Accessibility links

"Россиян" милләтен әвәләү эше бара: төшенчәләр сүзлеге инде әзер


"Россиян" милләтен булдыру тәкъдиме 2016 елның 31 октябрендә Әстерханда Русия президенты Владимир Путин җитәкчелегендә үткәрелгән милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында күтәрелде

Русиядә милли сәясәт өлкәсенә бәйле терминнар сүзлеге эшләнгән. Ул "россиян" милләте турында канун булдыруда кулланылачак.

Узган ел Русия президенты Владимир Путин катнашында Әстерханда милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында бердәм "россиян" милләте турында канун булдыру хакында сүз чыкканнан соң, моңа каршы килүчеләр дә булды. Шуңа Русия этнология һәм антропология институты мөдире академик Валерий Тишков әлеге "россиян" милләте турындагы канун урынына "Милли сәясәт нигезләре турында" канун әзерләнәчәген әйткән иде. Әлеге канун өлгесе концепциясен әзерләүче эшче төркем җитәкчесе дә булып торган Тишков бу уңайдан милли сәясәт өлкәсендә төп төшенчәләр кергән терминнар сүзлеген эшләнүен әйтте. “Известия” басмасы язуынча, әлеге сүзлек шартлы рәвештә "бердәм "россиян" милләте кануны" дип аталган документны эшләүдә ярдәм итәчәк.

25 апрель көнне Мәскәүдә Русия фәннәр академиясе каршында оешкан “Милләтнең үзбилгеләнү проблемнары һәм милләтара мөнәсәбәтләр шурасы”ның беренче утырышында шул сүзлек турында сүз барды. Әлеге шураны булдыру тәкъдиме белән Тишков Әстерхандагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында чыккан иде. Ул моны фән кешеләре арасында дәүләтнең милли стратегиясе турында бердәм фикер булмау белән аңлатты.

Сүзлектә "россиян" милләте этник түгел, ә сәяси бергәлек дип сурәтләнә

Шурага 66 кеше кергән. Татарстанны анда дүрт кеше вәкиллек итә: КФУдан – сәясәт белгече Мидхәт Фарукшин, социолог Лилия Низамова, тарихчы Вадим Козлов һәм Казан энергетика университеты профессоры Наил Мөхәррәмов.

Шураның беренче утырышында катнашкан Лилия Низамова Азатлыкка әйтүенчә, ул күбрәк оештыру мәсьәләләренә багышланган.

“Этникара мөнәсәбәтләргә аерым игътибар кирәк дип әйтелде, чөнки элек Русия фәннәр академиясе каршында мондый махсус шура юк иде”, диде ул.

Низамова шураны ике рәистәш җитәкләвен сөйләде - Валерий Тишков үзе һәм Русия фәннәр академиясе академигы, юрист Талия Хабриева. Шурага этнологлардан тыш, юристлар, хокукчылар, социолингвистлар, социологлар, сәясәт белгечләре дә кергән.

Низамова "россиян" милләте хакында да сүз булуын әйтте. Терминнар аппараты нәкъ шул россиян милләте кануны дип аталган норматив хокукый документ булдыру өчен эшләнүен әйтте. Ул бу канун турында утырышта төрле фикерләр яңгыравын белдерде.

“Каршы фикерләр дә яңгырады, әмма бернинди дә карарлар кабул ителмәде. Бу бары тик фикер алышу гына булды”, диде ул.

Шура утырышында Мәскәү һәм Петербурдан тыш, Кабарда-Балкар фәнни үзәге, Чуаш дәүләт университеты, Удмурт тарих, тел һәм әдәбият институтыннан, ягъни милли республикалардан вәкилләр булган.

Наил Мөхәррәмов
Наил Мөхәррәмов

Наил Мөхәррәмов Азатлыкка әйтүенчә, милли сәясәт терминнары сүзлеген тагын да тулыландыру кирәклеге әйтелгән.

"Анда күбрәк фән турында сөйләштеләр, сәясәткә кагылмадылар", диде ул.

Низамова да сүзлекнең кечкенә булуын белдерде.

“Анда милләт, милли федераль автономия, җирле автономия, асаба халыклар, ассимиляция, ксенофобия, милләтчелек, милли дәүләт кебек сүзләр кергән. Әмма төрле өлкәдә эшләүчеләр бу сүзләргә төрле эчтәлек бирә”, диде Низамова.

Мисал өчен Русия Конституциясе "Русия Федерациясенең күпмилләтле халкы" сүзеннән башланса да, кайвыкыт аның мәгънәсе тирәсендә дә дискуссия туа.

Дәүләтнең милли сәясәте (милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге дәүләт сәясәте) – Русия Федерациясе халыклары һәм ватандашларының этномәдәни үсеш, милләтара мөнәсәбәтләрне җайлау һәм шуның нигезендә Русия Федерациясенең күпмилләтле халкы (“россиян” милләте) бердәмлеген булдыру нисбәтеннән конституцион хокукларны тәэмин итү өчен дәүләт хакимияте, җирле үзидарә, ватандашлар җәмгыяте институты оешмаларының максатчан гамәлләр системасы.

Русия Федерациясенең күпмилләтле халкы – Гомум дәүләт бердәмлеге, гомум ихтыяҗлар, тарихи-мәдәни кыйммәтләр белән укмашкан һәм үзләрен “россиян” милләтенә кертүче төрле милләттәге Русия федерациясе ватандашлары бергәлеге.

“Россиян” милләте (Российская нация) – Тарихи Русия дәүләтчелеге нигезендә укмашкан милләтенә һәм диненә карамастан тигез хокукка ия гражданнар-сәяси берлеге.

Халык – 1. Ватандашлыкка тиң буларак (Русия халкы, россияннар), 2. Этник бергәлек буларак (милләт), шул исәптән Русия федерациясенең азсанлы асаба халкы, 3. Кешеләрнең бергә җыелуы.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG