Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 02:18

"Россиян" милләте: канун исеме үзгәрә, җисеме кала


"Россиян" милләтен булдыру тәкъдиме 2016 елның 31 октябрендә Әстерханда Русия президенты Владимир Путин җитәкчелегендә үткәрелгән милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында күтәрелде

Академик Валерий Тишков бердәм "россиян" милләте кануны урынына "Милли сәясәт нигезләре турында" канун эшләнәчәген әйтте. Белгечләр исеме үзгәрсә дә, аның җисеме шул килеш калачак дигән фикердә.

Узган ел Әстерханда узган Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышы вакытында бердәм “россиян” милләте канунын булдыру турында сүз кузгатылган иде. Әлеге канун булдыруны Русиядә нигездә урыс булмаган халыклар тәнкыйтькә тотты.

Әлеге канун өлгесе концепциясен әзерләүче эшче төркем җитәкчесе, Русия этнология һәм антропология институты мөдире академик Валерий Тишков канун исемен үзгәртү “җәмгыятьнең бердәм милләт идеясен кабул итүгә әзер булмавы” белән бәйле булуын әйтте.

"Болай тынычрак. Җәмгыять барлык милләтләрне дә берләштерүче бердәм милләт төшенчәсен кабул итүгә әзер түгел булып чыкты", диде ул.

Академик Индус Таһиров канунның исеме үзгәрсә дә, җисеме шул килеш калачак дип саный.

Индус Таһиров
Индус Таһиров

"Җәмәгатьчелек бу идеяне кабул итмәде. Шунлыктан яңа канун кирәк булып чыкты. Аларның иң авыр мәсьәләсе шул - ничек бөтен урыс булмаган халыкларны урыслаштырып бетерергә? Нинди юллар табарга?

Бу элек-электән билгеләнгән стратегия, патша заманыннан килә, совет чорында артты һәм бүгенге көнгә кадәр яшәп килә. Аларча, Русиядә урыс милләте беренче урында булырга тиеш. Аның мәдәнияте бөтен милләтләрнең мәдәниятенә йогынтысын ясап торырга һәм алар бөтен яктан да шуңа буйсынып яшәргә зарур.

Тишков, әлбәттә, бик акыллы кеше. Аны мин яхшы беләм. Заманында аның белән күп аралаштым. Аның идеясе - урыс милләте беренче урында, ә башка милләтләр акрынлап шуңа сеңәргә тиеш. Шул ук Тишков җанисәп вакытында татарларны берничәгә бүлеп, аларны азайтып күрсәтергә тырышты.

Бүгенге көнне аннан да күбрәк белгән һәм Кремльгә якынрак булган шушы мәсьәлә белгече юк. Кремль аңа колак сала.

Бүгенге көнне "россиян" милләте дигән атама булырга мөмкин түгел, чөнки урыс булмаган халыклар моңа каршы. Һәрбер халык Русиядә үзен милләт итеп саный. Без татарлар бигрәк тә өлгергән милләт. Безнең үзебезнең мәдәниятбез, телебез, гореф-гадәтләребез бар. Милләткә хас сыйфатларның бездә барысы да бар һәм алар бөтен тулылыгы белән яшәп килә. Шуның өчен без моңа каршы килдек һәм каршы булачакбыз. Бу Русияне таркату дигән сүз түгел, бергәләп тигез хокукта яшәргә теләү.

Ә монда бернинди дә тигез хокуклык турында сүз юк. Хәзер милләтләрне саклап кала торган гарантия һәм канун кирәк. Хәтта канун гына да түгел, ә аны тормышка ашыра торган чаралар кирәк”, диде Таһиров.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Тишковның “россиян” милләте турындагы канунны милли сәясәт турындагы канунга алмаштырырга теләве халыкларның бу идеяне кабул итмәвенә бәйле дип саный.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

"Россиян" милләте турындагы идеяне Русиядә бер генә халык та, шул исәптән урыслар да кабул итмәде. Шуңа күрә андый документы шул килеш кабул итә алмыйлар. Шуннан соң яңа бер күренеш китереп чыгардылар - башка канун кабул итү.

Бу канунның төп эчтәлегендә урыс халкының алдынгы әһәмиятле роле турында пунктлар салынган булыр дип уйлыйм. Дәүләт башында торучы һәм шуларга хезмәт итүче идеологларга бу шуның өчен кирәк.

Бәлкем яңа канунда ниндидер мәҗбүрият тә булыр. Аны күрмичә әле әйтеп булмый. Һәрхәлдә башка халыкларга ниндидер кырыслык кертергә уйлыйлар. Шуннан да ерак китә алмаслар дип уйлыйм.

Канунга “россиян” милләте төзелүнең конкретрак механизмы шунда салыныр дип уйлыйм. Әмма аннан гына алар уйлаган нәрсә килеп чыкмаячак, чөнки Русиядә яшәгән урыс булмаган халыклар беркая да китәргә дә, эрергә дә җыенмый. Шуңа минемчә бу бер абстракт идея гына”, диде ул.

Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышы, Әстерхан, 31 октябрь 2016
Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышы, Әстерхан, 31 октябрь 2016

Билгеле булганча, 2016 елның 31 октябрендә Әстерханда Русия президенты Владимир Путин җитәкчелегендә үткәрелгән милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында "россиян" дигән милли билгеләнеш кертү турында сүз барды. Оеткыны Путин үзе салды. Чыгышында ул, бүгенге дөньяда традицион кыйммәтләр юкка чыга бара, милләтара һәм динара низаглар кузгатыла дип раслады, боларга каршы торуда төп рольне безнең халыкның иҗтимагый һәм рухи бердәмлеге уйный дип белдерде. Путин раславынча, мондый бердәмлек "Русия ватандашларының, нинди милләттән булуларына карамастан, ил уртаклыгын, кешеләрне гомум кыйммәтләр һәм йолалар, бөек урыс мәдәнияте, урыс теле берләштерүен аңлауларыннан килә".

Шунда ук чыгыш ясаган, Русия авыл хуҗалыгы академиясе һәм Русия президенты каршындагы Дәүләт хезмәте идарәсе институтының милли һәм федератив мөнәсәбәтләр кафедрасы мөдире Вячеслав Михайлов, бик боргалап тормыйча, Русиянең күпмилләтле халкының "россиян милләте" (российская нация) икәнлеген федераль канунда беркетергә чакырды. Владимир Путинның реакциясе кыска һәм ап-ачык булды: "Яхшы тәкъдим. Рәхмәт", диде ул.

Путин, мондый канун кирәклеген хуплап, Русиянең милли мөнәсәбәтләр стратегиясе аның нигезенә ята ала дип белдерде.

Тишков исә: “Президентның Русиянең милли сәясәт стратегиясен канун теленә күчерүне тәкъдим итүен исәпкә алып, без аның исемен үзгәртергә булдык”, дип әйтте “Коммерсант” басмасына.

Элегрәк Тишков Казанда булганда Азатлыкка әлеге стратегиядә барлык максатлар ачыктан-ачык төгәл итеп язылганын әйткән иде.

“Берәүләр "россиян" милләте турында сөйләргә кирәк дисә, икенчеләр бу башка милләтләрне санга сукмау дип моның белән килешми. Аңлату эше кирәк. Галимнәр, матбугат тарафыннан аңлату булырга тиеш. Элек Совет Берлегендә төрле милләтләр бар иде, хәзер без бер халык дигән төшенчәгә күнү кайберәүләргә авыр”, диде ул.

Билгеле булганча, 2012 елның 19 декабрендә Русия президенты Владимир Путин "Русиянең милли сәясәт стратегиясе"н имзалады. Белгечләр әлеге документ нигезенә милли республикаларны юкка чыгару, милләтләрне бетереп бердәм "россиян милләте" ясау идеясе салынган дип бәяләде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG