Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда уйгыр журналисты мөселманнарга "тәрбия бирү үзәге"нә эләгүдән куркып үз-үзенә кул салган


Кытайда мөселманнарны кысрыклау сәясәте алып барыла

Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәге башкаласы Өремчедә 55 яшьлек Кейсер Кеюм редакция урнашкан бинаның сигезенче катыннан сикергән.

Тәрҗемә ителгән әсәрләр бастыручы дәүләт әдәби журналының баш мөхәррире Кейсер Кеюм хакимиятләр тоткарлавыннан һәм мөселманнарга "тәрбия бирү үзәкләренә" ябылудан куркып, үз-үзенә кул салган. Ул редакция урнашкан бинаның сигезенче катыннан ташланган дип сөйләгән мөхәррирнең элекке хезмәттәше Кутлук Алмас. Бу хакта "Азат Азия радиосы" хәбәр итә.

Кейсер Кеюм җитәкчелек иткән журнал Синҗан әдәбият һәм сәнгать берләшмәсе ярдәмендә басылган.

Элегрәк Кутлук Алмас Синҗан университетының элекке проректоры һәм әдәбият һәм сәнгать берләшмәсе рәисе Азат Солтан кулга алынган һәм "тәрбия бирү үзәгенә" җибәрелгән дип хәбәр итте.

Узган җәйдә Азатлык Кытайда мөселманнар өчен "яңача тәрбия бирү үзәкләре" булдырылуы турында язган иде. АКШ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит бу лагерьларда 500 меңнән 1 миллионга кадәр кеше "тәрбияләнгән" дип әйтә. Алар фикеренчә, мондый лагерьлар бүгенге көндә милли азчылык вәкилләренең хокукларын бозуның иң зур очрагы.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем булдырылган.

АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

Кытайда 8 меңгә якын татар яши. Нигездә бу XIX гасыр азагы ХХ гасыр башында Өремчедә төпләнгән татар эшмәкәрләренең оныклары. Аларның күпчелеге татар телендә сөйләшә. 2000 елда Дөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан югары уку йортларына кабул итү өчен аларга махсус програм булдырылды.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG