Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия Конституциясен үзгәртү төбәкләр файдасына булмаячак"


Конституция үзгәрешләре
Конституция үзгәрешләре

Русия Конституциясенә тәкъдим ителгән үзгәрешләр милли республикаларга нинди йогынты ясаячак? Азатлык бу хакта берничә белгеч белән сөйләште. Алдагы язмада сәясәт белгече Дмитрий Орешкин фикерләрен тәкъдим иткән идек. Бүген Русия юристы Елена Лукьянова һәм Башкортстаннан сәясәт белгече Андрей Патылицын фикерләрен тәкъдим итәбез.

23 гыйнвар Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү хакында канун өлгесе Русия думасында беренче укылышта кабул ителде. Юридик фәннәр докторы, галимә Елена Лукьянова әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә Русиядә федерализмга куркыныч яный дип саный.

—​ Күптән түгел сез "Новая газета"га биргән әңгәмәдә Владимир Путинның Русия Конституциясен үзгәртү инициативасын федерацияне юк итү дип әйттегез. Ни өчен сез шулай дип саныйсыз?

Елена Лукьянова
Елена Лукьянова

—​ Федератив дәүләт белән идарә итү унитар дәүләт белән идарә итүгә караганда һәрвакыт катлаулырак булды. Катлаулы эшне алып барасы килми, шуңа федерациягә басым инде 2000 ел башларында ук, ягъни Путинның федераль бүлгеләрдә вәкаләтле вәкилләре турында фәрманга кул куйгач ук башланды. Шул фәрманга өстәп бүлгеләрнең исемлеге дә тәкъдим ителде. Минемчә, бу инде федерациянең бик зур трансформациясе. Ягъни субъектларны тагын да кырысрак контрольгә кую, барысын да үзәкләштерү.

Аннары субъектларның конституцияләре тәңгәлләштерелде. Әкрен-әкрен генә субъектларның вәкаләтләре тартып алына барды. Конституциядә хәзер шуларны раслап кую булачак.

Икенчедән, без федератив мөнәсәбәтләрне анализлау бик катлаулы булуын күрәбез, чөнки анда федерация булмаячак дип берни әйтелми. Без төрле маддәләргә төзәтмәләрдән вәкаләтләрнең кабат субъектлардан алынып үзәккә күчә баруын күрәбез. Федерация дәүләтчелек сыйфатлары булган субъектларга карарлар кабул итү вәкаләтләрен бүлүне күздә тота.

Мисал өчен: прокурорларны билгеләү, төбәк прокурорларын эштән җибәрү. Конституциянең 72нче маддәсендә вәкаләтләрне бердәм алып бару диелгән, әмма һич кенә дә федераль үзәктән дип язылмаган.

Шулай ук төбәк кануннары өлгеләренә конституцион контроль уздыру мөмкинлеге... Гомумән төбәк кануннарына кагылырга тиеш түгелләр. Субъект һәм федерация арасындагы бәхәсне берничек тә президент түгел, ә Конституцион мәхкәмә хәл итәргә тиеш. Субъектның әзер канунын тартып алып аны Конституция белән туры килүен анализлау булырга тиеш түгел. 2000 елдан дәвам иткән бу хәлләрне һәм хәзер Конституцияне үзгәртүне исәпкә алганда федерализмны сызып атып була. Гәрчә ул Конституциянең беренче маддәсендә язылган булса да.

—​ Путин үз юлламасында муниципаль берәмлекләр статусы, аңа нинди вәкаләтләр бирелүе турында да күп сөйләде. Оппозиционер Михаил Ходорковский "Путин оппозициянең кайбер төбәкләрдә хакимияткә менүен күреп, муниципалитетларны юк итәргә кереште" дип бу сүзләрне тәнкыйтькә тотты. Сез аның белән килешәсезме?

— Мин Ходорковскийның беренче тезисы белән, ягъни Путин җирле үзидарәне юк итә диюе белән килешәм. Ә моңа китергән сәбәпләргә килгәндә, ул бер оппозиция белән генә бәйле түгелдер. Бу сәбәпләрнең берсе була ала.

