Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 11:29

"Россиян" милләтен ясау Төмән өлкәсе татар мәктәпләренә дә иңдерелә


Төмән районы Шыкча мәктәбендә 5нче сыйныфта татар теле дәресе

Төмән өлкәсе мәгарифне үстерү институты, мәгариф департаменты укытучылар конференциясен "россиян" милләтен ясауны пропагандалауга әйләндереп калдырды.

16 декабрь Төмән өлкәсенең мәгарифне үстерү институты (ТОГИРРО), өлкәнең мәгариф департаменты белән берлектә "Мәдәниятлар диалогы: мәгарифтә этномәдәни компонентны тормышка ашыру" дип аталган конференция үткәрде. Әлеге чара вакытында татар мәгарифе һәм шулай ук урыслардан кала өлкәдә яшәүче башка милләтләрнең мәдәнияте, теле турында бер генә сүз дә булмады. Бу конференция Кремль тарафыннан соңгы вакытта нык көчәйгән "россиян" милләтен ясау сәясәтенә аһәңдәш иде.

Төмәндәге конференция ике өлештән торды. Беренче өлештә төрле докладлар тыңланды һәм анда бер генә татар теле һәм әдәбияты укытучысы да, татар мәктәпләренең директорлары да катнашмады. Алар Төмән янындагы Кырынкүл мәктәбендә "Елның иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" бәйгесендә иде. Бәйге төгәлләнгәч татар мәгарифе вәкиләрен конференциягә алып килделәр. Бу вакытка башкалар таралышкан иде.

Кырынкүл мәктәбендә "Ел укытучысы" бәйгесе
Кырынкүл мәктәбендә "Ел укытучысы" бәйгесе

Өлкә мәгариф департаментының гомум белем бирү бүлеге җитәкчесе Ольга Гроо татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдына чыгып "россиян" милләтен булдыруда этномәдәни компонентның үзенчәлекләре, ватанпәрвәрлекнең нечкәлекләре турында нотык тотты.

Азатлык Төмән өлкәсенең мәгарифне үстерү институты директоры урынбасары Наталья Миловановадан әлеге конференциянең максаты турында сорады. Аның тел төбеннән аңлашылганча, әлеге чара да бердәм россиян милләтен булдыру эшенә керешкән.

"Әлеге конференциядә методик сораулар тикшерелә. Туган телне ничек укыту турында. Ни өченме? Үсеп килүче буында Русия ватандашларының бердәм үзгәлеген булдыру өчен", ди Милованова.

Элекке елларда өлкә күләмендә милли мәгарифне үстерүгә багышланган конференция ике көн үткәрелә, анда Татарстан вәкилләре дә катнашып килде. Укытучылар татар телен һәм әдәбиятын укытудагы тәҗрибәләре белән уртаклашты, "Ел укытучысы" бәйгеләре дә узды. Мәгариф департаменты вәкилләре фикеренчә, алга таба мондый чараларга Татарстан белгечләрен җәлеп итүнең кирәге юк, "үзләрендә дә яхшы белгечләр җитәрлек".

"Россиян" милләте ясауны пропагандалауга багышланган әлеге конференция Төмән районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары да, ата-аналар да, мәктәп җитәкчелеге дә соңгы ике-өч ел эчендә ана телен өйрәнүгә игътибар арта бара дип куаныч белдергән чорга туры килде.

Индрәй һәм Шыкча авыллары өлкә башкаласы Төмәннән 30 чакрым ераклыкта урнашкан. Индерәй – Ялутор юлында, ә Шыкча – иске Тубыл трактында. Индерәйне дә, Шыкчаны да озакламый Төмәнгә кушылачак һәм киләчәктә бистә булачак авыллар дип тә әйтергә була.

Икесендә дә урта мәктәп бар, Индерәйдә дә, Шыкчада да беренче сыйныфтан ук татар теле һәм әдәбияты укытыла. Әле моннан 2-3 еллар элек кенә ана телен икенче сыйныфтан укый иделәр, хәзер укучылар беренче сыйныфтан ук туган телләрен өйрәнә. Ике мәктәптә дә татар милләтеннән булмаган балалар бар. Күп түгел алар.

Шыкча мәктәбендәге барлык балалар да татар телен өйрәнсә, Индерәйдә югары сыйныфта укучы башка милләттән булганнар һәм шулай ук башта рус мәктәбендә укып хәзер Индерәйгә күченгәннәр татар теле дәресләре вакытында алман телен өйрәнергә кереп китә.

Артем Лопухин
Артем Лопухин

Артем Лопухин Индерәй мәктәбендә 3нче сыйныфта укый. Озеро Андреевское дигән урыс авылыннан йөреп укый ул. Татар теле дәресләрендә берникадәр аңларлык дәрәҗәдә татарча да өйрәнгән инде.

"Мин Индерәй янындагы рус авылында яшим. Ә гаиләбез белән аралаша торган дусларыбыз арасында да, мәктәптә дә татарлар бар. Алар үз телләрендә сөйләшсәләр, минем дә аңлыйсым, алар белән сөйләшәсем килә", ди Лопухин.

6нчы сыйныф укучысы Руслан Мәликов та татар теле дәресләренә йөрми. Ул моны Индерәй мәктәбендә беренче ел гына укуы һәм моңа кадәр Төмәндәге 41нче рус мәктәбендә белем алуы белән аңлатты. Туган телен тирәнрәк үзләштерергә дә теләге бар. Киләсе елдан татар теле дәресләренә дә йөриячәген белдерде.

Ксения Комиссарова 6нчы сыйныфта бик яхшы билгеләренә генә белем ала, иптәшләре татар теле дәресенә кереп киткәндә, ул алман теле укытучысы янына ашыга.

"Минем татар телен өйрәнергә теләгем бар иде, чөнки дусларым татарлар. Тик өйдә бергәләшеп сөйләшкәннән соң, алман телен укуны кирәк дип таптык. Чөнки хыялым Германиягә бару", диде Азатлыкка Ксения.

Рузилә Исмәгыйлова
Рузилә Исмәгыйлова


Индерәй мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузилә Исмәгыйлова фикеренчә, туган телгә өйрәтүдә мәктәп директорыннан да күп нәрсә тора. Ул директор Рәүфә Алееваның барлык балаларны да татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөртү өчен тырышуын белдерде.

Индерәй мәктәбендә 300 укучы белем ала, аның 259ы татар милләтеннән. Аларның 220се татар телен укый. 2014 елдан 1нче сыйныфтан һәр бала татар теле һәм татар әдәбиятын предмет буларак өйрәнә. Күршедәге рус авылыннан килүчеләр генә икенче чит телне – алман телен үзләштерәләр.

"2014 елга кадәр туган телләрен өйрәнәсе килмәгән, яисә рус мәктәбеннән күчеп килгән балалар укымаучылар исемлегендә. Әлбәттә, алар арасында да кызыксынучылары бар. 7-8 сыйныфтагыларның бер-икесе татар телен өйрәнә башлады", ди Исмәгыйлова.

Гүзәлия Муллачанова "Ел укытучысы" бәйгесендә
Гүзәлия Муллачанова "Ел укытучысы" бәйгесендә



Гүзәлия Муллачанова Шыкча урта мәктәбендә ике дистә елдан артык татар теле һәм әдәбияты укыта.

"Авылда үзбәкләр, таҗиклар, руслар, әрмәннәр һәм башка милләтләр яшиләр. Алар татарлар белән бергә яшәгәнгә, телебез белән генә түгел, мәдәниятебез белән дә танышасылары килә. Шуңа да бик теләп, яратып татар теле һәм әдәбиятын өйрәнәләр. Өчәр сәгать татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыйбыз. Әле аңа өстәп класстан тыш чараларда да татар телен үзләштерәбез", ди Муллачанова.

5нче сыйныфта укучы үзбәк Хоселбек Базоров: "Татар телен дусларым белән сөйләшер өчен өйрәнәм. Ул телдә укыйм, шигырьләр ятлыйм, җырлыйм. Телләрне күбрәк белгән саен белемем генә арта дип уйлыйм", ди.

Матлап Амонов татар теле дәресендә
Матлап Амонов татар теле дәресендә



Шыкча мәктәбендә укучы таҗик Матлап Амонов да татар телен теләп өйрәнүен әйтә, аны җиңел тел дип саный.

Төмән өлкәсендә бүген 50 этномәдәни мәктәп бар, 13830 баланың 4104е (29,7 проценты) генә татар телен фән буларак өйрәнә. 5727 укучы исә сыйныфтан тыш сәгатьләрдә генә татар теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныша. Быел күп кенә этнәмәдәни мәктәпләр урыс мәктәпләренең филиалы итеп үзгәртелде.

1990нчы еллар башында Төмән өлкәсендә татар теле укытылган мәктәпләр саны 118 булса, 2002 елларда йөз тирәсенә кала. Соңрак оптимальләштерү сылтавы белән күпләгән татар мәктәпләре бер-бер артлы ябыла башлый.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG