Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай куәте: аждаһадан ни көтәргә


Рөстәм Садри – эшмәкәр, Австралия татарларының күренекле вәкиле. Ул рәсми Пекин Синҗан-Уйгыр автоном районы дип атаган һәм хәзер Кытай хакимиятләре тарафыннан җирле мөселман халыкларга – уйгырларга, казакъларга һәм хәтта татарларга да каршы ассимиляция сәясәте алып барылган Көнчыгыш Төркестанда туа. 19 ел азапланганнан соң 1976 елда Садрилар гаиләсе Кытайдан чыгу визасы алуга ирешә һәм Австралиягә күченеп китә. Азатлыкка махсус комментарында Садри Кытайның эчке һәм тышкы сәясәте, Кытайдагы милли азчылыкларны эзәрлекләүләр, Көньяк Кытай диңгезендә чыгарга мөмкин хәрби низаг һәм Си Цзиньпинның Владимир Путин белән мөнәсәбәтләре турында яза.

Пекинның дөньяда Кушма Штатлар белән көндәшлек итәрлек хәрби һәм сәяси көчкә әверелүе Кытай халык республикасы (КХР) җитәкчесе Си Цзиньпинның Көнчыгыш Төркестанда моңарчы күрелмәгән рәхимсез сәясәте белән бер чорга туры килә. Сүз Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә мөселманнарны эзәрлекләүләр турында бара. Мөселманнарның хәзер ике генә юлы бар: йә кытайлар арасында тулысынча ассимиляцияләнү һәм үз туган телләрен онытып кытайча гына сөйләшү, йә "тәрбия бирү" үзәкләрендә һәлак булу.

Соңгы елларда зур байлык туплый алган кайбер кытайлар да мөселманнар язмышыннан котыла алмады. Әгәр Си Цзиньпин кемне дә булса үзенә, үз режимына тугрылыклы түгел дип исәпли икән, Кытайдагы теләсә кайсы бай кешене салымнардан качуда чагыштырмача җиңел генә гаепләп була - зарурлык кына булсын.

Харитада Кытай контролендәге Синҗан-Уйгыр автономияле төбәге кызыл төстә
Харитада Кытай контролендәге Синҗан-Уйгыр автономияле төбәге кызыл төстә

2013 елда хакимияткә килгән Си Цзиньпинның "каты кул" сәясәте беренче чиратта Синҗандагы мөселман уйгырларга, шулай ук Тибеттагы һәм аңа күрше төбәктәге буддистларга каршы юнәлтелгән – нәкъ шушы ике төркем Көнчыгыш Төркестанда (Синҗан) һәм Тибетта яшәүче этник азчылыкны тәшкил итә.

Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә 12 млн уйгыр һәм ике миллионлап казакъ, кыргыз, таҗик, үзбәк яши. Биредә бераз төрекмәннәр, әфганнар һәм татарлар да бар.

КХР рәисе Си Цзиньпин Кытай коммунистлар фиркасенең Синҗан-Уйгыр автоном төбәге бүлегендәге беренче секретаре Чэнь Цюаньгоны бу вазифага Тибеттә күп санлы тибетларның (бигрәк тә Тибет монахларының) башына җиткәннән соң билгеләде. Максаты – Синҗандагы мөселман халкына карата да шундый ук сәясәт алып бару. Синҗандагы иминлек көчләренең де-факто башлыгы буларак, Цюаньго изоляторларны һәм мәҗбүри хезмәт лагерьларын тиз генә арттыру һәм киңәйтүдә мөһим роль уйнады – алар тоткарланганнар кулы белән мәҗбүри хезмәт нәтиҗәсендә булдырылды.

Бер миллионнан ике миллионга кадәр кеше – күбесенчә өлкән яшьтәге уйгырлар һәм югарыда телгә алынган башка этник төркемнәр вәкилләре – бу киң таралган "тәрбия бирү" үзәкләре челтәрендә ябып тотыла дип һич тә шикләнми фаразлап була, анда җәзалаулар, ачлык һәм Кытай шигарләрен кабатлаулар аша (аларны истә калдырырга һәм күп тапкыр кычкырып әйтергә кирәк) "ми юуу" бик еш кулланыла. Бу исәпләүләр иярченнән төшерелгән фотолардан да, биометрик мәгълүматлардан һәм мөселманнарны күзәтү өчен урнаштырылган җиһазлардан да бик ачык раслана. Барлык бу мәгълүматларны Си Цзиньпин режимы саклый. Ул төбәктә булган кешеләр андагы җирле, кытай булмаган халыкка карата коточкыч репрессияләр турында әйтә.

Тагын да ныграк шаккатырганы – Кытай коммунистлар фиркасенең "тәрбия" тырышлыкларына бирешми дип саналган кайбер укымышлы яшьләр юкка чыга. Аларның әгъзалары Си хезмәтчеләрен һәм бай кытайларны, шулай ук яхшы акчалар түләүче кайбер чит ил кешеләрен дәвалау өчен кулланыла.

Си кытай булмаганнарны, бигрәк тә КХР халкының бер проценттан азрак өлешен тәшкил иткән Көнчыгыш Төркестандагы этник азчылыкларны эзәрлекләүче беренче генә Кытай диктаторы түгел. Маньчжурияне дә исәпкә алганда, этник азчылыклар Кытайның яртысыннан артык өлешендә яшәгән. Күп миллионлаган мананьчжурияле Кытай коммунистлары режимы чорында ханьнар тарафыннан тулысынча ассимиляцияләнгән (маньчжур телендә хәзер 50дән азрак кеше генә сөйләшә белә).

Уйгырларга, тибетларга, монголларга, казакъларга һәм башка кайбер милли азчылык төркемнәренә килгәндә – алар туган телләрен саклау өчен бар көчләре белән тырышкан һәм Мао чорындагы "зур сикереш"тән исән чыккан, "тәрбия бирү" үзәкләрен дә кичергән һәм "Мәдәни инкыйлаб"ны да узган, шуннан соң аларга 1990нчы еллар репрессияләре аша үтәргә туры килгән.

1987 елда Дэн Сяопин вафатыннан соң Кытайда милли азчылыкларның хокукларын һәм иреклекләрен чикләүләр дулкын-дулкын булып уза.
Коммунистлар килгәнчегә кадәр Көнчыгыш Төркестанда Кытай хакимияте 1874 елда Цин императоры Цянь Лунг гаскәре бәреп кергәннән бирле бары вакытлы гына була: Синҗан йә тулысынча бәйсез була, йә Кытай үзәк хөкүмәтенә номиналь рәвештә генә бәйле булып мөстәкыйльлеген саклап кала.

Кытай икътисади үсешкә Дэн Сяопин чорында уздырылган ирекле базар реформалары нәтиҗәсендә ирешә, ул чакта "песинең ак яки кара булуы мөһим түгел, иң мөһиме – ул тычкан тота алсын" дип белдерәләр. Шулай итеп Маоның "сыйныфлар көрәше" концепциясен урта сыйныфтагы укымышлы тырыш ватандашларга карата тикшереп тормый гына куллануга чик куела.

Кытайда тырыш хезмәт белән уңышка ирешүгә этәргеч биргән икътисади реформалар американ хөкүмәтенең икътисади ярдәме белән тагын да көчәеп китә, АКШның Никсон чорында башланган салымсыз импорт сәясәте Трамп килгәнгә кадәр дәвам итә. Бу Кытайда тормыш шартларының акрынлап яхшыра баруына да, бар дөньяда Пекинның финанс һәм хәрби куәтенең моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитүенә дә сәбәп булды.

Си Цзиньпин хакимияткә килү белән кыюланып китте һәм КХРның Русиядән кала барлык күршеләренә карата үзен өстен куючы һәм агрессиврак сәясәт алып бара башлады

Нәтиҗәдә Си Цзиньпин хакимияткә килү белән кыюланып китте һәм КХРның Русиядән кала барлык күршеләренә карата үзен өстен куючы һәм агрессиврак сәясәт алып бара башлады. Русия федерациясе белән сәяси һәм икътисади бәйләнешләрен ул сыгылмалы һәм дипломатик мөнәсәбәт таләп итүче аерым очрак итеп карый. Си Цзиньпин Кытай хәрбиләренең 1969 елда ул чакта Совет берлегендә булган Даманский (Джин Бао) утравына бәреп керүенә урысларның реакциясен яхшы хәтерлидер, күрәсең. Ул бәреп керү нәтиҗәсендә 59 совет хәрбие, шул исәптән бер полковник үтерелде. Җавап итеп Совет берлеге Кытай чик саклау бүлекләрен ерак артиллерия утына тотып һәм беренче мәртәбә ул чакта иң заманча булган вакуум бомбаларын кулланып йөзләрчә Кытай солдатын һәм Маоның "кызыл гвардиячеләрен" үтерде.

Шуннан бирле коммнустик Кытай Русиягә карата территориаль дәгъвалар белдерүдән тыелып килде һәм 2008 елның 21 июлендә чикләрне билгеләү турында тәгаен һәм барлык уртак чикләрне күздә тоткан килешү имзалады.

Хәзер Си Кытайның төньяк районнарын өзлексез тәэмин итү өчен Себердән нефть һәм газ экспортлау үткәргечләре төзү турында килешүләр имзалаганда елмаюны һәм Русия президенты Путин белән чәкештерүне кулайрак күрә, бер уңайдан Русия дә бик зарур булган керемнәр белән тәэмин ителә. Ике якка да файдалы уңайлы икътисади мөнәсәбәтләр ике ил арасында визасыз сәфәрләргә, тырыш һәм укымышлы яшь кытайлар өчен эш килешүләре булдыруга юл ачты.

Кытай хакимиятләре бу яшь кытай ирләренең күпләренең Русиядә урнашкач андагы җирле хатыннар белән гаилә коруын тели. Моның белән Кытайдагы "бер гаилә – бер бала" сәясәте нәтиҗәсендәге гендер дисбалансы проблемы да чишелә (КХРда ирләр хатын-кызлардан 30 миллионга артыграк). Әмма моның белән генә бетми! Кытай коммунистик режимы Себердә һәм Ерак Көнчыгышта үзенең "бишенче колониясен" дә бик нәтиҗәле рәвештә булдырып куя. Ерак киләчәкне күздә тотканда, уңай шартлар килеп туган очракта, аны сәяси максатларда да, икътисади яктан да кулланып булачак.

Кытайның кораблар Кытай территориясендәге су аша уза дип андагы тарффикны контрольгә алу өчен бу су юлларын үзенеке дип игълан итүе бары вакыт мәсьәләсе

Хәзер Си Цзиньпинның төп икътисади һәм хәрби тырышлыклары Көньяк-Кытай диңгезен, аның табигый һәм диңгез ресурсларын тулысынча контрольдә тоту теләген канәгатьләндерүгә юнәлтелә. Хәтта "Көньяк-Кытай диңгезе" дигән исем дә, табигый һәм ясалма Кытай утраулары белән берлектә, аның Кытайныкы булуына җитәрлек дәлил дип белдерелә.

Кытай хариталарында илнең диңгез чикләре Филиппин, Бруней, Индонезия, Сингапур, Малайзия, Вьетнам кебек илләрнең яр буйларына яки утрауларына якын итеп күрсәтелә. Кытайлар Көньяк-Кытай диңгезе аша узучы барлык кораблар (дөньядагы барлык диңгез транспортының өчтән бере шушы диңгез аша уза) Кытай контролендәге су юллары аша уза дип саный. Кытайның кораблар Кытай территориясендәге су аша уза дип андагы тарффикны контрольгә алу өчен бу су юлларын үзенеке дип игълан итүе бары вакыт мәсьәләсе генә.

Си Цзиньпин рәсми Кытай матбугаты аша 2020 елга Тайваньны "азат итү" ниятен ачык итеп белдерә, хәтта бу Тайваньның төп беректәше булган Кушма Штатлар белән турыдан-туры хәрби каршылыкка китергән очракта да. Рәис Синың күптән түгел сугышка әзерләнү кирәклеге турындагы белдерүләре Көньяк-Кытай диңгезендәге ясалма утрауларда һәм Тын океан төбәгендә Кытай хәрби-диңгез флотын, шулай ук хәрби һава көчләрен зур темплар белән үстерү, Кытайның АКШка һәм башка илләргә, шул исәптән Австралиягә зур инвестицияләре кертүе белән берлектә, Кушма Штатларга Көньяк-Кытай диңгезендә Кытай белән зур хәрби каршылыкка керү мөмкинлеге бирмәс дигән өметкә нигезләнә.

Си Цзиньпин Кытае Көньяк Азия һәм Тын океан төбәген КХРның ерак киләчәкне дә күздә тоткан икътисади һәм сәяси мәнфәгатьләре һәм киләчәк муллыгы өчен бик мөһим төбәк дип саный. Шуңа күрә Кытай президент Трамп җитәкчелегендә ябылганнан ябыла баручы Кушма Штатлар хисабына глобаль көч буларак үзенең тәэсирен киңәйтү өчен бу төбәктә сәяси, икътисади һәм бигрәк тә хәрби өстенлеккә омтыла.

Австралия һәм Азия-Төньяк океан төбәгендәге барлык башка илләр Кытайдагы милли азчылыклар язмышыннан дөрес нәтиҗә ясарга тиеш

Австралия һәм Азия-Төньяк океан төбәгендәге барлык башка илләр Кытайдагы милли азчылыклар язмышыннан дөрес нәтиҗә ясарга тиеш: илең Кытай тәэсиренә эләккәндә яки гомумән аның бер өлешенә әверелгәндә андагы коммунистик режимнан ни көтәргә? Илебезнең (Австралия - ред.) Кытай белән сәүдәсе үзара файдалы, әмма бары икътисади шартларга гына нигезләнеп дәвам итәргә һәм киңәергә тиеш.

Шул ук вакытта Австралия рәис Си режимына Кытайдагы милли азчылыклар геноциды турында тулысынча хәбәрдар булуын һәм тыныч чорда шундый сәясәт алып баруны хөкем итүен ачык итеп белдерергә тиеш. Шуңа күрә демократик Австралиянең демократик Кушма Штатлар белән хәрби һәм сәяси беректәшлеге Кытай һәм башка теләсә кайсы илгә карата озын мөддәтле тышкы сәясәтнең аерылгысыз өлеше булып тора һәм киләчәктә Кытай белән һәртөрле икътисади һәм сәүдә мөнәсәбәтләреннән өстен булып калачак.

Рөстәм Садри
Австралия

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG