Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уйгырлар Синҗанда югалган кешеләр исемлеге төзи башлаган


Кытайның Синҗан-Уйгыр төбәгендә югалган мөселманнар исемлеген махсус сайтта җыя башлаганнар.

Бөтен дөньяда яшәүче уйгырлар үзләренең югалган танышлары, туганнары турында мәгълүматларны уйгыр оешмаларына җибәрә һәм махсус сайтта урнаштыра.

Активистлар Синҗан-Уйгыр төбәгендәге мөслеманнарга "тәрбия бирү үзәкләрен" концлагерьлар дип атый. Шулай ук "үзәкләрдәге" кайбер кешеләрне төрмәләргә күчерәләр дип тә белдерелә.

Проект авторлары әлеге сайт белән дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын Кытайдагы мөселманнарның хәленә җәлеп итмәкче. Алар уйгырларның "тама-тама күл булыр" дигән әйтемен дә китерә.

Көнбатыш мәгълүмат чаралары һәм хокук яклаучылар "тәрбия бирү үзәкләрендә" җирле мөселманнар һәм милли азчылыкларның хокуклары кысыла дип белдерсә, Кытай рәсмиләре бу үзәкләрне уңай яктан бәяли. Күптән түгел Синҗан-Уйгыр автоном төбәге губернаторы Шохрат Закир, тәрбия үзәкләренә эләгүчеләр "кытай телен өйрәнә, яңа һөнәр үзләштереп, тыныч тормышка юллама ала" дип аңлатты.

XS
SM
MD
LG