Accessibility links

сишәмбе, 19 сентябрь 2017, Казан вакыты 23:52

Сан ягыннан Русиядә икенче булган татар халкы урыслаштыру сәясәтенә иң нык киртә булып тора. Шуңа күрә татар халкының этник потенциалын йомшарту, хромосомнарда чокынып татарны төрле мөстәкыйль "милләтләргә" бүлгәләргә маташу, әнә шул "татар киртәсен" җимерергә маташу дип карала ала.

Декабрь уртасында Русиянең байтак мәгълүмат чараларында ниндидер пафослы-сенсацион яңалык сыйфатында, татарлар бер генә төрле халык түгел икән, алар бер-берсеннән нык аерыла икән дигән эчтәлекле материаллар дөнья күрде. Алар барысы да профессор Елена Балановская, фәнни хезмәткәр Анастасия Агджоян һәм тагын берничә һөнәр иясенең "Вестник Московского университета" журналында басылган "Евразия татарлары: Кырым, Идел буе һәм Себер татарлары генофондларының үзенчәлекләре” дигән мәкаләсенә нигезләнгән.

Мәкалә авторлары 6 миллионлы татар халкының бер меңеннән дә кимрәгенең ДНКсы үрнәкләрен тикшереп сенсацион нәтиҗә игълан итә – Кырым, Идел буе һәм Себер татарлары бер тамырдан түгел икән, алар үзара тугандаш та түгел икән! Имеш, аларның Y-хромосомнары аерымлыклары, ул төбәкләрдә яшәүче татарларның уртак генетик бабалары булмавы турында сөйли. Һәм менә шушы, Русиядәге кайбер көчләр зарыгып көтеп алган "яңалык"ны, мәкалә авторларының берсе (аның фәнни дәрәҗәсе бармы-юкмы, аңлашылмый) Анастасия Агджоянның, татарларның уртак тамыры юк дигән аңлатмаларын, фәннән ерак булган мәгълүмат чаралары, хәтта, кайбер православ чиркәү сайтлары да эләктереп алдылар.

Кайсы да булса халык, иң беренче чиратта урыслар, "генетик чисталыклары" белән горурлана алалармы?

Ә чынында бу нәтиҗәләрдә сенсация бармы соң? Кайсы да булса халык, иң беренче чиратта урыслар, "генетик чисталыклары" белән горурлана алалармы? Бу сорауларга фәнни дәлилле җавапларны тарих фәннәре докторы, татар халкы этногенезы һәм этник тарихы белгече, урта гасыр чорының төрле аспектларын өйрәнүгә багышланган күпсанлы хезмәтләр авторы Искәндәр Измайлов үзенең "Бу мәкалә – татар милләте юк дигәнне исбатларга омтылу" дигән язмасында бирә.

Измайлов фикеренчә, татар милләте составында (башка теләсә кайсы милләт составындагы кебек) бик күп башка халыкларның генетик компонентлары бар. Бу табигый хәл һәм монда бернинди дә сенсация юк. Гомүмән, ди Искәндәр Измайлов, мәкалә авторлары алдында фәнни түгел, ә сәяси максат торган. "Бу мәкалә һәм андагы эзләнүләр юнәлеше фән өлкәсендә түгел, ә татар милләте юклыгын исбат итү өлкәсендә ята", дигән нәтиҗә ясый Измайлов.

Халык биомассадан барлыкка килми. Аны тел, мәдәният һәм сәяси процесслар тудыра

Билгеле тарихчы, тарих фәннәре докторы, татар халкы этногенезы белгече Дамир Исхаков та бу авторларның мәкаләсе чыгуы Русиядәге сәяси хәлгә бәйле дип исәпли. "Генетик материал фәкать биологик масса турында гына мәгълүмат бирә. Биология күзлегеннән караганда, аларның нәтиҗәсе хак. Әмма, халык биомассадан барлыкка килми. Аны тел, мәдәният һәм сәяси процесслар тудыра. Мәкаләдә бу күзлектән бернинди дә анализ юк", ди Дамир Исхаков.

Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты мөдире, тарих фәннәре докторы, академик Рафаил Хәкимов былтыр ук, Балановскийлар генетиканы, бигрәк тә "сәяси генетиканы" җигеп татар темасына тотынгач та, үз фикерен белдергән иде. "Халыкның сәяси тарихын белми торып үткәрелгән генетик тикшеренүләр йә мәгънәсез гамәл булып тора, йә булмаса алар сәяси интригалар коралына әйләнә", дип язган иде Рафаил Хәкимов.

Балановскийлар мәкаләсе сәяси заказ белән язылган, аның максаты –татар милләтенең этник потенциалын какшату

Мөхтәрәм тарихчылар – Рафаил Хәкимов та, Дамир Исхаков та, Искәндәр Измайлов та – барысы да бер тезисны раслыйлар: Балановскийлар мәкаләсе сәяси заказ белән язылган, аның максаты –татар милләтенең этник потенциалын какшату. Дөрес, бу эш белән "кызыл Мәскәү" дә ныклап шөгыльләнгән иде. 1944 елның 9 августында кабул ителгән ВКП(б) Үзәк комитетының "Татарстан партия оешмасында гаммәви-сәяси һәм идеологик эшнең торышы һәм аны яхшырту чаралары" дигән карарында татар халкының тарихын ничек язарга конкрет инструкция бирелә. Бүгенге татарларга Алтын Урда татарларыннан читләшергә әмер бирелә һәм болгарчылык теориясе тагыла.

Мәскәү бүген Балановскийлар тикшеренүләре аша тагын татар темасын күтәрә башлады. Тагын татарның тарихын, этник потенциалын түбәнәйтү максат итеп куелганга охшый. Ни өчен? Искә төшерик, тагын Русиядә урыс булмаган милләтләрне урыслаштыруга курс билгеләнә. Шулай, 2016 елның 31 октябрендә Әстерханда Русия президенты Владимир Путин җитәкчелегендә үткәрелгән Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышындагы чыгышларда илдәге барлык халыкларга тагылырга тиешле "россиян" дигән милли билгеләнеш кертү турында сүз барды. Оеткыны Путин үзе салды. Чыгышында ул, бүгенге дөньяда традицион кыйммәтләр юкка чыга бара, милләтара һәм динара низагълар кузгатыла дип раслады да, боларга каршы торуда төп рольне безнең халыкның иҗтимагый һәм рухи бердәмлеге уйный дип белдерде. Путин раславынча, мондый бердәмлек, "Русия ватандашларының, нинди милләттән булуларына карамастан, ил уртаклыгын, кешеләрне гомум кыйммәтләр һәм йолалар, бөек урыс мәдәнияте, урыс теле берләштерүен аңлауларыннан килә".

Шунда ук чыгыш ясаган, Русия авыл хуҗалыгы академиясе һәм Русия президенты янындагы Дәүләт хезмәте дәүләт идарәсе институтының милли һәм федератив мөнәсәбәтләр кафедрасы мөдире Вячеслав Михайлов, бик боргалап тормыйча, Русиянең күпмилләтле халкының "россиян милләте" (российская нация) икәнлеген федераль канунда беркетергә чакырды. Владимир Путинның реакциясе кыска һәм ап-ачык булды: "Яхшы тәкъдим. Рәхмәт". Моны инде искә алынган эчтәлекле федераль канунны кабул итүгә фатиха бирү дип карарга кирәк.

Кайбер җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр Русиянең гамәли Конституциясенә каршы килә торган (Конституциядә фәкать "Русиянең күпмилләтле халкы" дигән төшенчә каралган) "россиян милләте" идеясенә мәдхия дә укый башладылар. Тарих фәннәре кандидаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисенең беренче урынбасары Илдар Габдрафиков, мәсәлән, "россиян милләте" гамәлгә кергән факт дип белдерә. "Реальное время" сайтында урнаштырылган мәкаләсендә Габдрафиков, гасырлар буена Русиядә яшәгән башкортлар, татарлар кебек үк, Русия граждан милләте өлеше булып торалар дип яза һәм әлбәттә инде, аның фикеренчә, бу уңай күренеш.

Хромосомнарда чокынып татарны төрле мөстәкыйль "милләтләргә" бүлгәләргә маташу, әнә шул "татар киртәсен" җимерергә маташу дип карала ала

Татарстан моңа хәтле Русия Конституциясендә беркетелгән федерализм принципларын һәм хокукый кыйммәтләрне эзмә-эзлекле рәвештә якларга чакыручы, яклаучы бердәнбер дигәндәй республика булып торды. Сан ягыннан Русиядә икенче, ә тарихи яктан караганда беренче булган татар халкы (бүгенге Русия татар дәүләте булган Алтын Урданың варисы булып тора) соңгы вакытларда кузгатылган "россиян милләте" байрагы астында алып барылырга тиешле урыслаштыру сәясәтенә иң нык киртә булып тора. Шуңа күрә татар халкының этник потенциалын йомшарту, хромосомнарда чокынып татарны төрле мөстәкыйль "милләтләргә" бүлгәләргә маташу, әнә шул "татар киртәсен" җимерергә маташу дип карала ала.

Күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла бугай без күпмилләтле татар халкы дигән иде. Татар халкы "күпмилләтле" булса да, ул бер телле, бер рухлы халык. Татарны хромосомнар түгел – аны ТАТАР РУХЫ берләштерә. Бу уңайдан шагыйрь Нури Арсланның "Атлантида" дигән шигыреннән бе өзекне китерәсе килә:

Кем булгандыр бабам, кыпчакмы ул,
Болгармы ул? Нинди аерма?!
Татар дигән исем йөртәбез без –
Татар каны ага тамырда!

Атлантида! Атлантида баткан.
Эз калмаган бөек халыктан...
Ә без – менә, без – бар, эз бар җирдә, –
Без батырган саен калыккан.

Атлантида язмышы юк безгә,
Оныкларның анык бабасы:
– Нәселең кем? – дип сорасалар әгәр,
Әйтерләр: – Без – татар баласы!

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG