Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт шурасы: Шартнамәнең булмавы Конституциянең канунилыгына тәэсир итми


Татарстан Дәүләт шурасы сайтында Татарстан Конституциясен федераль кануннарга яраклаштыру өчен эшче төркем булдырылу турындагы хәбәрләргә аңлатма биргән махсус белдерү урнаштырылды.

Соңгы көннәрдә мәгълүмат чараларында, шул исәптән Азатлык радиосында, Дәүләт шурасында Татарстан Конституциясен федераль кануннарга яраклаштыру өчен эшче төркем булдырылуы турында чыккан хәбәрләргә җавап итеп, Татарстан Дәүләт шурасы рәсми сайтында аңлатма чыгарган.

Аңлатмада Дәүләт шурасының Татарстан кануннарын, аларның федераль кануннарына туры килүен даими рәвештә күзәтеп баруы әйтелә. Әлеге эш парламентның кануннар һәм хокук куллану практикасы мониторингы комиссиясе эшчәнлеге кысаларында башкарыла. Хәзерге вакытта махсус кануннар кубул итүгә бернинди ихтыяҗ юк, диелә белдерүдә.

"Моңарчы күп тапкыр әйтелгәнчә, Татарстан белән Русия арасында вәкаләтләр бүлешү турында шартнамәнең юкка чыгуы Татарстан Конституциясенең канунилыгына һәм юридик көченә, республиканың конституцион төзелеше нигезләренә һәм аның Русия төбәге буларак хокукый статусына тәэсир итми", диелә Дәүләт шурасы белдерүендә .

Татарстан прокуратурасы Чаллы шәһәр шурасы депутаты Сергей Яковлевка җавап хатта Дәүләт шурасында Татарстан Конституциясен төзәтү өчен эшче төркем булдырылганын белдерде. Татарстан прокуроры урынбасары Марат Долгов имзалаган хатта Татарстан Конституциясен федераль кануннарга яраклаштыру эше "республика Конституциясен төзәтүне комплекслы башкару максатында алып барыла" диелгән.

2017 елның 11 августында Русия белән Татарстан арасындагы шартнамәнең вакыты чыкты. Ул озайтылмады, яңа шартнамә дә кабул ителмәде.

XS
SM
MD
LG