Җирле үзидарә соңгы ун елда шактый басымнарга дучар була. Бу депутатлар белән бәйле түгел, ә җирләрнең бүленмичә ятуы, шәхси милек. Аеруча зур шәһәрләрдә муниципаль берәмлек һәм төбәк башлыгы арасында бәхәсләр бара. Конституция мәхкәмәсе 2000 елларның урталарында җирле үзидарәне яклап килсә, соңгы биш елда юк. Әйе, бу авыр. Җирле үзидарә ул төптәге демократиянең нигезе. Халык өчен демократик мәктәп. Демократик дәүләтнең сыйфаты. Европа хартиясенә күрә җирле үзидарә кагылышсыз, ул илдәге демократия күрсәткече булып тора. Шуңа ул комачаулый. Димәк берләштерү кирәк.

Мондый унификация совет системында 70 ел дәвам итте һәм җирле шуралар халык депутатлары советының бердәм системына кушылган иде. Менә шул систем, ягъни ялган юл белән бару тәкъдим ителә. Бердәм халыкка ачык хакимият дип күрсәтелә. Әмма муниципаль хакимият дәүләт хакимияте түгел. Конституциягә күрә ул бәйсез. Шушы алдау сүзләр белән җирле үзидарә бәйсез булмасын өчен аны бердәм дәүләт хакимиятенә кушмакчы булалар.

—​ Төбәк җитәкчеләренә килгәндә, без 90нчы елларда Шәймиевнең (Татарстанның элекке президенты) федераль җитәкчелек белән тарткалашуын күрдек. Хәзер төбәк җитәкчеләре тарафыннан бүгенге реформаларга бәйле андый тарткалашулар була аламы?

— Моны реформа дип атап булмый, бары конституцион түнтәрелеш дип кенә атап була. Путин идарәсе вакытында вертикаль, ягъни субъект башлыкларын билгеләп кую, аларны килештерү көчәйтелде. Шуңа субъект башлыкларыннан ниндидер протест ишетүебез икеле.

Шәймиевнең инде совет заманыннан ук килгән абруе бар иде, ул республика компартиясенең беренче секретаре булып торды. Шәймиев, Россель (Свердлау өлкәсенең элекке губернаторы) Федерация шурасында каршы тора ала торган кешеләр иде. Хәзер Федерация шурасы да инде андый түгел. Ә хәзерге төбәк элитасында андый каршылык барлыгына иманым камил, аның ничек чагылыш табачагын без әле белмибез. Ул протест булмаска мөмкин түгел. Ахыр чиктә ул Русиянең таркалуына китерергә мөмкин.

Без әле яңа Дәүләт шурасы турында әйтергә оныттык. Аның нинди орган булачагы турында әле белмибез, кайбер чалымнары гына бар. Федерация шурасына паралель рәвештә Дәүләт шурасы булдыру. Бүген Федерация шурасы йокласа, иртәгә ул уянып үз йөзен күрсәтергә мөмкин. Кризис хәлдә йокыга талган институтлар тиз генә уянып китә. Дәүләт шурасы ул бер яктан федерализмга, икенче яктан парламентаризмга куркыныч тудыра, чөнки ул мөгаен идарә ителә торган органдыр. Күп өлеше башкарма хакимияттән торачактыр. Шулай итеп ул парламентны юк итә, яисә төбәкләр ихтыяҗы өчен җавап бирүче парламент өлешен юк итә. Икенче яктан, ул федерализмга куркыныч, чөнки федерация шурасы кебек дәрәҗәле хакимият аңа каршы тора алмаячак.

—​ 2000 елларда Путин республикаларда президент статусын юк итте. Татарстанда гына ул саклана. Киләчәктә дә сакланырмы?

— Татарстан һәм Башкортстан совет заманында да автоном республика буларак стандарт булмаган рольне уйнады. Аларның кануннары да, алып барган сәясәт тәртипләре дә аерылып торды. Беркем дә әлегә президент исемен бетерми. Эш бит исемдә түгел. Иң мөһиме — йогынты ясый алуда.

—​ Путин инициативалары арасында федераль кануннарның халыкара нормадан өстенлекле булачагы турында да сүзләр булды. Ничек уйлыйсыз, бу федерализмга һәм Русиядәге асаба халыкларга тәэсир итәчәкме?

— Юктыр дип уйлыйм. Юлаламадан тыш Путин аннары Конституция комиссиясе утырышында да чыгыш ясады. Анда ул бу хакта күп сөйләде. Анда бөтенләй башка сүзләр әйтелде. Халыкара өстенлек калачак, бик четерекле вакытта һәм Русия Конституциясенә каршы килсә генә кулланылачак дип әйтте. Бу механизм ниндидер аерым очракта, ЮКОС эше, Владимир Кара-Мурзаның башка ватандашлык кешесенең сайлауда катнашу хокукыннан мәхрүм итүне Европа мәхкәмәсенә шикаяте кебек очракларда гына кулланылачак. Мин әлегә монда куркыныч күрмим. Очракка карап ул ничек кулланылыр, бусы башка мәсьәлә. Моның белән уйнап була.

* * *

Башкортстаннан сәясәт белгече Андрей Патылицын да әлеге үзгәрешләр төбәкләр файдасына булмаячак дип саный.

—​ Бу үзгәрешләрдән соң Татарстан белән Башкортстанны нәрсә көтә?

Андрей Потылицын
Андрей Потылицын

— Әлегә төгәл генә нәрсә көтүен әйтүе кыен. Әмма Русия президенты Владимир Путин сүзләренә һәм җәмәгатьчелекнең фикер алышуына караганда, төбәкләрнең вәкаләтләре кысылачак. Бу Конституцияне үзгәртүгә дә, җирле үзидарәне үзгәртүгә дә кагыла. Күрәсең, хакимият вертикален көчәйтүгә йөз тотыла.

Тулы үзгәрешләр текстын күргән юк, әмма бу үзгәрешләрдән төбәкләр өчен бернинди дә яхшылык көтмим. Фикер йөртүләргә караганда, төбәк хакимиятләре федераль хакимиятнең йомшычысы булачак. Төбәкләр хәзер дә мөстәкыйль рәвештә җитди карарлар кабул итә алмый. Финанс яктан бөтенләй әйтмим инде.

Монда федераль хакимиятне көчәйтү, төбәкләрне көчсезләндерү күздә тотыла. Бу яхшымы, яманмы? Төрле кеше төрлечә бәяли. Әлбәттә үзәкләштерелгән дәүләт хакимияте бар, әмма без бит әле һаман да федерация булып калабыз. Димәк, Русия дәүләтендә федерациянең асылы кимегәннән-кими барачак. Унитар дәүләт тарафына атлыйбыз.

Заманында суверенитетлар, шартнамәләр бар иде. Шартнамәдә хәтта дәүләтара мөнәсәбәтләр турында әйтелде. Башкорстан Конституциясендә Башкортстан дәүләт дип күрсәтелгән. Федератив шартнамә хәзер инде юк. Безнең кайда баруыбызны мин ахыргача фаразлый алмыйм. Әлбәттә Кремльгә төбәкләр белән эш йөрткәндә турыдан-туры идарә отышлырак. Бәйсез губернаторлар турында бөтенләй сүз була алмый.

—​ Русия кануннарының халыкара нормалардан өстенлекле булуы милли азчылыкларга куркыныч тудырамы?

— Азсанлы халыкларны яклаучы, аларга ниндидер өстенлекләр бирүче халыкара канун актлары бар. Русия бит бу хакта сүз чыккач ук: "Без Русиянекенә каршы килмәгән очракта халыкара хокукларны үтәячәкбез" ди. Без яңа үзгәрешләрне тулаем күргәч кенә аның ни дәрәҗәдә халыкара хокукларга каршы килүен күрәчәкбез. Әгәр халыкара нормаларның тормышка ашырылуына юл куймаслык формулировкалар кабул ителсә, бу халыкара нормалар кануни рәвештә читләштереләчәк һәм инде халыклар зыян күрәчәк.

Милли азчылыклар хокуклары өлкәсендә перспективалар алай күп түгел. Бу милли телләр мәсьәләсенә дә кагыла. Мәсьәләне урыс теле өстенлектә, калганы факультатив булачак дип хәл итеп куйдылар инде.

—​ Путин демографияне күтәрү өчен күп түләүләр вәгъдә итте. Төбәкләрдә бу ничек чагылыш табачак?

— Әйтелгән түләүләр, ягъни ана капиталын беренче баларга түләү һәм башкалар беренче этапта федераль дәрәҗәдә тәэмин ителәчәк. Чөнки төбәкләрнең 2020 елга ул акчалары юк. Мисал өчен, күп кенә төбәкләр, шул исәптән Башкортстан да бюджетны берничә елга алдан кабул итә. Шуңа бу акчалар казнага кертелмәгән, димәк алар федераль бюджеттан киләчәк.

Бу акчалар бүленешенең яңа контроль системы булачак. Мишустинның (Русия премьер-министры) куелуы да моны күрсәтә. Акча бирәчәкләр, әмма аларның икътисадта нинди роль уйнавы четерекле мәсьәлә. Чынлыкта ул инфляция акчалары. Алар игътисадны алга җибәрү өлкәсендә хезмәт итә алмаячак.

Аннары бу әйтелгәннәр Русиядәге халыкның 11% гына кагыла. Моны зур сан дип әйтеп булмый. Әмма аның каравы бик матур яңгырый.

—​ Путин Русиядә Дәүләт шурасы булдырылачагын әйтте. Аның роле нинди булачак?

— Дөресен генә әйткәндә, Путин уйлап тапкан барысы да гомум җаваплылыкка нигезләнгән. Мисал өчен, думаның вәкаләтләрен арттырып, ягъни премьер-министр һәм хөкүмәтне билгеләүне йөкләп думаның җаваплылыгын арттырды.

Чынлыкта без әле Дәүләт шурасының нинди булачагын төгәл белмибез. Хәзергә ул торак комплекс каршындагы түгәрәк кебек. Хөрмәтле кешеләр җыелып сөйләшә дә тарала.

Яңа Дәүләт шурасы аерым канун белән язылып Конституциягә кертеләчәк. Хәзер ул губернаторлардан тора, ә киләчәктә анда мөгаен зур ширкәт җитәкчеләре, дәүләт оешмасы вәкилләре, хөкүмәтнең һәм губернаторларның бер өлеше керер. Губернатор анда кергәч барлык кабул ителә торган карарларда ул катнаша булып чыга.

—​ Бу яхшымы?

— Бу әлегә аңлашылмый. Төбәк җитәкчесенең, бигрәк тә халык тарафыннан сайланган булгач, җитди карарлар кабул иткәндә катнашуы урынлы. Алар моны кабул итүдә катнаша һәм аның үтәлеше өчен җаваплы булып чыга.

—​ Татарстан президент статусы булган бердәнбер республика. Бу статус киләчәктә сакланырмы?

— Бу мәзәк инде. Рамзан Кадыров (Чечня башлыгы), Рөстәм Хәмитов (Башкортстан башлыгы) үзләре үк бу статустан күптән баш тартмакчы идек дип әйтергә ашыкты. Ә Татарстан дәшмәде. Алардан: "бу статустан баш тарту вакыты җитмәдеме?" дип беркем сорамады да.

Президент исеме җитәкчегә халык алдында күпмедер өстенлекләр бирә. Без булдырдык бит, карагыз, янәсе. Чынлыкта губернатор булсын ди, президент булсын ди, шуннан нәрсә? Берни үзгәрми. Исем генә. Бәлкем бу исем халыкка рәхәтлек бирәдер – белмим. Чын бәйсезлек, суверенитет булса, икенче мәсьәлә.

—​ Прокуратура вәкаләтләрен арттырып Кремль төбәк җитәкчеләре статусын киметә дип санамыйсызмы?

— Прокуратура гына түгел, ә барлык куәт оешмаларын җирле хакимияткә буйсынуны туктату процессы инде күптән, 2010нчы еллар тирәсендә башланды. Кремль куәт оешмалары һәм җирле хакимият бер сүздә булачак дип курыкты. Чөнки бу берләшү бик куркыныч конструкция китереп чыгара ала.

Куәт оешмаларына җирле җитәкчеләрнең боерыкларын үтәү тыелды. Бу хакта кычкырып әйтмәделәр, әлбәттә. Кремльдә төбәкләрдәге элита контрольсыз һәм Мәскәүгә куркыныч тудыра дигән хис бар. Шуңа җирле элитага каршы тора ала торган көчләр кирәк. Вакыт-вакыт ниндидер тикшерү комитеты, прокуратура яки ФСБ актив хәрәкәт итә башлый, кемнедер тоткарлый, кулга ала, "хушка китерә".

Путин Русия Конституциясен ничек үзгәртергә җыена

  • Русия кануннары халыкара хокуктан мөһимрәк саналырга тиеш

Бу үзгәрешләр арасында иң яңгырашлысы.Канун өлгесендә әйтелгәнчә, "дәүләтара оешмаларның Русия Конституциясенә каршы килгән карарлары" Русиядә гамәлдә булмаячак. Ягъни, халыкара нормалар Русия Конституциясенә туры килгән очракта гына ил эчендә тормышка ашырыла ала.

  • Русия президенты вазифасында ике мөддәттән артык утыра алмаячак

Хәзерге Конституциядә "бер-бер артлы ике мөддәт" турында әйтелә. Путин 2000-2008 елларда ике мөддәт президент булганнан соң, 2012 елда янә президент вазифасына кереште. Яңа үзгәрешләр кертелгәч бу мөмкин булмаячак.

  • Конституциядә "Дәүләт шурасы" оешмасы барлыкка киләчәк

Русия Дәүләт шурасы хәзерге вакытта президент каршында киңәшләшү вазифасын гына башкара. Яңа үзгәрешләргә ярашлы, әлеге оешма киң вәкаләтләргә ия булачак: дәүләт оешмалары арасында мөнәсәбәт җайлау, Русиянең эчке һәм тышкы сәясәтененең төп юнәлешләрен билгеләү һәм башкалар. Ягъни, президентның кайбер вәкаләтләре шушы органга күчәргә мөмкин. Белгечләр фикеренчә, Путин аны киләчәктә үзе өчен әзерләве ихтимал, янәсе шул рәвешле ул хакимиятне үз кулында калдырырга тели.

  • Конституция мәхкәмәсе кечәйтеләчәк

Хәзерге Конституциягә күрә Конституция мәхкәмәсендә хөкемдарлар саны 19га җитә ала (хәзергә алар – 15). Үзгәртүләр кабул ителсә, хөкемдарлар саны 11 генә булачак. Хокук белгечләре бу мәхкәмәнең бәйсезлеген тәмам бетерә ала дип саный.

  • Түрәләрдә чит ил ватандашлыгы һәм яшәү рөхсәте булмаска тиеш

Аерым алганда, хөкемдарларда, төбәк башлыкларында, депутат һәм сенаторларда, хөкүмәт башлыгы һәм министрларда чит ил ватандашлыгы һәм чит илдә вакытлыча яшәү рөхсәте булмаска тиеш.

  • Русия президенты булу өчен шартлар кырысланачак

Тәкъдим ителгән үзгәрешләргә күрә, кайчандыр чит ил ватандашлыгы яки вакытлыча яшәү рөхсәтенә ия булган кеше президент була алмаячак. Шулай ук президент булырга теләгән кеше Русиядә кимендә 25 ел яшәргә тиеш була. Шул ук вакытта Кырымда туган һәм яшәгән кешеләр президентлыкка дәгъва итә ала. Әлеге үзгәрешләр Путинның төп оппонентлары, шул исәптән Алексей Навальныйга каршы кабул ителергә мөмкин.

  • Президент канунны җиңелрәк кире кага алачак

Яңа үзгәрешләргә күрә, президентның парламент белән низагы чыкса, аның җиңү ихтималы арта. Парламент аның ветосын (кабул ителгән канунны имзаламау) кире какса, ил башлыгы Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә ала. Мәхкәмә канунның Конституциягә каршы туры килүен таныса, президент канунны имзаламый ала. Шул ук вакытта, президентның мәхкәмә системына тәэсире арта.

  • Дәүләт думасы министрларны раслаячак

Хәзер Русия думасы премьер-министрны гына раслый, хөкүмәт әгъзаларын премьер-министр тәкъдиме белән Русия президентны билгели. Үзгәрешләр кабул ителсә, парламентта һәр министрны раслау хокукы булачак.

Моннан тыш үзгәрешләр арасында пенсияләрне мәҗбүри индексацияләү, Федерация шурасына хөкемдарларны вазифасыннан алу кебек тәкъдимнәр дә бар. Канун өлгесенең тулы тексты белән Дума сайтында танышып була.

XS
SM
MD
LG