Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы Конституциягә үзгәрешләр кертү канунын беренче укылышта хуплады


Русия думасы утырышы, архив фотосы

Канун өлгесе өчен 432 депутат уңай тавыш биргән. Беркем дә каршы булмаган.

Русия думасы депутатлары Конституциягә ил президенты тәкъдим иткән үзгәрешләрне кертү турында канун өлгесен беренче укылышта кабул итте.

Документ өчен 432 депутат тавыш биргән, беркем дә каршы чыгыш ясамаган.

Канун өлгесе икенче укылышта 11 февральдә каралачак диде парламент спикеры Вячеслав Володин.

15 гыйнварда Владимир Путин Федерация җыенына еллык юлламасында Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Аерым алганда, ул Русия парламентына киңрәк вәкаләтләр бирү, аерым дәүләт хезмәткәрләренә чит ил ватандашы булуны тыю, губернаторлар һәм дәүләт шурасының, Конституция мәхкәмәсенең ролен көчәйтү кебек тәкъдимнәр яңгыратты.

Шул ук көнне Путин Конституциягә үзгәрешләр кертүне әзерләү өчен эшче төркем булдыру хакында күрсәтмәгә кул куйды. Төркемгә 75 кеше керде. Үзгәрешләр дүрт көн эчендә әзерләнеп, думага 20 гыйнварда кертелде.

Путин Русия Конституциясен ничек үзгәртергә җыена

  • Русия кануннары халыкара хокуктан мөһимрәк саналырга тиеш

Бу үзгәрешләр арасында иң яңгырашлысы.Канун өлгесендә әйтелгәнчә, "дәүләтара оешмаларның Русия Конституциясенә каршы килгән карарлары" Русиядә гамәлдә булмаячак. Ягъни, халыкара нормалар Русия Конституциясенә туры килгән очракта гына ил эчендә тормышка ашырыла ала.

  • Русия президенты вазифасында ике мөддәттән артык утыра алмаячак

Хәзерге Конституциядә "бер-бер артлы ике мөддәт" турында әйтелә. Путин 2000-2008 елларда ике мөддәт президент булганнан соң, 2012 елда янә президент вазифасына кереште. Яңа үзгәрешләр кертелгәч бу мөмкин булмаячак.

  • Конституциядә "Дәүләт шурасы" оешмасы барлыкка киләчәк

Русия Дәүләт шурасы хәзерге вакытта президент каршында киңәшләшү вазифасын гына башкара. Яңа үзгәрешләргә ярашлы, әлеге оешма киң вәкаләтләргә ия булачак: дәүләт оешмалары арасында мөнәсәбәт җайлау, Русиянең эчке һәм тышкы сәясәтененең төп юнәлешләрен билгеләү һәм башкалар. Ягъни, президентның кайбер вәкаләтләре шушы органга күчәргә мөмкин. Белгечләр фикеренчә, Путин аны киләчәктә үзе өчен әзерләве ихтимал, янәсе шул рәвешле ул хакимиятне үз кулында калдырырга тели.

  • Конституция мәхкәмәсе кечәйтеләчәк

Хәзерге Конституциягә күрә Конституция мәхкәмәсендә хөкемдарлар саны 19га җитә ала (хәзергә алар – 15). Үзгәртүләр кабул ителсә, хөкемдарлар саны 11 генә булачак. Хокук белгечләре бу мәхкәмәнең бәйсезлеген тәмам бетерә ала дип саный.

  • Түрәләрдә чит ил ватандашлыгы һәм яшәү рөхсәте булмаска тиеш

Аерым алганда, хөкемдарларда, төбәк башлыкларында, депутат һәм сенаторларда, хөкүмәт башлыгы һәм министрларда чит ил ватандашлыгы һәм чит илдә вакытлыча яшәү рөхсәте булмаска тиеш.

  • Русия президенты булу өчен шартлар кырысланачак

Тәкъдим ителгән үзгәрешләргә күрә, кайчандыр чит ил ватандашлыгы яки вакытлыча яшәү рөхсәтенә ия булган кеше президент була алмаячак. Шулай ук президент булырга теләгән кеше Русиядә кимендә 25 ел яшәргә тиеш була. Шул ук вакытта Кырымда туган һәм яшәгән кешеләр президентлыкка дәгъва итә ала. Әлеге үзгәрешләр Путинның төп оппонентлары, шул исәптән Алексей Навальныйга каршы кабул ителергә мөмкин.

  • Президент канунны җиңелрәк кире кага алачак

Яңа үзгәрешләргә күрә, президентның парламент белән низагы чыкса, аның җиңү ихтималы арта. Парламент аның ветосын (кабул ителгән канунны имзаламау) кире какса, ил башлыгы Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә ала. Мәхкәмә канунның Конституциягә каршы туры килүен таныса, президент канунны имзаламый ала. Шул ук вакытта, президентның мәхкәмә системына тәэсире арта.

  • Дәүләт думасы министрларны раслаячак

Хәзер Русия думасы премьер-министрны гына раслый, хөкүмәт әгъзаларын премьер-министр тәкъдиме белән Русия президентны билгели. Үзгәрешләр кабул ителсә, парламентта һәр министрны раслау хокукы булачак.

Моннан тыш үзгәрешләр арасында пенсияләрне мәҗбүри индексацияләү, Федерация шурасына хөкемдарларны вазифасыннан алу кебек тәкъдимнәр дә бар. Канун өлгесенең тулы тексты белән Дума сайтында танышып була.

XS
SM
MD
LG