Accessibility links

Кайнар хәбәр

Синҗандагы "тәрбия үзәгендә" эшләгән кеше йоклатмый һәм ашатмый азаплаулар турында белдерә


Кашгар шәһәрендә "тәрбия үзәген" хакимият журналистларга күрсәткәндә төшерелгән архив фотосы

Казакъстанда CNN хәбәрчесе Кытайдагы бер “тәрбия үзәгенең” элекке хезмәткәре белән сөйләшкән.

Кытайның Синҗан уйгыр автоном төбәгендәге әлеге үзәкләрнең берсенең элекке хезмәткәре Сайрагул Сауитбай CNN хәбәрчесенә мөселманнарны ябып тоту урыннарындагы азаплаулар турында сөйләгән.

Аның әйтүенчә, бу үзәкләрдә йоклау һәм ашау мөмкинлеге бирми азаплыйлар, мәҗбүри иньекцияләр ясыйлар, шулай ук идеологик тәрбия бирәләр.

“Мин андагы кешеләрнең гаепсез булуын белә идем. Әмма аларга бу азаплаулардан котылырга ярдәм итә алмадым. Шуңа күрә мин андагы хәлләр турында мәгълүматны бервакыт фаш итәрмен дигән карарга килдем”, ди Сауытбай.

Ул Кытай хакимиятләре әлеге үзәкләрдәге хәлләр турында ялган сөйли ди.

“Кытай халыкара җәмәгатьчелеккә аларның концентрация үзәкләре, төрмәләр булмавы, анда мөселманнарны төрле һөнәрләргә өйрәтүе турында сөйләп ялганлады. Ул дөрес түгел, чөнки мин аны үз күзләрем белән күрдем”, дип Сауытбай.

Кытай бу үзәкләрне ихтыяри рәвештә “профессиональ-техник белем алу һәм әзерлек” урыннары дип атый.

Кытайга тапшырылудан куркып Сауытбай үз гомеренә куркыныч янау турында белдерә. “Мин бу концентрация үзәкләренең тере шаһиты. Шуңа күрә Кытай мине шул кадәр үзенә кайтарырга яки үтерергә тели”, ди ул

CNN хәбәрчесе Көнчыгыш Төркестан дип аталган бу төбәктәге хәлләрне яктыртуга Кытай хакимиятләренең комачаулавы турында видео да күрсәтте. Видеода хәбәрчеләрне ниндидер кешеләр берничә көн буе артларыннан калмый күзәтеп йөри. Журналист аларны Кытай иминлек хезмәткәрләре дип атый.

АКШ Дәүләт департаменты исәпләвенчә, соңгы берничә елда әлеге “тәрбия үзәкләре” аша ике миллионлап кеше узган булырга мөмкин.

Соңгы елда Кытайны Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябу турында хәбәрләр тарала башлады. Алар арасында татарлар да бар.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем да булдырылган.

Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә бәйле башлыча Көнбатыш илләре чаң суга. АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG