Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 10:36

Этнология белгечләре татарларны милли үзаңга карап өйрәнә, геннарны тикшерүдән бөтен дөнья көлә инде ди галимә Лилия Сагитова. Мәскәү биологлары кырымтатарларның, Идел буе татарларының һәм Себер татарларының геннарын өйрәнеп, бу милли төркемнәр арасында уртаклык юк дигән белдерү ясаган иде.

Русиядә бердәм россиян милләтен төзү эше барганда, "Евразия татарлары: Кырым, Идел буе һәм Себер татарлары генофондының үзенчәлеге" дигән тикшеренү нәтиҗәләре сәяси төсмер алды.

Русия мәгълүмат чараларында кырымтатарлар, Казан татарлары һәм Себер татарлары геннары чагыштырылгач, аларның генетик яктан төрлелеге ачыкланды һәм алар урта гасырларда булган бердәм татар этносының кыйпылчыклары була алмый дигән рухтагы мәкаләләр басылды.

Гауга "Вестник Московского университета" журналында Русия фәннәр академиясенең медицина-генетика фәнни үзәге үткәргән тикшеренү басылып чыкканнан соң күтәрелде. Анда Медик-генетик фәнни үзәгенең кеше популяциясе генетик лабораториясе башлыгы, биология фәннәре докторы Елена Балановская фәнни җитәкчелегендә 2006-2014 елларда Мәскәү, Харьков, Кемерово, Тубылдагы галимнәрнең ир-ат татарлардан кан алып, алардагы Ү-хромосоманы өйрәнүе турында әйтелә.

Галимнәр ахыр чиктә бер тел, бер мәдәният аша бер милләт буларак оешкан бүгенге татарлар, ягъни кырымтатарлар, Казан татарлары һәм Себер татарлары генетик яктан бик нык аерыла, дигән нәтиҗә ясый.

Кырым татарлары геннарында Якын Көнчыгыш, Урта диңгез гаплогруппалары, азрак көнчыгыш һәм паневразия гаплогруппалары очрый. Идел буе татарлары геннарында төрлелек азрак, аларда Көнчыгыш Европа һәм Урал ягы гаплогруппалары очрый.

Себер татарлары геннары аеруча төрле булып чыккан. Фәнни тикшеренүдә әйтелгәнчә, аларның генофондының чирегендә себер гаплогруппалары очрый, өчтән бер өлешеннән артыгында - "паневразия", ә Ялутор һәм Бохара субэтносларында көнъяк-көнбатыш Евразия эзе сизелә.

Аннан соң галимнәр әлеге татар төркемнәренең генофондын Евразия җирлеге генетикалары белән чагыштырып караганнар. Нәтиҗәдә бары Идел буе татарлары гына Идел буе кластерына туры килгән, алар генетик яктан башкортлар, караногай һәм Кубань ногайлары белән бер төркемгә туры килгән. Кырым һәм Себер татаралары шул хәтле төрле ки, алар бер төркемгә дә туры килми, ди галимнәр.

Ягъни бүгенге татарлар кайчандыр бердәм булган борынгы татар халкының дәвамчылары дигән фикер дөрес түгел, дигән нәтиҗә ясый тикшерү авторларының берсе, Русия фәннәр академиясенең гомум генетика институты вәкиле Анастасия Агджоян.

"Милләт геннар белән билгеләнми"

Азатлык бу хәлгә фәнни аңлатма сорап Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институтындагы Этнология үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, этно-социологик тикшеренүләр үткәрүче галимә Лилия Сәгыйтовага мөрәҗәгать итте. Ул татарларны геннарга карап өйрәнү көлке һәм Һитлерның чиста ария кешеләрен эзләү тарихын хәтерләтә, ди.

Лилия Сәгыйтова
Лилия Сәгыйтова

"Без, галимнәр, татарларны милли үзаңга карап өйрәнәбез. Милләт геннар белән түгел, ә халыкның уртак тарих, мәдәният турында уй-фикерләре, милли үзаң белән билгеләнә.

Кырым һәм Идел буе татарлары бергә яшәмәсә дә, барыбер, үзләрен татар дип саный. Әлбәттә, мәдәни аермалыклар булырга мөмкин, сөйләмдә, диалектта, әмма ике як та үз-үзен, барыбер, татар дип саный.

Себер татарлары һәм Идел буе татарлары да үзләрен бер милләт дип саный

Себер татарлары һәм Идел буе татарлары да үзләрен бер милләт дип саный. Дөрес, Себер татарлары арасында да, үзләрен аерым милләт дип санаучы бер төркем бар, әмма алар күп түгел.

Без бүгенге көндә бик күп этно-социологик тикшеренүләр үткәрәбез. Татарлар үлә-бетә үзләренең геннарын, антропологик типларын тикшерә дип әйтә алмыйм, андый әйбер гади татарларны борчымый, минемчә.

Гомумән алганда, милләтләрне геннар аша өйрәнү тикшеренүләреннән бөтен дөнья көлә, бу Һитлерның чиста һәм чиста булмаган ария кешеләрен ачыклавын хәтерләтә" дип әйтте Сәгыйтова.

Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов Азатлыкка комментар биреп, мондый тикшеренүләрне халыкларны аеру сәясәтенең дәвамы дип атады:

"Үз вакытында бу сәясәтне Столыпин уйлап чыгарган, ул әле 1910 елда ук, "татарны урыска әйләндереп булмый, аларның үзенчәлекләрен табып бүлгәләргә кирәк", дип әйткән. Шуннан бирле бара ул. Сталин аны тормышка ашырды. Генетика – бер нәрсә, милләт – бөтенләй башка нәрсә.

Татар халкында төрле-төрле гаплогруппалар очрый. Безнең Тарих институтын гына карагыз, мин, минем урынбасарларым – без барыбыз да төрле-төрле. Мин һуннар белән бәйлемендер, аңлата да алмыйлар, менә Илнур Миргалиевнеке (Тарих институтының Алтын Урда цивилизациясен өйрәнү үзәге җитәкчесе – ред.) алманнарга якын. Бер урынбасарым бар, аны гаплогруппа белән тикшерә башласаң, аңа туган тиешле кешеләр Мадагаскарда табылыр иде, безнең финнар белән дә уртаклык бар, мишәрләр яһүдләргә якын. Генетиканың милләт белән бәйленеше ясалма килеп чыга. Йә биологлар надан, алар телне дә белми, тарихны да белми.

Акча түләгәннәр, шуңа эшлиләр

Балановская бер интервьюда "татарлар юк, төньяк төркиләр генә бар дип кенә әйткән иде. Ә мине ул кая куйды? Мин, сез һәм тагын 5 миллион кеше үзен татар дип әйтә. Бу әкәмәт инде, акча түләгәннәр, шуңа эшлиләр".

Шулай ук, бу тишкеренү чыккач, мәгълүмат чараларында Тарих институтының Этнология үзәге баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков та чыгыш ясады.

Ул "биологик яктан генетик тикшерү нәтиҗәсе дөрес, әмма аңа карап милләтне билгеләү ялгыш нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Чөнки милләт тел, мәдәният һәм сәяси процесслар нәтиҗәсендә туа" ди. Исхаков та мондый тикшеренүнең килеп чыгуын сәяси сәбәпләр белән бәйли.

Кем ул Балановская?

Елена Балановская фәнни дөньяда элек тә гауга чыгарган шәхес. 2007 елда ул, үзенең ире, шулай ук генетика галиме Олег Балановский белән бергә "Урыс яссылыгында урыс генофонды" дигән китап чыгарып шактый-шауга сәбәп булганнар иде. Анда алар татар-монгол изүенең урыс генофондына нинди тәэсир ясавын ачыкларга тырыша. Татар-монгол изүе урыс халкы геннарына каты тәэсир итмәгән һәм урыс халкы чын мәгънәсендә Европа халкы дигән нәтиҗә ясый алар. Шул ук хезмәттә авторлар "татарны кырып кара, фин-угырны күрерсең" дигән, бик күп галимнәрнең ачуын чыгарган, сүзләр әйтә. Бу сүзләрне хәтта Русия этнология һәм антропология институты мөдире Валерий Тишков та хөкем итте.

2015 елда шул ул Олег Балановский Казан федераль университеты белән берлектә, татарларның килеп чыгышын ачыклау җәһәтеннән, Идел буе халыкларының генофондын өйрәнүгә багышланган зур һәм миллионнарча сум торган проектны алып баручы кешеләрнең берсе иде. Әлеге проектка Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә теләктәшлек белдерде. Бу тикшеренү Казан татарларын, мишәрләрне, Әстерхан, Себер һәм кырымтатарларны – барлыгы 3 мең кешене колачлаячак диелде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG