Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рафаил Хәкимов: “Мәскәүгә таларга гына кирәк”


Рафаил Хәкимов

Татарстан Конституциясе үзгәртелсә дә, үкенечләр калмады ди Рафаил Хәкимов. Ул 90 елларда Татарстанга чит төбәкләрдән татарларны күпләп кайтартуга алынмаулары турында Азатлыкка сөйләде.

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Югары шурасы республика Конституциясен кабул итте. 27 ел эчендә төп канунга төрле һөҗүмнәр барды. Путин хакимияткә килгәч, Конституция Русия кануннары белән тәңгәлләштерелде, төп маддәләре алып атылды. Татарстанның төп кануны ничек кабул ителде, ул бүген ни дәрәҗәдә эшли? Нигә Татарстан җитәкчелеге читтә яшәгән татарларның республикага күпләп кайтуына каршы булган? Һәм Русия конституциясе үзгәртелсә, республиканың төп канунына нинди куркыныч яный?

Азатлык сәясәт белгече, тарихчы, 1991-2008 елларда Татарстан президентының сәяси киңәшчесе булып эшләгән Рафаил Хәкимов белән шул сораулар турында сөйләште. Татарстан Конституциясе үзгәртелсә дә, үкенү юк, ди Хәкимов. Ул шулай ук 1990 елларда Татарстан җитәкчелегенең чит төбәкләрдән татарларны күпләп кайтартуга алынмавы турында сөйләде.

— Татарстан Конституцияне кабул итәргә ике ел әзерләнде. Иң катлаулысы нәрсә булды һәм сезнең өчен иң төп маддә дип кайсысын атый аласыз?​

— Без Татарстан суверенлыгын игълан иткәч, аны кануннарга күчерергә кирәк иде. Мәскәүгә ул бик ошап бетмәде. Ул вакытта Русия Конституциясе иске иде. Алар 1993 елда гына кабул итте. Без шуны да истә тоттык. Кадерле маддәгә килгәндә, беренчесе дип уйлыйм. Татарстанның статусы турындагы һәм Мәскәү белән ике араны шартнамә хәл итә дигән өлеше.

— Хәзер шартнамә юк. Ләкин Татарстан Конституциясендә ул турыда маддә калды. Хокукый каршылык килеп тумыймы?

— Русиядә кануннар үзенчә, ә тормыш үзенчә бара. Шуңа моңа аптырыйсы түгел. Башка илләрдә дә шулай. Мәсәлән, Бавария бәйсез дәүләт дип язылган, ләкин Конституция нигезендә ул Германиягә керә.

— Татарстанның беренче Конституциясе бәйсез дәүләтләрнекенә охшаган, ди белгечләр. Мәскәү нинди фикер белдерде?

Мәскәүгә безнең эш ошамады

— Иң төп мәсьәлә – Мәскәү белән мөнәсәбәтләр булды. Ул үз Конституциясен язды, барысын да бер тәртипкә китерергә теләде. Аларга безнең эш ошамады, билгеле. Аннан мәхкәмәләрдә йөрдек.

— Татарстан Конституциясеннән шартнамә турында язылган өлешен алып атарга кирәк дигән тәкъдимнәр дә ишетелгән иде.

— Татарстан Конституциясендә шартнамә өлеше сакланып калырга тиеш. Хәзер Мәскәү тынычланды. Аннан аларның үз хәле дә яхшы түгел. Үзенең бүгенге вәзгыятьтән ничек чыгуы, бу проблемнарны ничек ерып чыгуы да билгесез.

— 2000нче еллардан соң Татарстан Конституциясен федераль кануннарга тәңгәлләштереп, зур үзгәрешләр кертелде. Нинди үкенечләр калды?

Мәскәүгә китә торган салымны киметә алсак, яхшы булыр иде

— Үкенечләр әллә ни юк. Татарстан үз тормышын хәл итеп киләме? Килә. Икътисадны үзебез корабыз. Мәскәүгә китә торган салымны киметә алсак, яхшы булыр иде.

— Ләкин башка шаукым күзәтелә: соңгы елларда салымның Татарстанда кала торган өлеше тагын да кимеде.

— Бүген моңа да күнектек инде. Салымнарны Мәскәүгә җибәрү артмаса, шуңа да шат. Мәскәүгә гел таларга һәм тартып алырга гына кирәк.

— Бәлки Путин чорында Татарстан Конституциясен үзгәрткәндә 1990нчы еллардагы кебек көрәшергә кирәк булгандыр?

Ялгызын, үзебезгә Мәскәү белән көрәшү авыр

— Анда башка көрәш китте. Митингларга чыгып түгел, Мәскәү белән сөйләшү алып барылды. Ул мөнәсәбәтләр җиңел булмады. Мин дә тырышып карадым, ләкин хәлләр бүтәнчә иде. Аннан Татарстан ялгыз калды. Ялгызын, үзебезгә Мәскәү белән көрәшү авыр. Элек Башкортстан, Якутия һәм берничә республика, өлкә бар иде. Алар бөтенесе юкка чыкты, ялгыз калдык.

— Русия Конституциясе үзгәртелергә мөмкин дигән сүзләр йөри. Бу Путинның президентлык мөддәтен арттыру өчен эшләнә ала. Бу очракта Татарстан Конституциясенә куркыныч яныймы?

— Күз күрер. Хәзер сәясәт кануннардан түгел, ә икътисадтан тора. Бүген Мәскәүнең таянычы кем? Татарстан һәм Мәскәү үзе. Кайсы өлкә икътисади үсеш күрсәтә? Күренмиләр. Татарсан да таяныч булмаса, Мәскәү нишләр?

— Русия Конституциясе үзгәртелергә мөмкинме?

— Мөмкин. Аннан карап кына Русия үзгәрми бит. Конституция үзгәрәме, юкмы – Татарстан барыбер алга бара.

— Конституция нигезендә Татарстан чит төбәкләрдәге татарларга ярдәм күрсәтә. Ул Сабантуй үткәрүгә генә әйләнеп калды дигән тәнкыйтьне еш ишетергә туры килә.

Татар конгрессы Сабантуй белән мавыгып китте

— Сабантуй вакытында кайбер эшләр башкарыла да инде. Икътисад күзлегеннән караганда, мәсәлән, форумнар уза. Миңа калса, ныграк та, нәтиҗәлерәк тә эшләп булыр иде. Мөмкинлек бар бит. Бу җитәкчеләрдән, иҗтимагый оешмалар башында торган кешеләрдән тора. Татар конгрессы Сабантуй белән мавыгып китте. Аларны үзем дә тәнкыйтьләгән идем. Ничек аны үзгәртергә? Бүгенге көндә яңача караш кирәк. Яңа кеше дисәм, анысы да сайланды (Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев - ред), Закиров та начар эшләми иде кебек. Татар үсешенең стратегиясен кабул итәбез дип йөриләр, ләкин бу да тоткарланып калды, Рөстәм Миңнехановсыз хәл итеп булмый шикелле.

— Чит төбәкләрдәге татарларга Татарстан нинди ярдәм күрсәтергә тиеш?

— Күп өлкәләрдә ярдәм кирәкми дә. Татарлар бердәм булыйк дип, татарлар белән икътисади мөнәсәбәтләрне ныгытырга була. Үз вакытында мин һәрбер министрның урынбасары бары тик татар мәсьәләсе белән генә шөгыльләнергә тиеш дигән тәкъдим ясаган идем. Иртән эшкә килеп ул бары татар турында гына уйларга тиеш. Миңа калса, шулай эшләсәк, зарар итмәс иде.

— Бу тәкъдим нигә тормышка ашмады?

— Анысын хәзер белмим инде. Мин бит тарих институтында эшлим.

— Татарстан бүген мәгариф темасына кагылырга курка. Хәтта Башкортстанда да татарча диктант язу зур гаугага әйләнде. Татарстан үз позицияләрен югалта кебек тоелмыймы?

— Минемчә, Татарстан бүген яңа юнәлешләр эзли. Мәсәлән, Миңтимер Шәймиев ул юлны таба кебек. Өч телле гимназияләр кирәк, ди. Бер мәктәп инде күчеп бара. Анда яңа караш, яңа юнәлеш.

— 1990нчы елларда Татарстан хакимиятенең читтәге татарларны республикага кайтару турында нинди планнары бар иде?

— Кайберләренә финанс яктан булышалар иде. Буш авылларга күчерү булды. Авылны да күтәрдек, татарга да булыштык. Урын һәм эш табарга ярдәм иттек. Юл хакын күтәрә идек. Әйтик, берәр өлкәгә автобус җибәрәсең дә, татар күбрәк кайта. Ягъни юл, транспорт инфраструктурасы ясалса, Казанга, Татарстанга татарлар күпләп агылыр иде. Әле дә бу күзәтелә. Аннан читтәге татарларның күбесе – зыялылар. Аларга авыл эше ярамый. Ә шәһәрдә болай да эш табу җиңел түгел.

Шәймиев болай дигән иде: бөтен татар кайтам дисә, без монда нишләрбез? Аларны кая куярга?

Ул вакытта без сак булдык. Шәймиев болай дигән иде: бөтен татар кайтам дисә, без монда нишләрбез? Аларны кая куярга? Кайда эш табасың? Аларга яшәргә кирәк. Читтә татарлар берничә миллион.

— Синҗаннан Казанга укырга килгән Шәһризат белән Шаһдияр Шәүкәтләргә Кытайга депортация яный. Алар Татарстаннан китәргә теләми, Кытайга кайтсалар, аларны тәрбия лагерьлары көтә. Андый татарларга ничек ярдәм күрсәтеп була?

— Миграция визасы биреп аларга булышырга кирәк.

— Конституцияне бүген Татарстан җитәкчеләре үзләре дә үтәми кебек. Татар теле – дәүләт теле, ләкин аның үтәлеше юк. Дәүләт оешмалары үзләре үк татар телен инкарь итә.

Әлегә Конституция бар һәм кайбер мәсьәләләрдә аңа таянып эш итә алабыз


— Кимчелекне эзли башласаң, мин дә санап китә алам. Яхшы ягын күрик. Әле Татарстан исән, аның Конституциясе гамәлдә. Без бүгенге сәяси шартларга китереп кысылганбыз, чикләр бар, өскәрәк сикерә алмыйбыз. Татарстан Русиядә барган сәяси кырда яши, ул аның уеннарын уйнарга мәҗбүр. Сәясәт мөмкинлекләр сәнгате дип юкка әйтмиләр.

Без Татарстан республикасы, аның үз Конституциясе булуы белән горурлана алабыз. Әйе, ул кыскартылды, туралды, әмма әлегә Конституция бар һәм кайбер мәсьәләләрдә аңа таянып эш итә алабыз.

фикерләр (48)

XS
SM
MD
LG