Accessibility links

шимбә, 24 июнь 2017, Казан вакыты 04:41

"Тишков Русиянең күпмилләтле булуын аның иң зур җитешсезлеге дип саный"


Конференциянең пленар утырышы. Валерий Тишков (сулдан1), Фәрит Мөхәммәтшин (сулдан 3), Илдар Гыйлметдинов (уңнан 3)

16-17 майда Казанда "Русия төбәкләрендә милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүдә милли-мәдәни автономияләрнең роле һәм урыны" исемле төбәкара конференция уза. Җыенда "россиян" милләте кануны турында фикер алышуга да зур урын бирелде.

Татарстан халыклар дуслыгы йортында конференциянең пленар утырышын ачып җибәргән Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, хәзер ил халкы Русия президенты Владимир Путин кушуы белән Русия халкының үзаңын, "россиян" милләтен эзләү белән мәшгуль.

"Бу турыда төрле бәхәсләр бара. Кайбер милли республика вәкилләре мондый терминнарны эзләү нәтиҗәсендә үз халыкларының үзаңы югалачак дип курка. Ә мондый куркыныч бар", диде Мөхәммәтшин.

Мөхәммәтшиннан соң сүз алган Русия этнология һәм антропология институты мөдире, академик Валерий Тишков үз чыгышын "россиян" милләте турында үзләре уздырган тикшеренүдән мисаллар китерде.

"Бу тикшеренүләрдә русияләрдә бигрәк тә Сочи Олимпиадасыннан, Казан Универсиадасыннан, Кырымны Русиягә кушудан соң гомум Русия патриотизмы тенденциясе ачык күренә башлады", диде ул.

​Чыгыш ясаучылар арасында Русия халыкларын берләштерүче башка элементлар булуга да игътибар җәлеп ителде.

Шулар арасыннан илнең кануны һәм тәртибе, муллык һәм гаделлек факторлары санап үтелде. Әгәр болар Русиядә халыкның бер хыялы гына булып калмыйча, гамәлгә дә аша икән, Русиядә кешеләрнең реаль бердәмлеге барлыкка килә, дип әйтелде.

Русиядә "россиян" милләте булдыру фикеренә карата конференциядә катнашучыларда фикерләр төрле.

Тишков Русиягә бердәм ил булганчы башта империя булудан арынырга кирәклеген белергә тиеш

Галим Марат Лотфуллин Азатлыкка "Тишков Русиянең күпмилләтле булуын аның иң зур җитешсезлеге дип саный. Һәм ул күпмилләтле илләрне өлгермәгән илләр дип саный. Илләрнең өлгерүен ул бер генә халыкка әйләнүдән һәм бер милләткә әверелүдән генә исәпли, дип белдерде.

"Ләкин Тишков Русиягә бердәм ил булганчы башта империя булудан арынырга кирәклеген белергә тиеш. Ә империяләр алар күпмилләтле һәм шуңа күрә алар җимереләләр. Русия империя булудан туктаса, ил чыннан да федератив дәүләт булып яши алыр һәм калган халыкларга файдалы булыр иде.

Бердәм халык төзү идеясе беренче тапкыр гына чыккан идея түгел. Ул инде Советлар берлеге идеясе. Бүгенге көндә хөкүмәттәге кайбер кешеләрнең Советлар берлегенә һәм империягә кире кайту теләге бар. Ләкин бу идеяне мин утопия дип саныйм. Бу идеяне тормышка ашырырга маташу, халыкларның үсешенә, аларның телләренә зыян китерәчәк, әлбәттә. Ләкин халыклар бөтенләй бетәр дип уйламыйм. Тарих күрсәткәнчә, халыклар беткәнче башта империяләр бетә", дип белдерде Марат Лотфуллин.

"Россиян" милләте булдырырга тырышып, кычытмаган җирне кашыйлар

Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов, "россиян" милләте урынына, үзен татар дип аерып калуны кулайрак дип саный.

"Бу турыда сүзләр күптәннән йөри инде. Мин моны кычытмаган урынны кашу дип уйлыйм. Без йөзәр, меңәр ел дәвамында хәзерге Русия биләмәләрендә төрле милләтләр, төрле халыклар булып формалашканбыз. Шушы форматта калу беркемгә дә комачаулык тудырмый. Ниндидер иҗтимагый сәясәтнең эшен алып бару өчен шундый исем кирәк диләр. Миңа калса, без ничек булган – шулай калсак, шулай әйбәтрәк булыр", диде Фәрит Гыйбатдинов.

Җыелыштан соң Азатлык сорауларына җавап биргән Валерий Тишков, үзләрен милләт дип санаган күп кенә зур илләрнең хәтта уртак телләренең дә булмавын, ә Русия халыкларының 99,4 процентының урыс телендә сөйләшүен зур өстенлек дип атады.

"Безгә күпмилләтлелек һәм халыклар дуслыгы турындагы иске платформада гына тору җитми. Бүген дус без, ә иртәгә дуслык бетәргә мөмкин бит. Бүген ил халкыннан үзегезне беренче чиратта кем дип саныйсыз, дип сорасалар, 99 процент халык үзен "россиян" дип әйтәчәк", диде Тишков.

Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, җыелышның беренче өлешеннән соң журналистларның сорауларын җаваплап, үзенең "россиян" милләте турында Тишков белән сөйләшүен җиткерде.

Фәрит Мөхәмммәтшин
Фәрит Мөхәмммәтшин

"Академиклар, аеруча галим Валерий Тишков "россиян" дигән милләт турында күп сөйли, бу хакта аның белән Казанда аерым да сөйләштек. Бу тәкъдим белән милли республикалар килешмәде, чөнки милли асылны югалту куркынычы бар. Әлегә канун кабул ителмәде, туктатып калдылар. Валерий Тишков белән сөйләштек. "Мин сезне ишеттем, Татарстанның фикерен исәпкә алмыйча бу канун проекты Русия Дәүләт Думасына кертелмәячәк дип вәгъдә итте", диде Мөхәммәтшин милли-мәдәни автономияләр эшчәнлегенә багышланган конференция барышында.

Конференциядә катнашучылар
Конференциядә катнашучылар

Русия этнология һәм антропология институты мөдире, академик Валерий Тишков әлеге "россиян" милләте турындагы канун урынына "Милли сәясәт нигезләре турында" канун әзерләнәчәген әйткән иде. Әлеге канун өлгесе концепциясен әзерләүче эшче төркем җитәкчесе дә булып торган Тишков бу уңайдан милли сәясәт өлкәсендә төп төшенчәләр кергән терминнар сүзлеге эшләнүен әйтте.​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG