Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Православие мәдәнияте" дәресләре – мәдәният түгел, көчләп чукындыру"


Белгечләр Русия мәктәпләрендә 1-11 сыйныфларга "Православие мәдәнияте" дәресе кертү "россиян" милләте ясауга чираттагы адым, көчләп чукындыру, татар теле дәресләрен киметергә дә мөмкин дип белдерә.

Русия мәктәпләрендә 1-11нче сыйныфларда "Православие мәдәнияте" дәресләрен кертү мәсьәләсе куера. Мәгълүмат чараларында әлеге проектның яңартылуы һәм тавыш бирү өчен мәктәп програмнары төзү белән шөгыльләнүче Федераль укыту-методик берләшмә (УМО) әгъзаларына җибәрелгәнлеге белдерелде. Берләшмә әгъзалары 30 ноябрьдән дә соңга калмый әлеге проектны хуплап, йә булмаса, каршы тавыш бирергә тиеш иде.

29 ноябрь Русия мәгариф академиясе президенты Людмила Вербицкая, күрәсең, мәгълүмат чараларында зур шау-шу туу сәбәпле, "анкеталар тавыш бирү өчен ашыгып җибәрелгән" дип белдерде. Аның сүзләренчә, янәсе, урынбасары Виктор Басюк әзер булмаган проектны үз белдеге белән укыту-мәгариф берләшмә әгъзаларына тараткан. Вербицкая бу проектның эшләнеп бетәчәген һәм яңадан тавыш бирүгә чыгарыласын кире какмый.

Урыс православ чиркәве вәкиле шау-шудан соң, үз чиратында, мәктәпләрдә "Православие мәдәнияте"н укыту мәҗбүри булмаячак дип белдерде.

"Православие мәдәнияте" дәресләрен мәктәпләргә кертү өчен әзерләнгән беренче проект җәен белгечләр тарафыннан кире кагылган иде.

Әгәр укыту-методик берләшмә хупласа, мәктәпләргә 1-11нче сыйныфларда әлеге фәнне җәдвәлгә кертегез дигән федераль дәрәҗәдәге методик тәкъдимнәр җибәрелергә мөмкин. Әлеге проект Русия мәгариф министрлыгы һәм төбәкләрдәге епархияләр тәкъдиме белән әзерләнде дип белдерелә.

Сhange.org сайтында "Православие мәдәнияте нигезләре", һәм шулай ук балаларга дини карашларны тагучы теләсә нинди фәнне укытуны тыярга дигән петиция имзалау дәвам итә. 30 ноябрь Казан вакыты белән 17 сәгатькә таләпне 46 800 кеше имзалаган иде.

Әлегә Русия мәктәпләрендә 4нче сыйныфта "Диннәр мәдәнияте нигезләре һәм дөньяви әхлак" фәне укытыла. Ата-аналар теләге белән әлеге фәннең "Дөньяви әхлак", "Дөнья диннәре мәдәниятләре", "Православие", "Ислам", "Буддизм", "Иудаизм" өлешләре сайлап алынды.

"Бу мәсьәлә Татарстанда җентекләп тикшереләчәк"

Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Азатлыкка эшләр җитдигә китсә, "Православие мәдәнияте"н мәктәпләргә кертә башласалар, республика үз сүзен әйтәчәк дип белдерде.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

“Бу милли республикалар өчен бик четрекле мәсьәлә. Без (Татарстан) күпмилләтле һәм күпдинле республика. Шуңа күрә, бу мәсьәлә бездә бик тә җентекләп тикшереләчәк. Без аны болай гына уздырып җибәрергә җыенмыйбыз”, ди Вәлиев.

"Урыстан кала башка милләтләрнең дине белән исәпләшмиләр"

Башкорт дәүләт университетының Тарих факультеты профессоры Марат Колшәрипов Русиядәге мәктәпләргә 1-11нче сыйныфка кадәр "Православ мәдәнияте" дәресләрен кертү Мәскәү алып барган "россиян" милләте, бердәм русияле ясауның чираттагы адымы булачак дип белдерә.

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

"Православие мәдәнияте"н генә укыту ул урыс булмаган халыкларга юнәлтелгән сәясәт икәнлеге көн кебек ачык күренә. Аларның Русия президенты Валадимир Путин хуплаган бердәм русияле милләт ясау проекты бар. Дин – җитди әйбер. Мөселманнар үз динен ташламаса, үз теленә дә тугры кала. "Православие мәдәнияте" дәресләрен кертү –бала-чагаларны мәктәп елларыннан ук православ дингә кертү өчен уйланылган адым ул. Мин православ балалардан тыш мөселман балаларына бу дәресне укытуны хуплый алмыйм. Бу хәл милли мәсьәләдә бөтенләй читкә тайпылуны, урыстан кала башка милләтләрнең дине, теле һәм рухи байлыклары белән исәпләшергә теләмәүне аңлата", ди Колшәрипов.

Аның сүзләренчә, Башкортстандагы хакимияттәгеләр дә, парламентта утыручылар да республикадан Русия Думасына сайланган депутатлар да "Првославие мәдәнияте"н кертүгә каршы төшмәячәк.

"Депутатлар барсы да үз урыннары өчен куркып утыра. Аларның хәле яхшы. Иң башта бу хәлгә безнең Башкортстаннан булган депутатлар каршы чыгарга тиеш. Бу хәлдә бөтен өмет милли оешмаларга гына кала инде", ди Колшәрипов.

"Русиянең идеясе юк, хәзер христиан идеясен кертмәкче булалар"

Киров мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиулла мәктәпләрдә "Православие мәдәнияте" дәресләре кертүне көчләп чукындыру дип бәяли. Аның сүзләренчә, чиркәү чаңының, православие кануннарын өйрәнүнең мәдәнияткә бер катнашы да юк. Ул Татарстандагы дин әһелләре бу фәнне кертүгә каршы булып күтәрелмәячәк дигән фикердә.

Зөфәр Галиулла
Зөфәр Галиулла

"Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да берни әйтмәячәк. Аларның теле тегеләргә карап кына селкенә. Рөхсәт булса, әйтәләр, рөхсәт булмаса, әйтмиләр. Конституциядә дин дәүләттән аерылган дип язылган икән, шулай булырга тиеш. Чиркәү мәктәпләрендә укытсыннар, без дә мәчетләрдә укытабыз. Ләкин мәктәптә андый әйберләрне көчләп укытырга ярамый. Бу – көчләп укыту, ул мәктәп програмына керә. Син телисеңме, теләмисеңме, укырга тиеш буласың. Ә диндә көчләү юк, бу – диннең төп кануны.

Русиянең идеясе, фикере юк бит, шуңа күрә хәзер христиан идеясен кертмәкче булалар. Безне, мөселман татарларны инде биш гасыр буе, Казан ханлыгы алынганнан бирле изеп киләләр. Казан ханлыгын алу ул тәре явы иде. Ләкин без биш гасыр буе чыдап калдык. Ә христиан динендәгеләр бит Октябрь түнтәрелешеннән соң үзләре бөтен чиркәүләрен җимереп бетерделәр. Ә хәзер инде күтәрмәкче булалар, ди Галиулла.

"Киң җәмәгатьчелек тә бу мәсьәлә турында фикер алышырга тиеш"

Татарстан мөфтие урынбасары, Русия ислам институты (РИУ) ректоры Рәфик Мөхәммәтшин мәктәпләргә "Православие мәдәнияте" дәресләре генә кертелүгә шик белдерә. Ул әлеге проектка карата сүз "Диннәр мәдәнияте нигезләре һәм дөньяви әхлак" фәне турында барырга тиеш дигән фикердә.

Рәфик Мөхәммәтшин
Рәфик Мөхәммәтшин

"Урыс православ чиркәве тарафыннан да "Диннәр мәдәнияте нигезләре һәм дөньяви әхлак" фәнен 1нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр кертү турында сүз булды. Башка диннәрне дә 11нче сыйныфка кадәр кертү дип аңладым мин аны. Дөньяви дәүләттә "Православие мәдәнияте"н генә кертү каралыр дип уйламыйм, булырга да мөмкин түгел. Хәзер бу фән 4нче сыйныфларга укытыла һәм чиркәү аны 11нче сыйныфка кадәр укыту мәсьәләсен күтәргән иде. Мәктәпләргә бер генә динне кертү җитди каралыр дип уйламыйм", ди Мөхәммәтшин.

Аның фикеренчә, "Диннәр мәдәнияте" 11нче сыйныфка кадәр кертелә икән, башка фәннәр кимиячәк һәм бу хәл татар телен укытуга да тискәре йогынты ясарга мөмкин.

"1нчедән 11нчегә кадәр яңа фән кертелгәндә балаларга дәресләр санын арттырып булмый, нинди дә булса фәннәрне киметү мәсьәләсе килеп туачак. Белгечләр дә бу проблемны күтәрә. Ниндидер фәннәр киметелә икән, ул фәннәренең укыту програмнарын да үзгәртергә кирәк булачак. Бу бик тә катлаулы проблем, карар кабул итеп кенә кертеп җибәрелә торган хәл түгел дип уйлыйм мин. Киң җәмәгатьчелек тә бу мәсьәлә турында фикер алышырга тиеш.

Әгәр бу фән кертелә кала икән, бездә, Татарстанда татар телен күп укыталар, әнә шуның хисабына киметергә кирәк дигән фикер дә күтәрелү мөмкин. Бу фәнне кертү астыртын гына кертелә торган әйбер түгел. Аңа җитди карау кирәк. Киң җәмәгатьчелек тарафыннан фикер алышу булыр дип уйлыйм мин", ди Мөхәммәтшин.

Рөстәм Батров
Рөстәм Батров

Азатлык "Православие мәдәнияте"н мәктәпләргә кертү мәсьәләсендә Татарстан мөселманнары диния идарәсенең фикерен белү өчен республика мөфтие урынбасары Рөстәм Батровка да шалтыраткан иде, әмма сорауны бирә башлау белән үк ул телефонын сүндереп куйды.

XS
SM
MD
LG