Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай дипломатлары мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәтне аклый


Өремче мәчете янында кытай хәрбиләре, архив фотосы

Кытайның Индонезиядәге илчесе хакимиятнең Кытайдагы мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.

Кытай дипломатлары дөнья матбугатында мөселманнар өчен "тәрбия бирү үзәкләрен" яклап чыгыш ясый дип яза The South China Morning Post.

Узган атнада The Jakarta Post газетында Кытайның Индонезиядәге илчесе Ксиао Кван "Синҗан, нинди матур урын!" дип аталган мәкалә чыгарды. Язмасында ул Кытайда дини хокуклар яклана дип белдерде. "Кызганыч, Көнбатышта кайбер оешмалар һәм кешеләр ике яклы стандартлар белән эш итә. Кытай хакимиятләренең дини экстремизга юл куймау һәм радикализмга каршы көрәшү омтылышларын ялганлап, фактларны бер якка аударып кына күрсәтәләр", дип яза Кван.

Кытайның Британиядәге илчесе Лиу Ксиаоминг The Financial Times һәм The Economist басмаларында ике мәкалә чыгарды. Икесендә дә ул Пекинның Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендә алып барган сәясәтен яклый.

Узган атнада Кытай җитәкчелеге Женевада БМО мәйданында журналистларга брифинг та уздырды. Кытай Дәүләт шурасы вәкиле Ли Ксиаоджу Синҗанда мөселманнарны рәнҗетү турында хәбәрләрне кире какты, ә Пекинның гамәлләрен Европага барып җиткән радикаллаштыру проблемыннан качу чарасы дип атады.

"Бельгиягә карагыз, Парижга һәм Европаның башка шәһәрләренә карагыз. Сез уңышсызлыкка дучар булдыгыз", диде Ксиаоджу әлеге илләрдә оештырылган террор гамәлләренә ишарәләп.

Күптән түгел Кытайда 55 яшьлек уйгыр журналистының мөселманнарга "тәрбия бирү үзәге"нә эләгүдән куркып үз-үзен үтерүе билгеле булды. Тәрҗемә ителгән әсәрләр бастыручы дәүләт әдәби журналының баш мөхәррире Кейсер Кеюм редакция урнашкан бинаның сигезенче катыннан ташланган.

Узган җәйдә Азатлык Кытайда мөселманнар өчен "яңача тәрбия бирү үзәкләре" булдырылуы турында язган иде. АКШ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит бу лагерьларда 500 меңнән 1 миллионга кадәр кеше "тәрбияләнгән" дип әйтә. Алар фикеренчә, мондый лагерьлар бүгенге көндә милли азчылык вәкилләренең хокукларын бозуның иң зур очрагы.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем булдырылган.

АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG