Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International Синҗанны ачык һавадагы төрмә дип атады


Синҗандагы тәрбия бирү үзәге

Хокук яклаучылар Европа илләрен һәм ислам дөньясын уйгыр мәсьәләсен БМО кысаларына күтәрергә чакыра.

Европа илләре һәм башлыча мөселман халыклары яшәгән дәүләтләр Кытайда уйгырлар вазгыятен БМОда тикшерүне оештырырга тиеш. Amnesty International һәм Human Rights Watch кебек халыкара хокук яклау оешмалары Синҗанга мөселманнарга тәрбия бирү үзәкләрендә кеше хокуклары бозылу фактларын ачыклау өчен халыкара миссия җибәрергә чакыра. Бу хакта The Independent яза.

Алар БМОның Кеше хокуклары шурасы әлеге вазгыятькә карата резолюция кабул итәргә тиеш дип саный. 25 февравль шураның еллык сессиясе ачыла.

Кытай башта тәрбия бирү үзәкләренең барлыгын инкарь итеп килде, соңрак аларны "һөнәри әзерлек үзәкләре" дип атады. Рәсми Пекин мондый адымнар Синҗанда террорчылык һәм төбәк экстремизмы белән көрәшүгә юнәлгән дип белдерә.

Элекке тоткыннар биредә мөселманнарны гаиләләреннән аералар, исламны хурларга, коммунстлар фиркасен мактарга кушалар, ә кайбер очраклада газаплауларга дучар итәләр дип сөйли.

"Синҗандагы явызлыклар бүген шулкадәр җитди ки, бу халыкара гамәлләр кылуны таләп итә. Төрки мөселманнарны этник һәм дини үзбилгеләнүеннән баш тартсын һәм Кытай хакимиятенә, коммунистлар фиркасенә, ихтимал гомере буена илне җитәкләячәк Си Цзиньпинга гына лояль булсын өчен үзәкләрдә тоталар", ди Human Rights Watch оешмасының башкарма мөдире Кеннет Рот.

Рот сүзләренчә, әлеге вазгыять Европа берлеге һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының берләшеп эшләвен таләп итә. Алар БМОда Мьянмада рохинҗаларга карата җинаятьләре тикшерүне оештырган иде. Синҗан белән бәйле дә шундый реакция кирәк, ди Рот.

Amnesty International генераль секретаре Куми Найду ​Кытайның икътисади һәм сәяси йогынтысы БМОның әгъза илләрен туктатырга тиеш түгел дип белдерде. "Синҗан ачык һавадагы төрмәгә әйләнде", ди ул.

Халыкара кеше хокулары хезмәте (ISCR) вәкиле Майкл Инайхен да әлеге өндәүгә кушыла.

"Бу, чынлап та, БМО Кеше хокуклары шурасының авторитетын сынау. БМО структурасының әгъзалар составын ныклап анализлау вакыты җитте дип саныйбыз", ди Инайхен.

Соңгы елда Кытайны Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябу турында хәбәрләр тарала башлады. Алар арасында татарлар да бар.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем да булдырылган.

Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә бәйле башлыча Көнбатыш илләре чаң суга. АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

Русия дә, Татарстан да әлегә Көнчыгыш Төркестандагы хәлләргә үз фикерен белдермәгән иде. Күптән түгел Русия тышкы эшләр министры Синҗандагы хәлләргә карата "без башка дәүләтләрнең эчке проблемнарына тыкшынмыйбыз" дип әйтте.

Кытай рәсмиләре исә мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәтне аклый. Мөселманнарны эзәрлекләүне алар, беренчедән, экстремизмга каршы көрәш дип, икенчедән, "кешеләргә якты киләчәккә юллама" дип атый.

The Independent язуынча, Кытайның тәрбия бирү үзәкләрендә ике миллионлап уйгыр һәм башка мөселман вәкилләре тотыла.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG