Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай җитәкчелеге мөселманнар өчен "тәрбия бирү үзәкләре" турындагы хәбәрне кире кага


Өремче урамында Кытай гаскәриләре
Өремче урамында Кытай гаскәриләре

Рәсми Пекин Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендә миллионлаган уйгырларны бикләп тотулар турындагы хәбәрләр дөреслеккә туры килми дип белдерде.

Кытай җитәкчелеге уйгырлар бөтен хокуклар белән дә тәэмин ителгән, әмма дини экстремизим белән ялгыш юлга җибәрелгән кешеләргә нормаль тормышка кайту өчен ярдәм кирәк дип саный. Бу хакта ВВС яза.

Кытай БМОның раса дискриминациясен юк итү комитетының ике көнлек очрашуында катнашу өчен 50 кешедән торган делегация җибәргән.

Журналистлар Кытай җитәкчелегенең Синҗандагы үз гамәлләрен аңлатуы рәсми Пекин өчен гадәти булмаган әйбер дип таный.

Кытайның рәсми Global Times басмасы "тәрбия бирү үзәкләрен" "тренинг оешмалары" дип атады.

Бу атнада Азатлык Кытайда "акылга утырту" сәясәтен татарларга карата да куллана башладылар дип язган иде. Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә татарлар кулга алына башлады дигән хәбәрләр бар. Татарлар үзара аралашырга курка, күпләр социаль челтәрләрдән аккаунтларын юк итә. Казанга күченеп кайткан татар гаиләсе Кытайга киткәч кире әйләнеп кайтмаганы да билгеле.

БУ ТЕМАГА: Кытайда "акылга утырту" сәясәте. Татарларга да керештеләр

Чит илләргә даими йөргән, туганнары чит илләрдә булган мөселманнар Кытайда даими күзәтү астында. Бу нисбәттән дөнья медиасында казакъларның Кытайдагы "яңача тәрбия бирү үзәкләренә" урнаштырылуы турында язмалар дөнья күрде.

Кытай хакимияте фикеренчә, уйгырлар яңадан тәрбияләнергә һәм укытылырга тиеш, чөнки алар “идеологик чир белән авырый". Мөселманнар артык дини булуда гаепләнә, сәяси яктан тотрыксыз, террорчылык идеологиясе белән агуланган дип әйтелә. Кытай исә мондый лагерьләрнең барлыгын рәсми рәвештә танымый.

АКШның Конгресс әгъзалары Марко Рубио һәм Крис Смит бу лагерьләрдә 500 меңнән 1 миллионга кадәр кеше "тәрбияләнгән" дип әйтә. Алар фикеренчә, мондый лагерьләр бүгене көндә милли азчылык вәкилләренең ирекләрен мәхрүм итүнең иң зур очрагы.

XS
SM
MD
LG