Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илшат Гафуров: "КФУда укучы Синҗан студентларының туганнарын кайгырту безнең вәкаләтләргә керми"


КФУ ректоры Илшат Гафуров
КФУ ректоры Илшат Гафуров

КФУ ректоры уку йортында Кытайдан килеп укучы студентларның туганнары тәрбия үзәкләрендә утыру-утырмау турында мәгълүмат юк диде.

23 гыйнвар КФУ җитәкчелеге 2018 елга йомгак ясап, журналистлар белән очрашу уздырды. Анда уку йорты ректоры Илшат Гафуровка Кытайның Синҗан-Уйгыр төбәгеннән килеп укучы студентлар темасына кагылышлы сорау бирелде. Кытай студентларының туганнары тәрбия бирү үзәкләрендә утыру-утырмаулары турында бездә мәгълүмат юк диде, Гафуров.

Илшат Гафуров Кытайдан килгән студентлар турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:58 0:00

"[Әлеге үзәкләргә эләгүчеләр] Кытай кануннарын бозган булган, күрәсең. Бу - сәяси сорау. Безнең судентларның күпме туганнары анда утырганы турында миндә мәгълүмат юк. Чит ил студентлары белән уку йортында махсус департамент шөгыльләнә. Аларга төрле ярдәм күрсәтелә, бу беренче чиратта, илдә теркәлү, уку, яшәү, өйләренә кайту-килү мәсьәләләре. Бу (тәрбия үзәкләрендә утырган туганнарын барлу - ред.) безнең вәкаләтләргә керми", диде Илшат Гафуров.

Соңгы вакытта Кытайның Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябу турында хәбәрләр тарала башлады. Алар арасында татарлар да бар диелә.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем да булдырылган.

Кытай җитәкчелеге исә мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәтне аклый. Моны алар экстремизмга каршы көрәш дип атый.

Русия дә, рәсми Татарстан да әлеге вазгыятькә фикер белдермәде. Бары тик Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы Камил Сәмигуллин гына Кытайдагы мөселманнар өчен дога кылырга чакырып мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG