Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пекин Синҗанда хәләл тауарларга каршы көрәш башлады


Кытай (архив фотосы)
Кытай (архив фотосы)

"Исламның дөньяви тормышка үтеп керүен һәм экстремизм тудыруын туктату" максатыннан рәсми Пекин Синҗан уйгыр автоном төбәгендә хәләлгә каршы көрәш башлады.

Кытайның күпчелек мөселманнар яшәүе Синҗан уйгыр автоном төбәге башкаласы Өремчедә коммунистик фирка җитәкчеләре "хәләлләштерүгә каршы көрәш башлау" турында белдергән дип яза Reuters.

Хәләл дип тамгаланган ризыкларның артуы ислам гадәтләренең Кытайның дөньяви тормышына үтеп керүенә юл куя ди рәсмиләр. "Хәләлләштерү дин һәм дөньяви тормыш арасындагы чикләрне юа. Шулай итеп дөньяви тормыш дини экстремизм пычрагына эләгергә мөмкин", ди алар.

Өремчедә коммунистик фирка җитәкчеләре шулай ук түрәләрдән һәм фирка әгъзаларыннан дингә түгел, ә марксизм-ленинизимга ныклы ышануны һәм халык арасында кытай телендә чыгыш ясауны таләп итәчәкләре турында да белдергән.

Соңгы айларда Кытайны Синҗан уйгыр төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия бирү үзәкләренә" ябу турында хәбәрләр тарала башлады.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем булдырылган.

АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

Кытай дипломатлары исә мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәтне аклый. Алар дөнья матбугатында мөселманнар өчен "сәяси тәрбия бирү үзәкләрен" яклап чыгыш ясый. Дипломатлар Кытайның мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.

XS
SM
MD
LG