдырып торучы халыклар дип танылырга тиеш. Ул гына да түгел, Русиядә туып кулында Русия паспорты булган һәр ватандаш бу дәүләтне тәшкил итүче ватандаш. Ә болай безне килмешәккә тиңлиләр. Алайса без кем булабыз? Русия безнең дәүләт булмый икән, безнең дәүләтебез кайда?

"Государствообразущий" дигән сүз кайчандыр бу дәүләтне корган дигән тарихи мәгънәгә генә ия түгел, ә хәзер оештырып, тәшкил итеп торучы дигән мәгънәгә дә ия. Тарихи мәгънәдә караганда да, Русия дәүләте барлыкка килгәндә аны бер генә халык оештырмаган, ул борынгы төрки-татар җирләрендә күп милләтләр тарафыннан оештырылган, кайсыдыр үзе теләп, кайсыдыр яулап алынып. Халыкларны болай итеп бүлгәләү — Русияне җимерелүгә илтә торган адым.

Конституциягә урысларның дәүләт коручы халык булуын язуны хуплыйсызмы?
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:32 0:00

Русия тигез хокуклы халыклар берлеге булырга һәм шул рәвешле бөтен дөньяга үрнәк булырга тиеш. Дөньяда глобальләшү күренеше дәвам иткәндә Русия тигез хокуклы халыклар берлеге буларак ул яңа корылучы бөтендөнья берлегендә, глобальләшкән кешелек дөньясында үзенең лаеклы урынын ала алыр иде. Конституциягә мондый үзгәреш кертү — Русиянең иминлеге өчен иң куркыныч адым дип саныйм. Бу — "Русия урыслар өчен генә!" дигән шигарне тормышка ашыруның бер рәвеше дип саныйм", диде Фәндәс Сафиуллин.

Татарстан Конституциясе өлгесен әзерләүчеләрнең берсе, хокук фәннәре галиме Борис Железнов тиешле редакция ясалса, моның бернинди дә начарлыгы юк дип саный.

Борис Железнов
Борис Железнов

"Мисал өчен, Русия хөкүмәте каршында Канун чыгару һәм чагыштырулы хокук белеме институты мөдире Талия Хәбриева "бог" турында мине канәгатьләндерерлек редакция тәкъдим итте.

Урыс халкына "дәүләт коручы" статусы бирү турындагы үзгәрешләрнең кирәклегенә шикләнәм. Башкаларны үпкәләтмәс өчен моны ничек тәкъдим итәргә соң? Әгәр башка халыкларны үпкәләтми торган юлларны тапсалар, мин каршы килмәс идем.

Никах дип ир һәм хатын-кыз берлеген теркәп кую тәкъдимен кертмәс идем, чөнки бу безне бөтен тышкы дөньяга каршы куя. Мин үзем моңа каршы түгел. Әмма чираттагы тапкыр Русияне Европага каршы куясы килми.

Барлык хакыйкать бәхәстә генә туа бит, шуңа минем шәхси фикерем хаталы да була ала. Мин хәзер эшләмәгәч, бәхәсләшер кеше юк. Ә чынлыкта мин Конституцияне ничек бар, шулай калдырыр идем, бары аны тиешлечә үтәргә генә кирәк", диде ул.

Сәясәт белгече Руслан Айсин урыс милләтенең тарихи ролен Конституциягә кертәчәкләр дип саный.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Дәүләтне коручы" төп халык буларак керәчәк. "Бог" сүзе дә, традицион гаилә кыйммәтләре дә, патриотизм да керәчәк. Бу кешеләрне тавыш бирүгә җәлеп итү өчен эшләнә, чөнки халык активлык күрсәтми һәм тавыш бирергә бик ашыгып тормый. Халык - битараф. Шуңа күрә Кремль урыс милләтчеләрен, традицион кыйммәтләр тарафдарларын җәлеп итү өчен шундый адым ясый.

Республикаларга килгәндә, зыялылар, җәмәгать эшлеклеләре тарафыннан ниндидер каршылыклы фикерләр яңгырар. Әмма сәяси элита сүз әйтмәячәк. Чөнки Мәскәүгә каршы әйтергә кыюлык та, мөмкинлек тә юк. Төп мәсьәлә — сакланып калу. Нәрсә генә эшләмәсеннәр, республикаларны гына тар-мар итмәсеннәр, диләр.

Конституциягә язылганнар барыбер үтәлми. Конституция белән урамга чыккан кешене полиция хезмәткәрләре кулга ала. Мәхкәмәләр штраф сала.

Конституциягә үзгәрешләр кертү комиссиясенә кергән спортчы Елена Исинбаева Конституция турында: "Мин бу китапны укып чыктым, бик кызык текст килеп чыккан" диде. Шундый кешеләр Конституцияне үзгәртә булып чыга.

Конституция инде хәзер сакраль әһәмиятен югалтты. Анда 900гә якын тәкъдим кертелде. Конституция инде кагылгысыз булудан туктады.

Тагын бер мөһим нәрсә — урыс халкы турында тәкъдимнәр Русиянең федератив төзелешенә бәйле бүлеккә кергән. Бу тәкъдимнәр бу бүлеккә керә алмый, чөнки ул дәүләтнең төзелешенә карый. Шул ук вакытта алар аны Конституциянең преамбуласына да кертә алмый, чөнки преамбулада күпмилләтле Русия федерациясе халкы дип әйтелгән. Преамбулага тимәскә булдылар. Димәк, Конституциянең эчке рухы да бозылды. Шуңа күрә нәрсә килеп чыгачагын беркем белми.

Путин федераль җыенга юлламасында Конституцияне үзгәртүнең башка кысаларын куйды. Әмма ай ярым эчендә бу тәкъдимнәр әллә нәрсәгә әверелде. Идеологик яктан да контроль булмавын күрсәтә. Ахыр чиктә ул документ булып чыкмый, тәкъдимнәр китабы була. Яңа елда тәбриклиләр бит, монда да шундый тәкъдимнәрне Конституциягә кертәләр. Ягъни вазгыять контрольдән ычкынды.

Хәтта Путин да нәрсә булачагын әйтә алмый. Башта Дәүләт шурасын булдырырга дип әйтте. Аны баш институт итәргә ниятен белгертте. Аннары аның фикере алмашынды кебек.

Ә ул бит дәүләтнең төп документы. Шул документ нигезендә кануннар кабул ителә, ул документтан чыгып хокукчылар бәя бирә. Бу безнең элитаның да хокукый аңы булмавын күрсәтә.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Конституциягә үзгәрешләр кертү утырышында күпмилләтлелек турында нәрсәдер әйтте, әмма аның тавышы, күрәсең, ишетелмәде, икенчедән, комиссиянең төп составы махсус сайланган кешеләр. Алар кураторлар ничек әйтә, шундый карар чыгара", диде ул.

Элегрәк Мөхәммәтшин Русия Конституциясенең кереш өлешендә "Бог" сүзен язып куюга каршы булуын әйткән иде.

Уфадан тарих фәннәре докторы, профессор Марат Колшәрипов әйтүенчә, бу үзгәрешләрнең нигезендә илдәге милли республикаларны бетерүгә әзерләнү ята.

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

"Моның нигезендә урыс булмаган милләтләрнең үзбилгеләнү хокукын танырга теләмәү ята. Хәзерге конституциянең керешендә Русия халыкларының тигезлеге һәм үзбилгеләнү принциплары танылу турында язылган. Ә милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы — Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан танылган норма. Хәзерге тенденция шундый: милли республикаларны бетерергә телиләр. Бу турыда Владимир Жириновский да күп тапкыр чыгыш ясады. Янәсе милли республикалар Русиянең бербөтенлегенә, мөстәкыйльлегенә куркыныч тудыра. Милли республикаларны бетереп, аларны яңа төзелгән губернияләргә тыгып куярга телиләр. Әмма әлегә эш милли республикаларны бетерүгә барып җитмәс дип уйлыйм. Шулай да эшләр шуңа таба бара һәм үзгәртелгән конституциядә моңа нигез салып куячаклар.

Урыс халкы, урыс дәүләте дигән сүзләрне кертү — шул юнәлештәге адымнар. Кавказ, Идел буе халыклары, Башкортстан, Якут Саха, Тыва республикалары моңа риза булырмы икән? Бу үзгәрешләр белән милли республикаларга үз мөстәкыйльлекләре өчен (Русиядән аерылып чыгу турында әйтмим) көрәшергә кечкенә генә дә мөмкинлек калдырмаучы унитар дәүләт булдырырга телиләр. Һәм бу эшне төрле яклап алып баралар. Башта республикаларның бөтен байлыкларын Мәскәүдәге олигархларга тартып алдылар, без икътисади мөстәкыйльлекне югалттык. Әлегә алар тулысынча губернияләштерү булачагы турында кычкырып әйтмиләр, шулай да моңа һәрьяклап әзерләнәләр. Моның белән Мәскәүдәге күп кенә институтлар шөгыльләнә", ди Колшәрипов.

Сәясәт белгече Аббас Галләмов Конституциягә "дәүләт коручы халык" төшенчәсен өстәү яңа проблемнар тудырачак дип саный.

Аббас Галләмов
Аббас Галләмов

"Шәхсән мин бу фразадан бернинди куркыныч күрмим, әмма үзем андый үзгәреш кертмәс идем. Ул илдәге бер проблемны да чишәргә ярдәм итмәячәк, ә яңаларын гына булдырачак. Милли республикалардагы милләтчеләр һичшиксез ярсыячак һәм кече халыклар Русиядә икенче сортлы милләт булып калды дип зарлана башлаячак. Протест кәефләре болай да арта барганда милләтчелек проблемын да кыздыру кирәк түгел", диде ул Азатлыкка.

Русия Конституциясенә урысларның аерым роле турында язу кирәкме?
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:17 0:00

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз. Шулай ук безнең Telegram каналына да язылыгыз.

XS
SM
MD
LG