Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:45

Талия Хәбриева туган көненә Сергей Нарышкин, Андрей Фурсенко, Александр Коновалов кебек эре түрәләр килде.

Сишәмбе кичендә Мәскәү үзәгендәге Президент-отель бинасында Талия Хәбриеваның туган көне уңаеннан мәҗлес үткәрелде. Чибәр, уңган һәм укымышлы Талия ханымны котларга Русия президенты администрациясе җитәкчесе Сергей Нарышкин, Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, Русиянең юстиция министры Александр Коновалов, башка федераль министрлык вәкилләре, дәүләт Думасы һәм федерация Шурасы рәисләренең котлауларын җиткерүче зур чиновниклар, депутатлар, сенаторлар, шулай ук Татарстан премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин һәм башкалар килгән иде.

Киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган Талия Хәбриевага шундый зур игътибар бирелү сәбәбе нидә соң? Ни өчен Талия Ярулла кызы Хәбриева шул кадәр мәтәбәле бинада 50 яшьлек юбилеен үткәрә һәм Русия президенты Медведев аңа «Ватан алдында хезмәтләре өчен» орденын тапшыра? Аны Федераль турәләр, галимнәр, идарә аппараты вәкилләре шул кадәр ярата икән, моның сәбәпләре булырга тиеш. Тагын шундый сораулар туа: кем соң ул Талия Хәбриева? Ул Мәскәүгә ничек барып чыккан? Татарстанга, татар халкына мөнәсәбәте ничек аның? Һәм, әлбәттә, нинди юллар белән карьера ясап, ничек уңышка ирешкән ул Талия?

Ул 1958 елнын 10 июнендә Казанда туып, 1980 елда КДУ ның хокук факультетын тәмамлаган. Аннан аспирантурада укыган, университетның дәүләтара һәм хокук кафедрасы доценты булган. Андый аспирантлар, доцентлар һәм хәтта профессорлар Казанда буа буарлык. Ә Талия ханым берәү.

Суверенитет яулау, Татарстанның мөстәкыйльлек декларациясен кабул итү, референдум үткәрү, кызу-кызу бәхәсләр аша республиканың Конституциясен һәм башка кануннарны кабул итү әле кичә генә булган хәлләр. Шул чакта Дәүләт Шурасы утырышларына йөргән яки телевизор аша караган кешеләр Талияне хәтерлидер. Берәр канун турындагы бәхәсләр һәм сәяси каршылык куерып китсә, Талия парламент башлыгы тәкъдиме буенча хокукый аңлатма бирә иде. Ни өчен бу канунны үткәреп була, ә икенчесен һич кенә дә үткәрергә ярамый, яисә нинди матдәны ничек аңларга? Шул вакытта парламент залының беренче рәтләрендә утыручы яшь һәм чибәр хатын-кыз микрофоннан яки мөнбәр артыннан аңлатма бирә дә, кире урынына барып утыра. Канун проектларын әзерләгәндә төзәтүләр кертә өстәмәләр ясый.

Гадәти һәм эч пошыргыч бу шөгыльне карап торырга да, башкарырга да кызык түгел кебек. Әмма Татарстан үз юлыннан барганда федераль кануннарны да үтәп, республика мәнфәгатьләрен дә кайгыртып, дөрес сукмак салу өчен бик тирән акыл һәм хокукый фикерләү кирәк. Республика җитәкчеләре үз карарларын нәкъ менә шундый хокукчылар белән киңәшеп кабул иттеләр.


Татарстанның шул вакыттагы сәламәтлек саклау министры Рамил Хәбриев белән, әйтергә кирәк ул вакытта министрлар да депутат була иде, һәм хокукчы-консультант Талия, күрәсең, парламенттта документлар өстендә озаграк эшләп, мәхәббәт ялкынына дучар булганнар. Йөрәккә каршы бер нишләп булмый. Министр белән хокукчы-доцент гаилә корып, Мәскәүгә киттеләр. Рамил Русиянең сәламәтлек саклау министрлыгында зур җитәкче булды, ә Талия Русиянең фәннәр академиясенең дәүләт һәм хокук институтында эшли.

Ике елдан соң Русиянең Федерация һәм милләтләр эшләре буенча министрының урынбасары булып, әлеге министрлык ябылганчы, шунда эшләде. Ул Русия президентының кеше хокуклары буенча комиссиясе әгъзасы, 50ләп фәнни хезмәт авторы, Русия Конституциясенең мәгънәсен аңлату буенча докторлык диссертациясен яклаган, Русиянең парламент хокук белеме турында дәреслек тә чыгарган.

Талия Хәбриева Русия Конституциясенең тектсын, бик күп кануннарны, шул исәптән милли-мәдәни мөхтәрият турындагы истәлекле канунны әзерләүдә зур роль уйнаган. 2001елдан бирле ул Русия хөкүмәте каршындагы канунчылык һәм чагыштырма хокук гыйлеме институтының директоры булып тора. Бу институт Талия Хәбриева кулына бик авыл хәлдә килеп эләгә һәм хәзер абруйлы фәнни оешма булып санала. Административ реформалар, дәүләт корылышы буенча мөһим үзгәрешләр иң башта менә шушы институтта тикшерелә. Дәүләт машинасының күренми торган шөрепләрен боруда менә шушы татар хатыны катнаша.

Шул арада Талия ханым һәм аның ире Рамил бер ул һәм бер кыз үстерергә өлгергәннәр. Рамил Хәбриев дарулар чыгаруны тикшереп торучы федераль хезмәтне җитәкләде, хәзер хөкүмәт аппаратында эшли. Талиянең Русия хокукчылары берләшмәсенең үзәк шурасында эшләвен һәм диссертацияләрне яклый торган югары аттестация комиссиясенең әгъзасын булуын да әйтергә кирәк. Җитмәсә Париж-1 Пантион Сорбонна университетының профессоры булып та эшләп кайткан бу Казан кызы.

Казанда чакта, аннары соңгы 12 елда Мәскәүдә эшләү дәверендә Талия Хәбриева башкарган эшләр чамадан тыш күләмле. Менә шуңа күрә дә аның туган көнендә федераль хакимиятнең иң якты йолдызлары, дәүләт машинасының тәгәрмәчләрен сүтеп корып эшләтүче абзыйлар, чәчәкләр күтәреп Президент-отельга килгәннәр. Татарстанның хөкүмәт башлыгы урынбасары Талияне республика җитәкчелеге исеменнән котласа, Казан мэры Илсур Метшин, Чаллы башлыгы Илдар Халиков кебек үк, Талиядан университетның хокук факультетында сабак алганын оныта алмый икән.

Шулай ук бу бәйрәмгә элек университетта һәм Татарстан җитәкчелеге органнарында эшләгән сенатор Василий Лихачев, Русиянең мәдәният министры урынбасары булып эшләүче Андрей Бусыгин, җырчы Ринат Ибраһимов һәм башка бик күп Татарстанта туып үскән зур шәхесләр катнашкан.

Мондый зурлаулар хокук белеменең ни кадәр тансык һәм кирәкле корал икәнлеген күрсәтә. Президент Медведев үзенең төп коралы итеп канунчылыкны күтәргән чакта Талия башкарган гамәлләрнең бәясе арта. Хокук эшләрендә татарлар гомер-гомергә булдыклы саналган. Талиянең үрнәге тырыш һәм зирәк татар кызларына һәм егетләренә теләсә кайсы юнәлештә шундый уникаль нәтиҗәгә ирешү мөмкинлеген ачык күрсәтә.

Талия Хәбриеваның эшчәнлегенең татар халкы, Татарстан язмышына нинди тәэсир ясавын аерым өйрәнергә кирәк. Әмма аның карьерасы һәм тыйнак кына итеп зур гамәлләр кылуы, ил тәгәрмәчен әйләндерүдә катнашуы башкалар өчен гыйбрәт булып тора. Укып мулла, чукып карга булмассың, дигән иске гыйбәрәнең нәкъ киресен исбат итүче Талия Хәбриева татар милләтенең бер матур бизәге булып тора.

Аны искә алганда татарлар өчен горурланасың, бер нинди мескенлеккә, хокуксызлыкка урын калмый. Ә инде Талия кебекләрне ничек итеп милләт һәм республика эшләренә җәлеп итеп була - монысы бөтенләй башка тема.

XS
SM
MD
LG