Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русия думасына Конституцияне үзгәртү турында канун өлгесен кертте


Владимир Путин
Владимир Путин

Канун өлгесен Думада караганда президент вәкилләре буларак конституция комиссиясе рәистәшләре Андрей Клишас, Павел Крашенинников һәм Талия Хабриева катнашачак.

Путин Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү хакында канун өлгесен Русия думасына тәкъдим итте. Канун өлгесе Дума сайтында урнаштырылган.

Президент сүзчесе Дмитрий Песков журналистларга белдергәнчә, канун өлгесен Русия думасында караган вакытта конституцион комиссия рәистәшләре Андрей Клишас, Павел Крашенинников һәм Талия Хабриева президентның вәкилләре булып торачак.

15 гыйнварда Владимир Путин Федерация җыенына еллык юлламасында Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Аерым алганда, ул Русия парламентына киңрәк вәкаләтләр бирү, аерым дәүләт хезмәткәрләренә чит ил ватандашы булуны тыю, губернаторлар һәм дәүләт шурасының, Конституция мәхкәмәсенең ролен көчәйтү кебек тәкъдимнәр яңгыратты.

Шул ук көнне Путин Конституциягә үзгәрешләр кертүне әзерләү өчен эшче төркем булдыру хакында күрсәтмәгә кул куйды. Төркемгә 75 кеше керде. Алар арасында юристлар да, шулай ук артистлар, спортчылар, һөнәр берлекләре, хәйрия фондлары җитәкчеләре дә бар. Эшче төркемгә Татарстаннан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм КФУның конституцион һәм административ хокук кафедрасы җитәкчесе Евгений Солтанов та кергән.

Эшче төркемнең рәистәшләре итеп Федерация җыенының Конституцион канун чыгару һәм дәүләт төзелеше комитеты җитәкчесе Андрей Клишас, Дәүләт думасында шундый ук комитетны җитәкләүче Павел Крашенинников һәм Русия хөкүмәте каршында Канун чыгару һәм чагыштырулы хокук белеме институты мөдире Талия Хәбриева куелды.

Путин бөтен үзгәрешләр өчен берьюлы тавыш бирергә тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG