Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:23

Валерий Тишков Русиядә күпмилләтлелекне онытырга чакыра


Русиядәге күренекле этнолог һәм тарихчы Валерий Тишков Татарстан президенты чакыруы белән Казанга килеп Русиядәге һуманитар белемнең бүгенге хәле турында зур аудиториядә чыгыш ясаганнан соң Азатлыкның берничә соравына җавап биреп милләтара мөнәсәбәтләр, урыс булмаган халыкларның хәленә карата үз фикерләрен әйтте.

​– Бүгенге көндә Русиядәге милләтара мөнәсәбәтләрне ничек бәялисез?

– Соңгы өч елда бу өлкәдә позитив динамика күзәтелә. Кискен радикализм, ксенофобия күренешләре кими бара. Беренчедән, бу дәүләттә булган зур вакыйгалар белән бәйле: Сочида узган Олимпиада, Кырымның Русиягә кушылуы, Донбасста үткән вакыйгалар, чикләүләр – боларның барысы да патриотизм хисен уятты. Икътисади динамика бүгенге көндә бик әйбәт булмаса да, милләтара мөнәсәбәтләрне имин дип атап була. Шулай да, проблемнар юк һәм булмас дип төгәл әйтеп булмый. Сайлау алдыннан сәяси көрәштә этник картаны куллану теләге туа башлый, мин бу турыда узган елгы сайлау алдыннан язган идем. Әмма хәзер вакыт күп калмады һәм бүгенге көнгә андый ялган эш, аерым милләт тарафыннан, яисә милләткә карата ачык рәвештә алып барылмый. Мигрантларга карата кискен сүзләр булды – бу бөтендөнья проблемасы.

– Соңгы елларда сәясәтчеләр тарафыннан “күпмилләтле дәүләт” дигән түгел, ә “бердәм русия халкы” дигән сүзләр ишетелә. Бу хәл унификациягә китермәсме, дәүләт үзенчәлеген югалтмасмы?

​– Һәрхәлдә, “Безгә русияле милләте турында сөйләшергә кирәк” дип әйтүчеләр һәм “русияле милләте дип әйтү – башка милләтләрне юк итү дигән сүз”, дип әйтүчеләр бар. Бу мәсьәләдә аңлатма бирү кирәк, фәнни берләшмә тарафыннан да, хәтта галимнәр арасында да бәхәсләр бара, медиа дә бу мәсьәләдә тәрбияләү вазифасын башкарырга тиеш. Әлбәттә, күп еллар дәвамында бездә "күпмилләтле республикалар”, дип сөйләп йөргәч, хәзер “без бер милләт” дияргә бик авыр, бигрәк тә һәр милләтнең үзенчәлекләрен искә алганда. Ә шулай да, кирәк иде. Әмма бу унификациягә китерер дип уйламыйм, чөнки берара бернинди концепцияләр, милләт министрлыгы булмады, ә милләтләр булды һәм булачак та.

– Бүгенге көндә милли телләрне өйрәнү җитәрлек дәрәҗәдәме?

​– Мәсәлән, 1991 елның совет мәктәпләре белән чагыштырсак, бүгенге көндә милли телне өйрәнүдә без кайбер позицияләрне югалтканбыздыр дип уйлыйм. Шулай да, башка милләтләрнең телләрен өйрәнүгә карата кызыксыну арткан дип әйтергә кирәк. Милли телдә белем алу мөмкинлеге барлыкка килде, бигрәк тә ул күпсанлы һәм үз дәүләтләре булган милләтләрдә күренә. Татарстан, Чечнядән башлап, тагын кайбер дәүләтләр белән тәмамлап, бу милләтләрнең милли теле әйбәт дәрәҗәдә өйрәнелә. Телнең юкка чыгу куркынычы юк, тик эллекедән килгән тенденция белән урыс теле ягына ассимиляция күренеше бар. Урыс теле, күпчелекнең һәм дәүләт теле булуы аркасында, башка телләрдән өстен. Ана теле урыс булмаган кешеләрдә урыс теле өстенлек итә. Әммә бу һәр кешенең үз теләге белән өйрәнелә. Мәсәлән, ата-аналар урыс теле балаларына күп мөмкинлек бирүен, югары уку йортында белем алу мөмкинлеген аңлыйлар һәм шуңа күрә балаларына урыс телен югары дәрәҗәдә өйрәтәләр. Бу очракта калган телләр кыен хәлдә кала. Минемчә, милли тел дә, дәүләт теле дә уртак өйрәтелергә тиеш. Икетеллелек, күптеллелек бүген гадәти күренеш. Татарстанда бу норма булырга тиеш. Кайсыдыр тармакта урыс теле өстенлек итә, кайсыдыр тармакта татар теле. Әмма мәсьәлә урыс милләте кешеләренә барып төртелә. Алар татар телен өйрәнер өчен нишләргә? Бу проблем бар. Милли республикалардагы урыслар татар яки башкорт, чуаш телләренә караганда инглиз телен өйрәнүне өстенлек итеп куя. Татарстан тәҗрибәсендә икетеллелелекне бүлүне хуплау булганда бу проблем хәл ителер иде. Мәсәлән, Канаданың Квебек төбәгендә инглизләр соңгы 30 ел эчендә француз телен өйрәнделәр, иркен сөйләшәләр. Әмма Канада моның өчен берничә миллард доллар акча сарыф итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG