Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Дәүләт шурасы башкача аталырга мөмкин


Татарстан парламенты утырышы
Татарстан парламенты утырышы

Русия Дәүләт шурасының вәкаләтләре киңәю сәбәпле, Татарстан Дәүләт шурасы үз атамасын югалта ала.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр керткәннән соң Татарстан дәүләт шурасы хәзерге атамасын саклап кала алмаячак дип искәртә Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Конституциягә үзгәрешләрне әзерли торган эшче төркем әгъзасы буларак аның утырышында катнашкан.

Владимир Путин тәкъдим иткәнчә, Русия Дәүләт шурасы "мөһим дәүләти сәяси функцияләр үтәячәк". Шул ук вакытта федераль канунда Русия субъектларының парламентлары федераль хакимият органнары исемнәрен белдергән сүзтезмәләр куллана алмый диелгән.

Мөхәммәтшин Русиядә алты төбәкнең Дәүләт шурасы дип аталганын искәрткән һәм бу мәсьәләне карарга кирәк дип белдергән.

Татарстан парламенты сәркатибе Лилия Маврина әйтүенчә, республика Дәүләт шурасы исемен алыштыру турында уйларга әле иртә, чөнки Русия Конституциясенә үзгәрешләр әле кертелмәгән. Маврина “Коммерсант” белән әңгәмәсендә Татарстан дәүләт шурасының бу атаманы калдыра алмаячагын раслаган.

Конституциягә үзгәрешләр әзерләүче эшче төркемнең киләсе утырышы 23 гыйнварга билгеләнгән.

15 гыйнвар Русия президенты Владимир Путин Русия Дәүләт шурасы статусын Конституциядә беркетеп куярга тәкъдим итте. Бу орган тышкы һәм эчке сәясәт мәсьәләләрен караячак.

Конституциягә үзгәрешләрне әзерләү өчен Путин махсус эшче төркем булдырды. Эшче төркемгә Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә керде.

XS
SM
MD
LG