Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституциягә "күп милләтле халык" урынына "күп халыклы Русия милләте" атамасын кертү тәкъдим ителде 


Вячеслав Никонов
Вячеслав Никонов

Эшче төркем әгъзаларының берсе Русия Конституциясенең беренче юлын башкача язарга тәкъдим итте.

Русия думасының мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов илнең Конституциясенә үзгәрешләр әзерләүче эшче төркем утырышында төп канунның беренче юлын башкача язарга тәкъдим иткән. Никонов "күп милләтле халык" төшенчәсе урынына "күп халыклы Русия милләте" дияргә кирәк дип саный.

"Бездә Русия милләтенең төрле халыклардан торган формуласы кабул ителгән. Бездә Русия милләте бармы әллә Русия милләте юкмы? Яки бездә бер халык кысаларында күп санлы милләтләрме?" дип сорау куя депутат.

Никонов фикеренчә, бүгенге фән һәм сәяси практикада, халыкара практикада "милләт" сүзе дәүләт милләтен аңлата. "Күп санлы халыклардан торган Кытай милләте бар, Һиндстан милләте бар. Индонезия милләтендә 570 этнос" дигән ул. Русия милли сәясәте концепциясендә бер Русия милләте булуы язылган, ә Конституциядә милләтләр күп булып чыга, дигән депутат.

Никонов шулай ук "күп халыклы Русия милләте" дигән формулировка Русиядә яшәүче халыкларны бердәм Русия милләтенә берләштерү өчен җитди тема булып тора дигән.

Русия Конституциясенә урысларның аерым роле турында язу кирәкме?
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:17 0:00

Элегрәк Русия фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты җитәкчесе Валерий Тишков "бердәм Русия милләте" төшенчәсе кертү идеясен яңгыраткан иде. Русия милләте булуы "этник милләтләрне, этномәдәни җәмәгатьләрне һәм үзләрен милләт дип йөрткән халыклар булын туктатмый" дигән иде ул.

"Россиян" милләте кануны турында 2017 елда Казанда узган төбәкара конференциядә дә фикер алышу булды.

Җыенда катнашкан галим Марат Лотфуллин Азатлыкка әйткәнчә, Тишков Русиянең күп милләтле булуын аның иң зур җитешсезлеге дип саный. Ләкин бердәм ил булганчы Русиягә башта империя булудан туктарга кирәк, диде галим.

XS
SM
MD
LG