Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кытайда безне лагерь көтә". Синҗаннан килгән татар егетләре Татарстаннан яклау сорый


Шәһризат Шәүкәт

Көнчыгыш Төркестаннан Казанга укырга килгән ике татар егете "кире Кытайга кайтсак, шунда ук тәрбия лагеренә эләгәчәкбез" дип белдерә. Бер елдан артык инде аларның гаиләләре белән сөйләшкәне юк, туганнарының кайда булуы билгесез. Егетләр хәзер исән калу юлларын эзли, тик әлегә ярдәм итүче юк.

Хәзер Кытай өлеше саналган, әмма татарда Көнчыгыш Төркестан (кытайча – Синҗан) дип аталган яклардагы татар, уйгыр, казакъ, кыргыз һәм башка мөселман халыклары вәкилләренең аяныч язмышы турындагы язмалар торган саен куркынычрак була бара. Аларның шактые Кытай хакимияте тарафыннан оештырылган махсус хезмәт вә тәрбия лагерьларында тотылуы билгеле, халыкара хокук яклау оешмалары бу сан бүгенге көндә 3 миллион тирәсендә дип белдерә. Кытай моны кире кага, Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендәге татар, уйгырлар язмышы белән кызыксынуны, аларга ярдәм итәргә тырышуны үзенең эчке эшләренә тыкшыну дип бәяли.

Элек Татарстанга еш килеп торган, Казанны үз мәркәзе санаган Көнчыгыш Төркестан татарларының күбесе белән бүген инде бернинди дә элемтә юк. Казанда исә шул яклардан әле элекке елларда килеп калган 80гә якын студент белем ала, тик менә Кытайның шомлы сәясәте хәзер инде алар язмышына да кагыла башлаган.

Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәт – абый-энеле игезәкләр. Алар Көнчыгыш Төркестан татарлары, Өремче шәһәрендә туганнар, әтиләре уйгыр, әниләре чыгышы белән Казан якларыннан.

Дөнья татар конгрессы програмы нигезендә 23 яшьлек шушы ике егет 2014 елда Татарстанга укырга килә һәм Казан университетына кабул ителә, анда берсе журналистика, ә икенчесе – дизайн өйрәнә.

Игезәкләр балачакта татар исемен йөрткән, әмма паспорт алганда аларны кытайча исем-фамилия сайларга мәҗбүр итәләр. Бу – Пекинның төрки-мөселман исем-атамаларын юк итүнең бер алымы. Шулай итеп, Шәһризат – Шукежати Сяокайтига, Шаһдияр – Сюэкэдия Сяокайтига әйләнә.

"Кытайда безне лагерь көтә"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:29 0:00

Конгресс чакыруы белән килсәләр дә, Шәһризат һәм Шаһдияр түләп укыйлар, уку чыгымнарын Кытайдагы әти-әниләре каплый. 2018 ел башларында егетләрнең әти-әниләре белән элемтәләре тулысынча өзелә, акча килү дә туктала.

КФУ идарәсе үзендә укыган чит ил студентларының визасын ел да яңартып тора, Шәһризат һәм Шаһдияр белән дә башта шулай була, тик узган 2018 елның октябрендә егетләргә, визагызны яңарту белән проблем бар, үзегез Кытайга кайтып озайтырга тиешсез дип белдерәләр.

Ул вакытка инде Кытай хакимиятенең Синҗандагы мөселманнарны лагерьларга ябуы турында билгеле була башлый, өстәвенә, егетләрнең әтисе белән дә, әнисе белән дә аралашуы туктала, алар гомумән җавап бирүдән туктый, әниләреннән килгән соңгы СМС-та "Монда кайтмагыз!" дигән сүзләр була, шуңа да игезәкләр визаны Русиядә торып кына яңарту юлларын эзли башлый, хәтта Беларустагы Кытай илчелегенә мөрәҗәгать итә, әмма анда, "Синҗаннан килү сәбәпле сез визаны да Кытайга кайтып кына озайта аласыз" дип белдерәләр. Ул арада Казан университеты аларны сабакка йөрмәүдә, 2018 елның язгы сессиясен төгәлләмәүдә гаепли һәм бу егетләрнең икесен дә университеттан куу белән тәмамлана.

Шәһризат Шәүкәт
Шәһризат Шәүкәт

Аларның Татарстанда, ягъни Русиядә яшәү рөхсәте укуга бәйле булу сәбәпле бу, үз чиратында, егетләрнең шул рөхсәтен озайту өчен кануни нигезнең дә юкка чыгуын аңлата. Русия кануннары нигезендә алар хәзер кире илләренә, ягъни Кытайга кайтырга тиеш, әмма татар егетләре өчен бу үлемгә тиң булачак – 2014 елдан Көнчыгыш Төркестандагы хәлләр тамырдан үзгәрде. Андагы мөселман халыкларына, шул исәптән татарларга да каршы Кытай хакимияте этноцид, миллилекне бетерү сәясәтен алып бара: мәдәни мирас булган мәчетләрне җимерә, җирле телләрдә сөйләшүне тыя, милли гореф-гадәтләрне бетерә, чит илләрдә якын туганнары булганнарга да аралашуны тыя һәм иң дәһшәтлесе – дини вә милли үзаңы калган кешеләрне XXI гасырның концлагерларына җибәрә. Кытай хөкүмәте аларны "террорчылыкка каршы тәрбия үзәкләре" дип атый, әмма анда булып чыккан шаһитлар әйтүенчә, ул үзәкләрдәге шартлар концлагердагыдан әллә ни аерылмый.​

Шәһризат белән Шаһдияр моны бик яхшы аңлый, аларның инде бер елдан артык әти-әнисе белән сөйләшкәне юк, егетләр аларның хәзер кайда, нинди хәлдә, хәтта исән булу-булмавын да белми. Мондый шартларда аларның Кытайга кайтуы – турыдан-туры югалуны аңлата, шуңа да алар Татарстанда калыр өчен кулларыннан килгәнен барысын да эшли, качак статусын алырга тырыша, әмма әлегә нәтиҗәсез.

Азатлык игезәкләрнең берсе –​ Шәһризат белән очрашып, аларның хәлләре турында сөйләште.

Шәһризат Шәүкәт
Шәһризат Шәүкәт

— Шәһризат, шуннан башлыйк әле –​ сез энегез Шаһдияр белән Казанга ни өчен килдегез?

— Энем белән 2014 елда Казанга укырга дип килдем. Безнең белән Кытайдан тагын 20-30 кеше килде. Моңа кадәр дә Казанга килүчеләр булды, укыдылар, бездә дә шундый ният туды. Дөнья Татар конгрессы бер җәйне Кытайдагы татарларны җыеп, Татарстан башкаласына укырга бару мөмкинлеген әйтте. Аны без дә тыңлаган идек, шунда килдек. Башта Казанда бер ел әзерлек курсларына урыс телен өйрәнергә йөрдек. Аннары мин Казан федераль университетының журналистика факультетына, "татар журналистикасы" белгечлегенә укырга кердем. Хәзер өченче курста булырга тиешмен.

— Ул 20-30 кеше нинди университетларга, кайсы факультетларга укырга керде?

— Кемдер тел укыды, кемдер халыкара мөнәсәбәтләр факультетында укыды, энем Шаһдияр дизайн бүлегенә керде. Казан техник университетына (элекке КАИ) керүчеләр дә булды.

— Әти-әниеңнең Казанга килгәне бармы?

— 2015 елда әти бер тапкыр килде, ике ай торып китте. Улымның нинди университетта укыганын күрәсем килә, дигән иде. Аңа университет, шәһәр буйлап экскурсия үткәрдек.

— Синең әтиең уйгыр, әниең татар булуын беләбез. Алар ничек танышкан?

— Әнием – Минавәт, Казан якларыннан. Аның әнисе, ягъни әбием – Әминә, бабам – Наил, алар Казан тирәсендәге авылда яшәгән, исемен генә белмим, кызганычка. Алар инде вафат. Әтием – Шәүкәт, Казанга ниндидер чарага килгән булган һәм шунда әнием белән танышкан, кавышканнар. Алар яшәргә Кытайга киткән, без инде анда тудык. Әтигә хәзер – 50 яшь, әнигә – 45 яшь.

— Әти-әниең кемнәр булып эшли? Сез гаиләдә ничә бала?

— Без Шаһдияр белән икәү генә. Әнием Кытайда мәхкәмәдә баш казый булып эшләде, әтием университетта профессор иде.

— Хәзер алар кайда?

Әниемнән SMS алдым, "Кайтмагыз!" дип кенә язган иде

— Кытайда. Төгәл генә кайсы өлешендә икәнлекләрен белмим. Әти-әнием белән аралашмаганга бер елдан артык вакыт узды. Соңгы тапкыр 2017 елда сөйләшкән идек. Кытайда хәзер вазгыять бик авыр. Татар-мөселман кешеләренә караш үзгә. Мин әти-әниемне концлагерьда дип уйлыйм, ләкин кайдалыгын белмим. Әни белән соңгы сөйләшү 2017 елның февралендә булды. Сөйләшү дә түгел, аңардан SMS алдым, анда ул "Кайтмагыз!" дип кенә язган иде.

