Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралия татарлары Гайнетдингә: "Кытайда татарлар да изелә"


Өремче урамында полиция көчләре, архив фотосы
Өремче урамында полиция көчләре, архив фотосы

Австралия татарлары Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдингә ачык хат язган. Алар мөфтинең Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүен кире кагуы турындагы сүзләренә борчылу белдерә. Татарстан белән сәүдә эшләре өчен татар эшмәкәренең 20 елга төрмәгә утыртылуын искә ала.

Австралиядә яшәүче татарлар Кытай мөселманнарының эзәрлекләнүен кире каккан Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдингә язган хатларында мөфтинең бу сүзләре күңелләрен төшерүен әйтә.

"Мөселманнар Кытайда бернинди басым сизмиләр, бик тыныч яшиләр, дәүләт тарафыннан "ярдәмнән башка берни юк" дигән сүзләрегез күңелебезне бик төшерде. Сез белгәнчә, Австралия татарларның күпчелеге Шәркый Төркестаннан (Синҗан-Уйгыр автоном төбәгеннән) күчеп килде. Без туган илне ташларга мәҗбүр булдык. Кытай мәдәният инкыйлабы вакытында бөтен төрки милләтләргә авыр булды. Хәзер Австралиядә яшәүче татарлардан Таш Умаров, Наил Габитов, Сөенгөл Чанышева 10-18 ел Кытай зинданында утырды.

Шәркый Төркестанда әле дә безнең күп туганнар, дуслар калды. Алар белән мәнәсәбәтләребез бик нык, шуңа күрә андагы хәлләрне яхшы беләбез. Хезерге вакытта Кытай коммунист партиясенең төрки милләтләргә басымы яңа дәрәҗәгә чыкты. Хәзер анда биш меңгә якын татар яши. Алар уйгырлар, казакълар, кыргызлар, үзбәкләр белән бергә шул басым астында изеләләр", диелә хатта.

Австралия татарлары язуынча, хәзерге вакытта "тәрбия бирү" лагерьларында бер миллионнан артык кеше утыра. Аларның туганнарына ни өчен тоткарланулары, кайда тотылулары, күпме вакытка тоткарлануы турында мәгълүмат бирелми.

"Бу системаның иң зур максаты – төрки мөселманнар арасында тоталь курку тудыру. Шул концлагерьларга күбрәк укымышлы, белемле адәмнәрне, фән кешеләрен, эшмәкәрләрне, муллаларны, лидерлык сыйфатлары булган күренекле шәхесләрне ябалар.

Мисаллар бик күп. Интернетта лагерьларда тотылган кешеләрнең исемлекләре бар. Теләсәгез – таныша аласыз. Бу хатта без ике шәхесне генә сезгә мисал итеп китерәбез. Аларның исемнәрен әйтмибез, чөнки туганнарына зур басым булачагын беләбез. Берсе – җырчы, күренекле шәхес. Ул Татарстан белән сәүдә алып барган өчен 20 елга төрмәгә утыртылган. Икенчесе – яшь кеше, биология укытучысы. Ул 19 елга зинданга ябылган. Тотылу сәбәбе мәгълүм түгел.

Күп очракта гаиләдән ата кеше белән ана кешенең икесен алып китәләр. Шул вакытта балаларын ятимнәр йортына илтәләр. Аларга мөселман исеме урынына кытай исеме кушыла һәм дәүләт коммунист партиясе идеологиясе тәрбиясе бирелә", ди Австралия татарлары.

​Алар Рамазан аенда ураза тотучыларны мәҗбүриләп су эчертүләрен, мәчеттән чыгучыларын сагалап торып аракы эчертүләрен, эчмәсәң партия сәясәтенә лояль булмауда гаепләнүләрен яза. Шулай ук балаларга мөселман исеме кушу тыелу, "сәлам" дип исәнләшү ярамауны яза.

"Төрмәгә утыртылмаганнарның өенә төрмә үзе килә. Уйгыр һәм башка төрки милләт кешеләрнең гаиләләренә "менә сезгә яңа туган" дип бер миллион кытай коммунист партиясе әгъзалары кертелгән. Яшәргә генә түгел, хәтта бу дөнья белән мөселманча саубуллашырга да ярамый. Җеназа намазлары тыелган, мәетне күмәргә ярамый – барысын да крематорийга илтәләр.

XXI гасырда Шәркый Төркестанда ышанмаслык хәлләр килеп чыкты. Төркия, Австралия һәм башка илләр уйгурларны сәяси мигрантлар итеп кабул итәләр. Моны белмәскә мөмкин түгел. Узган атнада гына бу проблем турында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да әйтте.

Сез, Равил хазрәт, Кытайга берничә ел элек бардыгыз. Әйе, шул вакытта Кытай коммунист партиясенең мөселманнарга карата басымы ул кадәр көчле булмады. Әмма соңгы ике елда гомумән кеше хокукларына һөҗүм бара. Һәм бу куркыныч хәлләрнең чиге куренми. Сез мөфти буларак мөселманнарның хәлләрен белешергә тиеш. Тулы мәгълүматларны сез астагы чыганакларда таныша аласыз", дип алар Кытайда төрки мөселманнарны эзәрлекләү турындагы төрле язмаларны китерә.

"Аларны укып чыккач үзегезнең фикерне үзгәртерсез дип ышанабыз", дип тәмамлый Австралия татарлары Равил Гайнетдингә язган ачык хатын.

Хәбәр ителгәнчә, Казакъстанда узган VI бөтендөнья һәм традицион диннәр лидерлары җыены кысаларында бер журналист Гайнетдиннән Русия өммәтенең Кытайдагы хәлләргә мөнәсәбәте турында сорагач, мөфти Кытайда мөселманнарны кысулар турындагы хәбәрләрне кире какты. Ул Кытайда, шул исәптән Синҗан-Уйгыр төбәгендә ислам дине тотучылар дискриминация сизми дип әйтте.

Рушан Аббясов
Рушан Аббясов

Азатлык Равил Гайнетдиннән аңлатма алырга тырышты. Матбугат үзәгендә аңлатманы бары мөфтинең беренче урынбасары Рушан Аббясов бирергә мөмкин диделәр. Аббясов телефонын алмады.

Мөфтиләр шурасының рәсми сәхифәсендә Аббясов Гайнетдин биргән интервьюда сүз Кытай мөселманнары берләшмәсенә караган күпмиллионлы мөселман җәмгыяте турында бара, ди.

"Әмма кайбер бутаучылар мөфти сүзләрен Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендәге тормышның төрле яклары белән бергә бутап күрсәтә. Интервьюда сүз бары тик дини тормыш турында гына барды", ди ул. Аббясов сүзләренчә, Кытайда мөселман инфраструктурасы үсештә. "Пекин шәһәрендә генә дә 75 мәчет бар", ди ул.

Элегрәк Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә карата борчылу белдерде һәм дин кардәшләре өчен дога кылырга чакырды. "Үзебезнең тарихны үз башыбыздан кичереп, без бик яхшы бер сабак алдык: дингә каршы көрәш халык хәтерендә төзәлмәс яралар һәм бик куркыныч нәтиҗәләргә китерә", диде ул.

Соңгы айларда Кытайны Синҗан уйгыр төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия бирү үзәкләренә" ябу турында хәбәрләр тарала башлады. Алар арасында татарлар да бар.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем булдырылган.

АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

Кытай дипломатлары исә мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәтне аклый. Алар дөнья матбугатында мөселманнар өчен "тәрбия бирү үзәкләрен" яклап чыгыш ясый. Дипломатлар Кытайның мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.

XS
SM
MD
LG