Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы рәисе кабат Конституцияне үзгәртергә тәкъдим итте


Вячеслав Володин
Вячеслав Володин

Русия Дәүләт думасы рәисе Вячеслав Володин парламентка ил Конституциясе текстын үзгәртергә һәм парламентка күбрәк вәкаләтләр бирергә тәкъдим итте.

Элегрәк Bloomberg агентлыгы Кремльдә президент вазифасы вәкаләтләре чыкканнан соң да ил белән контроль итүне Владимир Путин кулында калдыру өчен парламент вәкаләтләрен киңәйтү мөмкинлеге карала дип хәбәр иткән иде.

Вячеслав Володин идеяләре кергән мәкалә среда көнне Парламент газетында басылды. Ул чираттагы тапкыр Русия хөкүмәтен формалаштыруда Дәүләт думасы катнашсын дип тәкъдим итте. Апрельдә депутатларның Министрлар Кабинеты составын раслауга чын вәкаләтләре юк дип ул инде әлеге идея белән чыгыш ясаган иде. Володин аңа кадәр дә Конституциягә үзгәрешләр кертергә кирәклекне әйтте. Декабрьдә ул төп канун нигезләмәләренең “үз асылын югалтмауларын” тикшерергә тәкъдим итте.

Июль аенда Bloomberg агентлыгы 2024 елда Владимир Путинның президент вәкаләте вакыты чыкканнан соң хакимиятне аның кулында калдыру өчен Кремль Дәүләт думасы вәкаләтләрен киңәйтү мөмкинлеген карый дип язды. Басма мәгълүматларына күрә, Путин премьер-министр урынын алачак, президент вәкаләтләре шактый киселәчәк, ә Дәүләт думасы фирка исемлегеннән бармаучы депутатлар санын арттырачак.Язмада яңа план нигезендә премьер-министр Дәүләт думасы тарафыннан билгеләнәчәге турында әйтелми, әмма планның мантыйги ягыннан караганда бу үзеннән-үзе аңлашыла дип яза The Bell басмасы.

  • Вячеслав Володин Дәүләт думасын 2016нчы елдагы сайлаудан соң җитәкләде. Бу элек президент идарәсе башлыгы урынбасары булган Володинны түбәнгә төшерү дип бәяләнде.
  • Канун 2024 елда Владимир Путинга рәттән өченче тапкыр (барлыгы биш тапкыр) президент сайлавында катнашуны тыя. Экспертлар фикеренчә, Кремльдә бу канунны бозмыйча гына Путинны хакимияттә калдыру юлларын уйлыйлар.
XS
SM
MD
LG