Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Дәүләт шурасында Татарстан Конституциясен үзгәртү өчен эшче төркем булдырылганын белдерә


Бу хакта Татарстан прокуратурасының Чаллы шәһәр шурасы депутаты Сергей Яковлевка җавабында әйтелә. Хатта әйтелгәнчә, эшче төркем Татарстан Дәүләт шурасында оештырылган. Дәүләт шурасының матбугат үзәгендә бу хакта берни белмәүләрен әйттеләр.

Татарстан прокуратурасының Чаллы шәһәр шурасы депутаты Сергей Яковлевка җавап хатында әйтелгәнчә, Татарстан Конституциясен федераль кануннарга яраклаштыру өчен чаралар күрү кирәклеге турында мәгълүмат Татарстан Дәүләт шурасы рәисенә җибәрелгән.

Татарстан прокуроры урынбасары Марат Долгов имзалаган хатта Татарстан Конституциясен федераль кануннарга яраклаштыру эше "республика Конституциясен үзгәртүне комплекслы башкару максатында алып барыла" диелгән. "Татарстан республикасының Конституция комиссиясе турында" канунын булдыру өчен Дәүләт шурасында эшче төркем булдырылган, диелә прокуратура хатында.

Яковлев Азатлыкка хатның прокуратурадан килүен раслады. Әлеге хатны ул үзенең livejournal сәхифәсендә чыгарды.

Азатлык Сергей Яковлевтан: "Сезнеңчә, Татарстан Конституциясенең кайсы урыннары федераль кануннарга каршы килә?" дип сорады. Чаллы депутаты "Татарстан Конституциясенең беренче маддәсендә Татарстан белән Русия арасындагы шартнамә турында әйтелә. Хәзерге вакытта бу шартнамә гамәлдә түгел, димәк, бу өлешне алып атарга кирәк", дип саный.

Шулай ук аның сүзләренчә, Конституциядә Татарстанның иң югары рәсми заты буларак президент санала. Шул ук вакытта 2010 елда кабул ителгән федераль канун төбәк башлыкларын президент дип атауны тыя, ди Яковлев. Ул шулай ук Конституциядә "Татарстанның күпмилләтле халкы суверенитетка ия" дигән сүзләр белән дә килешми.

Азатлык Татарстан Конституциясенең федераль кануннарга туры китерелүе турында аңлатма алырга теләп Татарстан Дәүләт шурасының матбугат үзәгенә шалтыратты. Анда бу хакта берни белмәүләрен әйттеләр.

Татарстан Дәүләт шурасының Канунилык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов та бу хакта ишетмәвен сөйләде.

"Бәлки кемдер моның белән шөгыльләнәдер, шәхсән мин бу төркемгә кермим, миндә бернинди дә документ юк", диде ул.

2017 елның декабрендә Сергей Яковлев Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Конституциясен гамәлдән чыгаруны сорады. Ул Татарстан Конституциясендә "дәүләт эчендә дәүләт" принцибы теркәлгән, ә федераль үзәк белән республика арасындагы шартнамәнең мөддәте чыккач, Конституция юридик көчен югалта, дип язып чыкты.

Татарстан Дәүләт шурасының Канунилык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин бу мөрәҗәгатьне "томаналык" дип атады. Яһүдин Конституция шартнамәсез дә эшли, диде.

2017 елның 11 августында Русия белән Татарстан арасындагы шартнамәнең вакыты чыкты. Ул озайтылмады, яңа шартнамә дә кабул ителмәде.

XS
SM
MD
LG