Accessibility links

Русия Конституциясен үзгәртү эшендә Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашачак


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан парламенты рәисе махсус эшче төркемгә кертелгән.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Русия Конституциясен үзгәртү өчен төзелгән эшче төркемгә кертелгән. Эшче төркем исемлеге Русия президенты Владимир Путин карарында расланган. Тулы исемлек президент сайтында урнаштырылган.

Эшче төркемгә 70тән артык кеше керә. Татарстаннан исемлеккә шулай ук Казан федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы җитәкчесе Евгений Солтанов та кергән. Мөхәммәтшин һәм Солтанов фамилияләре каршында "килешү нигезендә" дигән тамга куелган, әлегә Татарстан парламенты һәм КФУ моңа бәйле аңлатмалар бирмәде.

15 гыйнвар көнне Владимир Путин Федерация җыенына еллык юлламасында Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Аерым алганда, ул Русия парламентына киңрәк вәкаләтләр бирү, аерым дәүләт хезмәткәрләренә чит ил ватандашы булуны тыю, губернаторлар һәм дәүләт шурасының, Конституция мәхкәмәсенең ролен көчәйтү кебек тәкъдимнәр яңгыратты.

Азатлык сораштырган белгечләр конституциягә үзгәрешләр кертеп, Путинның парламенты көчәйтергә теләнен әйтә. "Бәлки, ул шунда (парламентта - Азатлык) утырып идарә дилбегәсен үз кулына күчерер. Мондый сценарийның да булуы ихтимал. Мәскәү Путинны хакимияттә калдыруның төрле юлларын эзли", дип саный Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов.

XS
SM
MD
LG