Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дмитрий Орешкин: "Республика статусы калыр, тик аны кулланып булмаячак"


Дмитрий Орешкин

Русия Конституциясенә тәкъдим ителгән үзгәрешләр милли республикаларга нинди йогынты ясаячак? Азатлык бу хакта берничә белгеч белән сөйләште. Бүген сәясәт белгече Дмитрий Орешкин фикерләрен тәкъдим итәбез.

15 гыйнвар Русия президенты Владимир Путин федераль җыенга еллык юлламасында Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Аерым алганда, ул Русия парламентына киңрәк вәкаләтләр бирү, дәүләт хезмәткәрләренә чит ил ватандашы булуны тыю, губернаторлар һәм Дәүләт шурасының, Конституция мәхкәмәсенең ролен көчәйтү кебек тәкъдимнәр яңгыратты.

20 гыйнвар Путин Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү хакында канун өлгесен Русия думасына тәкъдим итте. 22 гыйнварга кадәр төбәк башлыклары Конституциягә үзгәрешләр турындагы канун өлгесенә үз тәкъдимнәрен кертә ала иде. Русия Конституциясендәге үзгәрешләрнең милли республикаларга, аерым алганда Татарстан, Башкортстанга нинди йогынты ясаячагы турында сәясәт белгече Дмитрий Орешкин белән сөйләштек.

—​ Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү милли республикаларга нинди йогынты ясаячак? Татарстан белән Башкортстанны нәрсә көтә?

— Хакимият вертикаленең көчәюен һәм Кремль белән төбәк җитәкчеләре арасында мөнәсәбәтләрнең кырыслануын көтәргә кирәк. Мантыйк гади. Конституция дәрәҗәсендә шәһәрләр төбәкләргә буйсыначак. Совет моделе торгызыла. 1993 елгы Ельцин Конституциясе җирле үзидарәне дәүләт хакимиятеннән аерып чыгара иде. Шәһәрләр үз мэрын, авыллар үз шурасын, казаклар үз казагын сайлый алды – аларга дәүләтнең бернинди катнашы булмады. Путинның егерме еллык чорында да, Ельцин вакытында да губернатор белән шәһәр башлыгы арасында системлы рәвештә каршылыклар булды. Чөнки халыкның төп өлеше шәһәрдә яши: анда җитештерү, икътисад, акча.

Губернаторга җирле мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Ә шәһәр үз вәкаләтләре һәм акчалары белән бүлешергә теләмәде. Кремль губернатордан җавап сорады, ә губернаторның моңа кулы җитмәде. Шуңа да Архангельски өлкәсе губернаторы белән Архангельски шәһәре мэры, Свердлау өлкәсе белән Екатеринбур каршылыкта булды.

Унитаризмның көчәюе, федерализмның кысрыклануы һәм совет моделенә кайту

Егермеләп төбәктә каршылык күзәтелде. Бу бер яктан шәһәр халкының мәнфәгатьләрен якларга мөмкинлек бирде, икенче яктан, мэрлар үз мәсьәләләрен хәл итте, аларның яртысы җирле бандитлар иде. Хәзер моны бөтенләй бетерделәр. Шәһәр идарәсен дәүләт хакимиятенә буйсындырдылар. Чынлыкта совет моделен торгыздылар. Үзәк комитет, аның астында обком яки республика комитеты секретарьләре, аннары шәһәр комитетлары һәм иң аста райкомнар. Үзәк комитет обком секретареннән чәчү эшен оештыра алмадың, планны үтәмәдең дип сорый ала иде. Йә сине алыштыралар, йә сөрәләр иде. Путин менә шуны торгызды. Димәк, төбәк җитәкчеләренә карата аның кулында юанрак таяк булачак дигән сүз. Бетте, сезгә шәһәр буйсынмый дип әйтә алмыйсыз, сезгә бирелгән җир кисәге бар, анда 3-5 млн кеше яши, аларның һәрберсе өчен син җавап тотасың, ди ул. Унитаризмның көчәюе, федерализмның кысрыклануы һәм совет моделенә кайту.

—​ Әлегә Русия Конституциясендә милли республикалар дәүләт буларак язылган. Аларның үз Конституциясе, үз кануннары бар. Алга таба кануни яктан төбәкләрнең статусын киметүне көтәргә кирәкме?

Татарстанга статусы белән файдаланырга мөмкинлек бирмәячәкләр

— Юк. Путин бик сак кеше. Кануннарны ул бик кирәк булган очракта гына үзгәртә. Бу аңа нәрсәгә кирәк? Болай да республикаларның статусын киметте ул. Татарстан белән Мәскәү арасында шартнамә бар иде, хәзер ул бетте. Шул ук вакытта Татарстанга үз Конституциясе, гимны, дәүләт статусы белән яшәргә беркем комачауламый. Ләкин бу статус белән Татарстанга файдаланырга мөмкинлек бирмәячәкләр. Башка сәяси вазгыять. Моны Конституциядә беркетү мәҗбүри түгел.

Путинда ресурслар, шул исәптән, куәт ресурсы җитәрлек. Ул үз вакытында Миңтимер Шәймиев (Татарстанның элекке президенты), Юрий Лужков (Мәскәүнең элекке мэры) тарафыннан каршылык тойды. Бернинди юридик нормаларны үзгәртмичә, басымны көчәйтеп, аларны кысаларга кертте. Барысын да йомшак итеп эшләде. Сталин кебек атып үтермәде, сөрмәде. Ельцин чорындагы көчле төбәк җитәкчеләре – Шәймиев, Рәхимов, Лужков, Лебедь, Аушев – андыйлар хәзер бөтенләй юк. Алар сыйныф буларак юкка чыгарылды. Шуңа да аңа юридик нормативларны үзгәртүнең кирәге юк. Конституциядә хәрефләрне алыштырып, нәрсәгә республика һәм милли җәмәгатьчелекнең ачуын чыгарсын ул?

—​ Русия кануннарының халыкара нормалардан өстенлекле булуы урыс булмаган халыклар өчен куркыныч тудырамы? Русия халыклары хокукын кысрыклау дәвам итсә, беркемгә шикаять итә алмаячак дигән сүзме?

— Әлбәттә. Дөрес, Путин азчылык халыкларга югары уку йортларына керү өчен бюджет урыннары бүлеп бирде. Шунда белем алып, аннан эшкә билгеләячәкләр. Бер яктан, бу бик һуманлы эш кебек. Икенче яктан, мин андый кешеләрне беләм, алар белән укыдым. Алар тырышып укымады, чөнки җирле түрәләрнең балалары иде. Алар барыбер укып бетерәчәген, аннан эшкә урнашачагын белә. Эш башкада – элек Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итеп булса, хәзер мондый мөмкинлек юкка чыга диярлек. Чөнки моны Валерий Зорькин (Русияең Конституция мәхкәмәсе рәисе) хәл итәчәк. Конституция нормаларына каршы килмәсә генә халыкара мәхкәмә карарлары үтәлә дип язылган. Ә нәрсә ул Конституция нормалары – аны Зорькин ничек кирәк, шулай хәл итәчәк.

—​ Русия президенты соравы белән Конституция мәхкәмәсе канун өлгеләрен тикшерә алачак. Бу республика кануннарына ни дәрәҗәдә кагыла ала? Аларны кире кага алачаклармы?

— Әйе, әлбәттә. Әгәр республика парламенты берәр канун кабул итте икән, ул шундук Русия Конституциясе мәхкәмәсенең тикшерү объектына әверелә. Сүз Татарстан Конституциясе мәхкәмәсе турында бармый. Ул Путинга кирәкле карар кабул итәчәк. Әгәр дә берәр төбәк Путинга ошамаган канун өлгесе кабул итә икән, аны Конституция мәхкәмәсе туктатачак. Ягъни президентка вето хокукы белән эш итәргә туры килмәячәк, ул канунны мәхкәмә уздырмаячак кына.

—​ Татарстан бүген президент атамасын саклап кала алган бердәнбер республика. Татарстан бу исемнән мәхрүм ителерме?

Миңнеханов чынлыкта президентмы? Шәймиев белән чагыштырганда, алар төрле югарылыкта

— Бу Татарстан халкының тормышын җиңеләйтәме? Бәлки, әйедер. Горурланып буладыр. Чынлыкта Миңнеханов президентмы? Шәймиев белән чагыштырганда, алар төрле югарылыкта. Үпкәләмәсеннәр. Миңнехановның куллары нык бәйләнгән. Бу күп еллар дәвамында әкренләп эшләнде. Моны кычкырып, Конституцияне үзгәртеп эшләмиләр. Киресенчә, төбәк җитәкчеләренең статусы күтәрелде диячәкләр. Путин хәзер дәүләт шурасы оештыра, анда төбәк җитәкчеләре әгъза булачак диярләр.

—​ Дәүләт шурасы төбәкләр өчен нинди роль уйнаячак?

— Путин cовет идарәсен кайтара. Төбәк җитәкчеләре кызыл линияне чыкканчы үз җирләрендә тулы хокуклы башлык булачак. Ләкин аларны аларга буйсынмый торган прокуратура, ФСБ, армия, эчке эшләр министрлыгы күзәтеп торачак. Алар кулында хакимият булса да, мөмкинлекләре аз.

Путин үзенә пенсия мендәре әзерли дип уйлыйм

Дәүләт шурасы Конституциягә кертелә торган мөһим әйберләрнең берсе. Президент аны оештыра, эчке һәм тышкы сәясәтне билгели, Дәүләт думасы, Федерация шурасы, иминлек шурасын берләштерә. Президент оештыра, ләкин аның белән Путин идарә итә. Чынлыкта Путин президент өстендә була. Бу шул ук КПССның Үзәк комитеты инде. Обком секретарьләре, ягъни төбәк җитәкчеләре елга ике тапкыр пленумга җыела, хисап тыңлыйлар, алкышлыйлар һәм дусларча фирканең карарларын үтәргә дип кире өйләренә кайтып китәләр иде. Путин үзенә пенсия мендәре әзерли дип уйлыйм. Илкүләм юлбашчы кебек, Казакъстанның элекке президенты Нурсолтан Назарбаевка бирелгән титул. Дөресрәге, аятолла кебек. Иранда рухи башлык һәм сайлана, ләкин аңа буйсына торган президент бар. Аятолланы беркем сайламый.

—​ Прокурорлар турында сүз чыккач. Конституциядә прокурорларның федераль үзәктән билгеләнеп куюы төбәкләргә нинди йогынты ясаячак?

— Губернаторларга зур җаваплылык һәм аз вәкаләтләр бирелә. Бу тискәре йогынты ясаячак.

—​ Төбәкләрнең финанс хәле нинди булыр дип уйлыйсыз? Татарстан керемнәрен, салымнарын тагын да күбрәк алуны көтәргә кирәкме?

— Анда алырлык әйбер дә калмады бугай инде. Салымнарның 62 проценты федераль үзәккә, 38е төбәктә кала. Монда гап-гади принцип: төбәкләр бай булырга тиеш түгел. Алар икътисади яктан федераль үзәккә бәйле булырга тиеш. Татарстан бу очракта искәрмә әле. Чөнки ул донор төбәк. Ул федераль үзәктән теге-йә бу дәрәҗәдә бәйле. 12-14 төбәктән кала, калганнары барысы да дотацияләргә бәйле. Бер яктан, бу икътисади яктан нәтиҗәле түгел, чөнки алар үсеш алмый. Икенче яктан, төбәкләр тулысынча Кремльгә бәйле була. Әгәр берәр төбәк үзен начар тотса, аның белән талашып та ятмаячаклар. Әйтик, Хакасия башлыгы итеп Коноваловны куялар ди. Аның халык алдында абруен төшерер өчен төрле кыенлыклар тудырачаклар. Минемчә, ул үзе дә уңышсызлыкка очраячак, чөнки ул коммунистик кыйммәтләр тарафдары. Шуннан нәрсә? Кемне, нинди фамилияле кешене сайлаулары мөһим түгел. Чөнки ул тулысынча Кремльгә бәйле.

Төбәкләр бит суверен дәүләт түгел. Аларны икътисади яктан буу берни тормый

Владимир өлкәсендә коммунистны сайладылар ди. Шуннан соң тормышны тагын да начарайтачаклар. Чөнки әгәр кеше үз сәясәтен алып барырга тели икән, аңа шундук финансларны кисәчәкләр. Трамп компромат алыр өчен Украинага басым ясаган кебек. Ләкин монда тагын да тупасрак, ачыграк итеп эшләячәкләр. Төбәкләр бит суверен дәүләт түгел. Икътисади яктан аларны буу берни тормый. Шуңа да төбәкләрнең хәле яхшырачагына бернинди өмет юк.

Мөстәкыйль, бай, үзен үзе туендыручы төбәк – ул бит мөстәкыйль сәясәт башлый. Алар өчен хәзер Мәскәү белән Петербур баш баләсе булып тора. Төп протестлар анда бара. Халкы белемле, бай, мөстәкыйль. Һәм тавыш бирү нәтиҗәләрен дә болай гына санап булмый, чөнки кешеләр урамга чыга. Ә Чечняда, шул ук Татарстанда, әгәр сайлау нәтиҗәләрен ясарга кирәк икән, кирәгенчә ясыйлар. Бәлки, Казанда кемдер протест белдерәдер дә, ләкин мин моңа бик нык шикләнәм. Михайлов тибындагы берәр яхшы эксперт соңыннан бу турыда текст язачак. Бу бит бернәрсәне дә үзгәртми. Төбәк белемлерәк булган саен, аның белән эшләү авыррак. Татарстан Шәймиев вакытында да, аннары да Кремльгә зур кыенлыклар тудырды. Казан да, Уфа да кыенлыклар тудырып тора. Кечкенә шәһәрләр белән идарә итү күпкә җайлырак. Россель, Лужков белән килешү авыр иде. Бу механизм эшли.

—​ Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үз вазифасында калыр дип уйлыйсызмы? Быел Татарстанда сайлау елы.

— Путинга кадрлар сәясәтендә көтелмәгәнлек хас. Беркем дә Михаил Мишустин премьер булыр дип көтмәде. Үз вакытында Фрадков белән шулай булды. Путин һәм мөгаен, Кириенкодан кала, беркемгә берни билгеле түгел. Миңнехановка әлегә бернинди альтернатива да юк дип аңлыйм. Һәм мин Миңнехановның Кремльгә проблемнар тудыруын да күрмим. Эшләгән әйберне нәрсәгә үзгәртергә? Путин билгесезлекне яратмый. Миңнеханов начар да, яхшы да түгел. Татарстанда күптән булганым юк. Кремль өчен алар үз вазифаларын үтиләр. Көчле ризасызлык белдерми, үзен тыйнак итеп күрсәтә. Аның алмашы да шундый ук булачак дигән сүз түгел. Үзгәрешләр башларга теләсәләр, башка кешене тартырлар иде. Ул планда булса, сез ул кешене инде белер идегез. Чөнки сайлауга бер елдан азрак вакыт калды. Яңа кешегә кереп китәргә ике-өч ай вакыт кирәк. Җәй көне бөтенесе йоклый, димәк, яңа кешегә гыйнвардан майга кадәр актив эшләргә кирәк. Ул кешене телевизордан күрсәтерләр һәм башкача танытырлар иде. Мин мондый әйберләр күрмим.

Путин Русия Конституциясен ничек үзгәртергә җыена

  • Русия кануннары халыкара хокуктан мөһимрәк саналырга тиеш

Бу үзгәрешләр арасында иң яңгырашлысы.Канун өлгесендә әйтелгәнчә, "дәүләтара оешмаларның Русия Конституциясенә каршы килгән карарлары" Русиядә гамәлдә булмаячак. Ягъни, халыкара нормалар Русия Конституциясенә туры килгән очракта гына ил эчендә тормышка ашырыла ала.

  • Русия президенты вазифасында ике мөддәттән артык утыра алмаячак

Хәзерге Конституциядә "бер-бер артлы ике мөддәт" турында әйтелә. Путин 2000-2008 елларда ике мөддәт президент булганнан соң, 2012 елда янә президент вазифасына кереште. Яңа үзгәрешләр кертелгәч бу мөмкин булмаячак.

  • Конституциядә "Дәүләт шурасы" оешмасы барлыкка киләчәк

Русия Дәүләт шурасы хәзерге вакытта президент каршында киңәшләшү вазифасын гына башкара. Яңа үзгәрешләргә ярашлы, әлеге оешма киң вәкаләтләргә ия булачак: дәүләт оешмалары арасында мөнәсәбәт җайлау, Русиянең эчке һәм тышкы сәясәтененең төп юнәлешләрен билгеләү һәм башкалар. Ягъни, президентның кайбер вәкаләтләре шушы органга күчәргә мөмкин. Белгечләр фикеренчә, Путин аны киләчәктә үзе өчен әзерләве ихтимал, янәсе шул рәвешле ул хакимиятне үз кулында калдырырга тели.

  • Конституция мәхкәмәсе кечәйтеләчәк

Хәзерге Конституциягә күрә Конституция мәхкәмәсендә хөкемдарлар саны 19га җитә ала (хәзергә алар – 15). Үзгәртүләр кабул ителсә, хөкемдарлар саны 11 генә булачак. Хокук белгечләре бу мәхкәмәнең бәйсезлеген тәмам бетерә ала дип саный.

  • Түрәләрдә чит ил ватандашлыгы һәм яшәү рөхсәте булмаска тиеш

Аерым алганда, хөкемдарларда, төбәк башлыкларында, депутат һәм сенаторларда, хөкүмәт башлыгы һәм министрларда чит ил ватандашлыгы һәм чит илдә вакытлыча яшәү рөхсәте булмаска тиеш.

  • Русия президенты булу өчен шартлар кырысланачак

Тәкъдим ителгән үзгәрешләргә күрә, кайчандыр чит ил ватандашлыгы яки вакытлыча яшәү рөхсәтенә ия булган кеше президент була алмаячак. Шулай ук президент булырга теләгән кеше Русиядә кимендә 25 ел яшәргә тиеш була. Шул ук вакытта Кырымда туган һәм яшәгән кешеләр президентлыкка дәгъва итә ала. Әлеге үзгәрешләр Путинның төп оппонентлары, шул исәптән Алексей Навальныйга каршы кабул ителергә мөмкин.

  • Президент канунны җиңелрәк кире кага алачак

Яңа үзгәрешләргә күрә, президентның парламент белән низагы чыкса, аның җиңү ихтималы арта. Парламент аның ветосын (кабул ителгән канунны имзаламау) кире какса, ил башлыгы Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә ала. Мәхкәмә канунның Конституциягә каршы туры килүен таныса, президент канунны имзаламый ала. Шул ук вакытта, президентның мәхкәмә системына тәэсире арта.

  • Дәүләт думасы министрларны раслаячак

Хәзер Русия думасы премьер-министрны гына раслый, хөкүмәт әгъзаларын премьер-министр тәкъдиме белән Русия президентны билгели. Үзгәрешләр кабул ителсә, парламентта һәр министрны раслау хокукы булачак.

Моннан тыш үзгәрешләр арасында пенсияләрне мәҗбүри индексацияләү, Федерация шурасына хөкемдарларны вазифасыннан алу кебек тәкъдимнәр дә бар. Канун өлгесенең тулы тексты белән Дума сайтында танышып була.

фикерләр (6)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG