Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов: илдә федератив мөнәсәбәтләрнең саклануы зур әһәмияткә ия


Татарстан президенты республика халкын Русия Конституциясе көне белән котлап, аның "күпмилләтле Русия федерациясе халкы" сүзләре белән башланып китүен искәртте.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Русия Конституциясе көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгатендә илдә федератив мөнәсәбәтләрнең саклануы зур әһәмияткә ия булуын ассызыклаган.

"Федератив төзелеш принципларын билгеләүче, Русия федерациясе субъектларының статусын һәм тигезлеген ныгытучы, халыкларның туган телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерүгә гарантия бирүче маддәләре безнең өчен өстенлекле булып тора", диелгән мөрәҗәгатьтә.

Миңнеханов Татарстанның икътисади, социаль, мәгариф һәм фән, мәдәният һәм башка өлкәләрдә уңышларга ирешүен билгеләп узган. Шулай ук ул Татарстанның тормышында "республика тарафыннан тупланган бай дәүләт үсеше тәҗрибәсе" кулланылуын, быел Татарстан республикасының 100 еллыгы билгеләп үтеләчәген, республиканың статусы аның беренче Конституциясе белән беркетеп куелган булуын да әйткән.

1993 елның 12 декабрендә Русия конституциясе кабул ителгән. Илнең төп документы Русиянең федератив нигезләрен билгели. Соңгы елларда конституцияне үзгәртүгә өндәмәләр ешайды.

XS
SM
MD
LG