Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөргендәге Тибет хөкүмәте башлыгы: Синҗанда миллионнан артык кеше тәрбия лагерьлары аша уза


Лобсанг Сангай — сөргендәге Тибет хөкүмәте башлыгы
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:45 0:00

Лобсанг Сангай — сөргендәге Тибет хөкүмәте башлыгы

Хәзер Синҗанда булган хәлләр Тибетта башланган иде, әмма уйгырларга карата рәхимсезлекләр коточкыч зур масштабта бара дип белдерде Азатлыкка сөргендәге Тибет хөкүмәте башлыгы Лобсанг Сангай.

Шушы көннәрдә Прагада узган "Форум 2000" конференциясендә катнашу өчен Чехия башкаласына сөргендәге Тибет хөкүмәте башлыгы Лобсанг Сангай да килде. Бар дөньядан күренекле җәмәгать эшлеклеләре һәм сәясәтчеләр җыела торган бу халыкара чара 2000 елдан бирле ел саен уздырылып килә һәм аны Чехиянең ул чактагы президенты, язучы һәм элекке диссидент Вацлав Һавел башлап җибәргән иде.

Азатлык Кытайның Көнчыгыш Төркестан дип тә аталган Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә яшәүче җирле мөселманнар – уйгыр, татар, казакъларны рәхимсез рәвештә эзәрлекләүләре турында язган иде.

Лобсанг Сангай бу кырыс чараларның элек Тибетта һәм хәзер Көнчыгыш Төркестанда җирле халыкка карата кулланылуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Синҗанда уйгырларга һәм башка мөселман халыкларга карата кулланылган хәзерге репрессияләр заманында Тибетта башланып киткән. Анда Кытай хакимиятләре инде дистәләрчә ел дәвамында Тибет мәдәниятенә һәм аңына каршы көрәш алып бара, мәҗбүри кытайлаштыру сәясәте уздыра.

Әмма Синҗанда бу репрессияләр аеруча зур масштабта алып барыла ди Сангай. Анда "тәрбия бирү үзәкләре" аша инде миллионнан артык кеше узган яки хәзер уза.

Тибет халкына карата рәхимсезлекләргә карамастан, сөргендәге Тибет хөкүмәте башлыгы оккупациягә каршы көрәшне көч кулланмый гына алып бару сәясәтен дәвам итәргә чакыра һәм Тибет мәсьәләсе бары диалог һәм үзара аңлашу аша гына чишелергә тиеш ди.

– Безнең төбәктә Тибет мәсьәләсе көн үзәгендә тормый. Әмма бездә Кытайның тәэсире арта бара. Cөргендәге Тибет хөкүмәте башлыгы буларак, сез берничә мәртәбә Кытай белән икътисади мөнәсәбәтләр коручы илләр Тибет мәсьәләсен истән чыгармаска тиеш дигән идегез. Алар бу мөнәсәбәтләрнең икътисади файдасы турында гына түгел, Кытайның Тибеттәге рәхимсезлекләре турында да уйларга тиеш дидегез. Бу мәсьәләдә үз карашыгызны аңлатуда ни дәрәҗәдә уңышка ирештегез?

Сөргендәге Тибет хөкүмәте

Тибетның сөргендәге хөкүмәте, яки Үзәк тибет идарәсе Кытай Тибетны басып алганчыга кадәр эшләгән тарихи Тибет хөкүмәтенең дәвамчысы булып тора. Хөкүмәтне Лобсанг Сангай җитәкли. 2011 елның язына кадәр хөкүмәт башында Далай-лама XIV торды. Тибетта яки аннан читтә барлык тибетлар сөргендәге хөкүмәтне бердәнбер һәм легитим хөкүмәт дип саный. Бу хөкүмәт баштан ук үзенә ике бурыч куйды: Тибет качакларына ярдәм итү һәм Тибетның бәйсезлеген кайтару.

– Бу уңыш күп нәрсәләргә бәйле. Әмма хәзер Кытай күтәрелә барганда дөньяда аның белән кызыксыну да арта бара. Шуңа күрә Тибеттагы хәлләрне бөтен кеше белеп торырга тиеш. Чөнки бездәге хәлләр бөтен җирдә, шул исәптән Европада да булырга мөмкин. Мондый хәлләр бездә дә бар дип әйтүчеләр дә булыр. Тибет гаскәр белән басып алынган булса, Европаны икътисади яктан оккупацияләү бара. Монда Кытайның икътисад аша сәяси тәэсире сизелә. Бу Европаның башка башкалаларында да күренә. Кытайның нинди мөмкинлекләргә ия булуын аңларга теләүчеләр бар. Алар Кытайның элек һәм хәзер ни дәрәҗәдә рәхимсез булуын, ничек оккупацияләвен аңларга тели. Хәзер дә Тибетта безнең монастырьларны, буддист гыйбадәтханәләрен җимерү дәвам итә. Кытай сәясәтенә ризасызлык белдереп 152 тибетлы үз-үзен яндырды. Бу Кытайның ниләр эшли алуын ачык күрсәтә.

– Европа илләре җитәкчеләре моны аңлыймы?

– Без бу турыда инде 60 ел әйтеп киләбез. Мин бу вазифада җиде ел. Баштагы елларда безнең мәсьәләгә әллә ни игътибар булмады. Без әйткәннәргә ышанмадылар. Ә хәзер инде беләселәре килә. Соңгы очрашуларда чынлап та кызыксыну булды. Чөнки хәзер Кытай хөкүмәтенең сәясәте бирегә, Европа башкалаларына килеп җитте. Аларның Кытайга карата гамәлләре инде башка мәсьәлә.

– Ел башында сезнең хөкүмәт Кытай җитәкчесе Си Цзинпиньнең икенче мөддәтендә ниндидер либеральләштерү сәясәте алып барачагына өмет белдергән иде. Әмма Көнчыгыш Төркестандагы, Синҗандагы хәлләр киресен күрсәтә. Ул төбәктәге күп кенә мөселманнар, уйгыр, казакъ, татарлар юкка чыга. Аларны "сәяси тәрбия бирү үзәкләренә" ябалар, аларга карата рәхимсезлекләр кылына, хокуклары бозыла. Аларны эзәрлеклиләр. Кытайның гамәлләрен дөньяга күрсәтү өчен уйгыр активистлары белән уртак эш алып бару мөмкинлеген карыйсызмы?

– Кытай хәрбиләре безнең Тибетка беренче мәртәбә килгәч тәрәккыять, тынычлык, һармония вәгъдә иткән иде. Freedom House-ның дөньяда иреклек турындагы еллык хисапларына караганда, 2016 һәм 2017 елларда Сүрия иң ирексез ил дип таныла. Сүриядән соң Тибет килә. Күпләр Сүрия турында белә. Ә Тибетның дөньяда икенче иң ирексез төбәк булуын күпме кеше белә? Бу Кытайдагы хакимият системының ни дәрәҗәдә репрессив булуын күрсәтә. Безнең Синҗандагы уйгыр туганнарыбыз да шул ук хәлдә. Уйгыр халкы репрессияләргә дучар була. Тибетны котрольдә тоткан Кытай җитәкчеләренең бер өлеше Синҗанга җибәрелде. Алар анда шул ук сәясәтне, шул ук технологияләрне, шул ук ысулларны куллана. Синҗандагы уйгур туганнарга карата нәкъ бездә кылынганнар кабатлана.

– Әмма сездә "тәрбия бирү үзәкләре" булмады.

– Булды. Лагерьлар да, хезмәт белән тәрбияләү дә, барысы да булды.

– Кешеләр дә юкка чыга идеме?

Кешеләр дә югалды, барысы да булды. Әмма Синҗанда бу күпләп эшләнә. Анда лагерьлар аша миллионнан артык кеше узды. Анда бу киң масштабта кулланыла. Әмма Синҗанда кешеләрне бастыру һәм контрольдә тоту өчен кулланылган ысуллар Тибетта башланды һәм хәзер бар Кытайда кулланыла. Хәзер алар аны дөньядагы башка тоталитар режимнарга экспортлый. Тибетта һәм Синҗанда булган хәлләр дөньяның калган өлешенә дә таралачак. Хәзер инде бу тибетлар һәм уйгырлар бәласе генә түгел, хәзер ул бар дөньяда булачак. Бу лагерьлар аша халыкның 10 проценты узды. Менә Кытай нинди гамәлләр кыла ала.

– Сез Кытай хакимиятләренең Синҗандагы экспериментларын һәм ысулларын кайбер башка илләрнең хөкүмәтләре дә күзәтеп бара, тоталитар хөкүмәтләр ул ысулларны үзләштерә дидегез. Бу форумда да демократиянең мәйданы кечерәя бару турында сүз булды. Синҗандагы хәлләргә кайтсак, Русия хакимияте дә Кытай юлын үзләштерә. Путин режимы милли азчылыкларны урыслаштыру, аларның телен бетерү сәясәтен яңартты. Һәм Мәскәү Кытайның милли азчылыкларга карата гамәлләрен зур игътибар белән күзәтеп бара. Бу безне тоталитар киләчәк көтә дигәнне аңлатамы?

– Дөньядагы хәлләргә карасак, демократиягә каршы чыгу беркайчан да бу кадәр көчле булганы юк иде. Бар дөньяга таралучы автократик хакимиятләр, шундый ук режимнар бар. Кытай боларның үзәгендә тора һәм ул - демократиягә янаучы иң зур куркыныч. Йә Кытайның демократиясез моделен, йә безнең демократияле модельне сайлау кала.

– Сезнең модель нәрсәдән гыйбарәт, үз төбәгегездәге рәхимсезлеккә каршы дистәләрчә еллык көрәштәнме? Сез гадәттә диалогка, татулыкка һәм үзара аңлашуга өндисез. Моның нәтиҗәсе бармы соң?

– Моның нәтиҗәсе булачак һәм булырга тиеш. Чөнки без демократия юлыннан барабыз. Мине 30 дәүләттәге тибетлылар сайлап куйды. Безнең сайлап куела торган парламент бар. Сөргендә булсак та, безнең хөкүмәт нәтиҗәле эшли. Без шулай ук көч куллануга каршы чыгабыз. Демократия яхшы икән, көч кулланмау яхшы икән, бу нәтиҗәле эшли торган Тибет моделе дигән сүз. Без җиңелсәк, тибетлар генә түгел, демократия һәм көч кулланмау да җиңелә дигән сүз.

– Шул ук вакытта Кытай хакимияте сөргендәге Тибет хөкүмәтен куркыныч һәм экстремизм итеп күрә.

– Алар моны һәрвакыт әйтеп килә. Без экстремистлар булсак, бездә көч куллану һәм радикализм булыр иде. Әмма без көч куллануга каршы чыгабыз, демократик, тыныч системны яклыйбыз. Без Тибет мәсьәләсен Кытай хакимияте вәкилләре белән диалог аша чишәргә телибез. Бу - тынычлык яклы һәм рациональ караш. Әгәр алар безне куркыныч дип саный икән, бу безнең ни дәрәҗәдә рациональ булуыбыз мәсьәләсе түгел, аларның иминсезлеге мәсьәләсе.

XS
SM
MD
LG