— Шәһризат, син хәзер дә КФУда укыйсыңмы?

— 2018 октябрендә визагыз белән проблем диделәр. Визаның гамәлдән чыгу вакыты 2019 мартында. Безгә, икебезгә дә, визаларын озайту өчен Кытайга кайтырга кирәк диелде. Минем 2018 елның өстәмә сессиядә “койрык”лар калган иде. Физкультура дәресеннән “зачет” бирә алмадым. Август аенда мин кулымны сындырдым. Башта хастаханәдә яттым, аннары өйдә дәваландым. Укырга октябрьдә килдем, кулымда “справка” булса да, аны кабул итмәделәр. Университеттан куылуым турында фәрман чыкты, ана рәсми сәбәбе итеп 2018 елның язгы өстәмә сессияне бирмәвем турында язылган.

Энемдә дә шул ук хәл. Аның ике фәннән "койрыгы" бар. Аның да куылуы турында фәрманда сәбәп шул дип язылган. Визаның вакыты 2019 елның мартында чыкты.

— Сез КФУ җитәкчелегенә кереп проблемны аңлаттыгызмы? Алар нәрсә диде?

— Мин университетның чит ил студентлары белән эшли торган тышкы элемтәләр департаментына кердем. Анда Кытайдан килгән студентларга виза, теркәү документларын ясыйлар. "Өченче курста укыйсың килсә, визаны Кытайга кайтып ясатырга кирәк", диделәр. Мин аларга: "Анда кайту мөмкинлегем юк", дип бөтенесен аңлаттым, алар һаман үзенекен сөйләде. Чакыру ясадылар. Кытайга кайткач, яңа визаны ясатып, шул чакыру белән кире килергә куштылар. Деканга да кердем. Әмма ул да берни эшли алмый.

— Сезнең визаның вакыты чыккан. Сез хәзер ничек яшисез?

— Безгә Казанда вакытлыча яшәргә теркәлү ясадылар, шуның нигезендә тулай торакта яшибез. Ул кәгазьнең вакыты бер айдан соң гамәлдән чыгачак. Аннары нишләрбез – белмим. Әлегә Казанга килгән кытайларга, туристларга тәрҗемәче булып эшлибез. Кытайчадан, инглизчәдән тәрҗемә итәбез. Шул акчага яшибез.

—​ Сезнең белән бергә укырга килүче башка Кытай студентлары бар. Аларның документлары барысы да тәртиптәме?

— Әйе, нигәдер бездә генә проблем. Алар визага мөһер куйдырган. Департаментта (университетның чит ил студентлары белән эшләүче тышкы элемтәләр департаменты): "Виза белән проблем булгач, яңа виза ясатырга кирәк", диләр. Ә аның өчен башта Пекинга барасы, рөхсәт алганнан соң инде яңадан Казанга киләсе.

— Башка студентлар ничек виза ясатып, сез генә аерылып калдыгыз?

— Анысын әйтә алмыйм, белмим. Визадагы проблем нәрсәгә бәйле булуын да аңламадым.

— Визаның вакыты чыгачагын алдан ук чамалый идегезме? Аны хәл итү өчен нәрсә эшләп карадыгыз?

— Укудан куылганчы ук, узган ел, университетка барып сорадым. Ул визаны Казанда гына ясату ярамасмы, дидем. Казандагы Кытай консуллыгана да, Мәскәүдәгесенә дә шалтыраттым, алар да Кытайда гына хәл итеп була дип әйтте. Быелның гыйнварында Беларуска, андагы Кытай вәкиллегендәге консулга бардым. Анда да хәл итеп булмады.

Шәһризат Шәүкәт
Шәһризат Шәүкәт

Шуннан соң Казанда яклаучы эзләдем, аңа үз проблемны сөйләдем. Ул миграция хезмәтенә гариза язып, алар карары белән, вакытлыча теркәлү рөхсәте кәгазьле булдым. Шул ук яклаучы белән мәхкәмәгә гариза яздым. Үземне качак дип тануларын сорадым. Казанда калырга телим. Беренче утырыш 2 сентябрь Авиатөзелеш районының мәхкәмәсендә булды. Хәзер карар көтәм, әле утырышлар бетмәде.

— Кытайга кайтсагыз, сезне кире җибәрмәячәкләр дип куркасызмы?

— Әйе. Мин – татар, мөселман. Мине анда полиция генә көтә, башка берни көтми. Аэропорттан ук каршы алып, туп-туры концлагерьга җибәрәчәкләр.

— 2014 елда Казанга килгәндә, мөселманнар өчен андый лагерьлар барлыгын белә идегезме?

Татар-мөселманга Кытайда лагерьга ябылу яный

— Юк. Мин алар хакында 2017 елда гына белдем. 2016 елда әле Кытайга кайтып, ике ай шунда яшәп тә килдем. Визаны яңартып, кире Казанга кайттым. Ә хәзер анда кайтсам, әти-әниемә дә проблем тудырырга мөмкинмен. Әгәр мин кытай милләтеннән булсам, бер проблем да юк, атнага өч тапкыр да Кытайга кайтып килеп булыр иде. Татар-мөселманга исә лагерьга ябылу яный. Соңгы сөйләшүебездә әти-әни дә: "Кытайга кайтма, анда калу мөмкинлегең булса, шунда кал", диде. Миңа Русия ватандашлыгы алырга кирәк. Ә аның өчен даими яшәү рөхсәтен алырга кирәк.

— Шәһризат, әти-әниеңне эзлисеңме? Ничек эзлисең?

— Элегрәк дусларым аша белешә ала идем, хәзер бернинди элемтә чарасы юк. Сорашсам: "Әти-әниең турында күп сөйләмә, аларны эзләмә", диләр. Дусларымнан сорап белешсәм, аларга да проблем булырга мөмкин. Дусларым Кытайда яши, мин — чит илдә. Аларга чит илдәге кеше белән аралашырга ярамый. Телефоннары тулысынча тыңлана, социаль челтәрләр рөхсәт ителми, алар ябык.

Казанда хатын-кызлар яулык ябып йөри ала, егетләр теләгәнчә сакал үстерә ала, Кытайда хәзер боларның берсе дә рөхсәт ителми.

— Син тегеннән киткәндә хезмәт-тәрбия лагерьлары барлыгын белмәдем дидең. Хәзер андагы вазгыять белән танышып барасыңмы, кызыксынып торасыңмы?

— Кайвакыт Instargam-да карыйм.

—​ Элек син Кытайда яшәгәнсең, шунда укыгансың, әниең дә казыя булган, дәүләт кешесе. Элек андый проблем юк идеме?

— Юк иде. Хәзер генә нишләп андый хәл килеп чыгуын аңламыйм.

Төрмәдә утырмас өчен, кытай хатыны алырга һәм ислам диненнән ваз кичергә кирәк. Буддист булырга кирәк. Алай эшләсәң тыныч буласың.

Минем туган шәһәрем Өремчедә татарлар 4 меңгә дә тулмый. Анда безнең бер татар авылы да бар. Лагерьга җибәрмәсләр дә, анда барыбер ирек юк. Полиция сине гел тикшереп тора.

— Әгәр кытай хатыны сиңа кияүгә чыгарга теләмәсә, анда ничектер мәҗбүр итү бармы?

— Минем шәһәремдә мәҗбүр итү юк, ләкин кайбер авылларда мәҗбүриләп өйләндерү очраклары да бар. Беләсезме, әгәр кытай хатыны алсагыз, Кытай хөкүмәте сезгә хәтта акча да бирә.

— Хәзер Кытайга кайтырга туры килсә, виза бирмәсәләр, теркәлү кәгазен озайтмасалар, нишләячәксез?

— Кытайга кайтырга исәбем юк. Теләмим. 17 ел яшәдем инде анда, җитәр. Монда кирәк булмасам, Европага китәрмен. Әгәр монда өйләнсәм, миңа өч елга кадәр даими яшәү рөхсәтен алып бирәләр дип беләм. Ләкин әлегә кызлар табылмады.

— Башка халыкларга концлагерьда утырмас өчен нишләргә кирәк?

Концлагерьда кытайча җырлар, шигырьләр өйрәтәләр. Патриот тәрбиялиләр

— Кытай телен белергә кирәк. Анда яшәүче кайбер халыклар бөтенләй кытайча белми. Менә шуларга кытай теле өйрәтәләр. Минем әти-әни кытайча әйбәт белә. Тик андыйларга да барыбер концлагерьда кытайча җырлар, танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен өйрәтәләр. Алардан "кытай патриотлары" тәрбиялиләр.

— Ул концлагерьда булып кайткан танышларың бармы?

— Анда утырган ике танышым бар, әмма алар Кытайда һәм алар белән элемтәм югалды. Концлагерьдә булып кайткан бер танышым Казанда да бар. Ул – студент. Виза белән проблемы булып Кытайга кайткач, ике айга концлагерьга япканнар. Ул кире Казанга килә алды, әмма Кытай полициясе аны җибәргәнче, укуны бетергәч кире Кытайга кайтам дигән ант белән гариза яздырган. Кайтмаса, әти-әнисе, туганнары белән проблем булачагын әйткәннәр. Ул шуңа имза куйган һәм шуннан соң гына Казанга килгән.

— Кытайдан килгән студентлар монда калырга тырышамы?

— Әйе, чөнки минеке кебек үк күбесенең бабалары монда яшәгән, сугыш ветераннары булганнар. Безнең тамырлар барыбер шушы җирдә бит...

* * *

Шәһризат һәм Шаһдияр эше белән "Мемориал" хокук яклау үзәге адвокаты Зөһрә Хамроева шөгыльләнә. Игезәкләр мәхкәмә юлларын адвокат белән бергә уза. Алар вакытлыча сыену, качак статусын алырга тели.

2019 елның 19 июнендә Шәһризатның вакытлыча сыену соравы мөрәҗәгате кире кагыла. Русиянең Эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы миграция идарәсе биш битлек карарында Кытайның икътисади үсеше, Кытай җәмгыятендә тотрыклылык, фәкыйрьлеккә каршы көрәш турында язылган. Идарә Кытайга кайтуны куркыныч дип тапмаган.

Адвокат Зөһрә Хамроева бу карарны кире кагу өчен Казанның Авиатөзелеш мәкхәмәсенә мөрәҗәгать итә. 2 сентябрь мәхкәмә утырышы була, әмма мәхкәмә Шәһризат өчен уңай нәтиҗә чыгармый. Хамроева Татарстанның Югары мәхкәмәсенә гариза язган. Шаһдияр эше әле каралмаган.

Хамроева КФУ җитәкчелеге, Татарстан президенты аппараты вәкилләре белән очрашырга ниятли.

"Вакытлыча сыену статусы Русиядә бирелми диярлек. Русия Кытай белән дустанә мөнәсәбәттә икәнен аңлыйм, бу – сәясәт. Әмма Татарстан җитәкчелеге егетләргә вакытлыча сыену статусы алуда ярдәм итә ала һәм моны булдырырга тиеш", дип белдерде адвокат Азатлыкка.

* * *

Татарстан Конституциясенең 14нче маддәсендә читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтү каралган. Моңардан тыш, Русия тарафыннан 1957 елда кабул ителгән экстрадиция турындагы Европа конвенциясе үз илендә кеше хокуклары бозылган һәм аңа куркыныч янаган кешене ул илгә кайтаруны мөмкин санамый.

Шәһризат белән Шаһдияр Шәүкәтләрнең бүгенге хәлен Татарстан һәм Русия хакимияте шушы ике мөһим кануни акт нигезендә хәл итә ала. Бу очракка аңлатма бирүне үтенеп, КФУ җитәкчелегенә, Татарстан президентына, хөкүмәтенә һәм Дөнья татар конгрессына рәсми сораулар юлланды.

  • Кытайдагы "тәрбия лагерьләре" хакында хәбәрләр тышкы дөньяга 2 ел элек тарала башлады. Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Казан һәм Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Азатлык мәгълүматларына караганда, татарлар башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Татарларның шулай ук чит илләргә йөрүе, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылуы, Мәккәгә хаҗга баруы Кытай дәүләте алдында гаеп санала.
  • Американ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит Кытайның миллионнарча халыкны шундый "тәрбия лагерьларында" тотуын бүгенге көндә милли азчылык хокукларын бозуның иң зур очрагы дип атады.
  • Рәсми Кытай мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.​
  • Кытайда 8 меңләп татар яши. Аларның күпчелеге XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында Өремче, Кашгар тирәләрендә төпләнгән татар эшкуарлары нәселләре. Андагы татарлар нигездә туган телен яхшы белә. 2000нче елларда Дөнья татар конгрессы ярдәме белән берничә дистә татар студенты Казан югары уку йортларына кабул ителде. Уку тәмамлангач, күбесе Татарстанда калырга тырышса да, Русия ватандашлыгын ала алмады. Нәтиҗәдә, алар Кытайга кайтырга мәҗбүр булды һәм бүгенге көндә күбесенең язмышы билгеле түгел.

фикерләр (12)

XS
SM
MD
LG