Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның үзгәртелгән Конституциясе дә өлешчә генә үтәлә


Казанда Татарстан Конституциясенең 25 еллыгын бәйрәм итү, 6 ноябрь 2017
Казанда Татарстан Конституциясенең 25 еллыгын бәйрәм итү, 6 ноябрь 2017

6 ноябрь Татарстан Конституция кабул ителгән көнне билгели. Татарстан халкы үзенең төп документының маддәләрен беләме, алар үтәлә дип саныймы? Азатлык Казанда шул хакта сораштыру уздырды.

6 ноябрь Татарстан Конституциясе кабул ителгән көн. Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Равил Мөхәммәтҗанов Азатлыкка әйтүенчә, дәүләт тә, хөкүмәт тә әлеге көнне бәйрәм буларак билгеләп узмый.

"Бары Татар иҗтимагый үзәге генә митинг итеп үткәрә, әле шунда да безне ишегалдына куып керттеләр”, диде ул митингка Казан шәһәре үзәгендә урын бирелмәүгә зарланып.

Казан мэриясенең Татарстан Конституциясе көнен шәһәр үзәгендә уздыруга рөхсәт бирмәвен алар мәхкәмәгә дә шикаять итеп караган иде, әмма Вахитов районы мәхкәмәсе Казан мэриясе карарын гамәлдә калдырды.

Мөхәммәтҗанов Конституция көнендә уздыру өчен аларны Тинчурин бакчасына җибәрүне мыскыл итү дип саный.

Мәскәү Татарстан Конституциясен һәм республика статусын формаль рәвештә таныса да, тел һәм шартнамә кебек мәсьәләләрдә үз сәясәтен алга сөрә. Нәтиҗәдә Русия белән Татарстан кануннары арасында каршылыклар арта бара. Казан белән Мәскәү арасындагы шартнамә дә озайтылмады. Азатлык Казан урамындагы кешеләргә Конституция өзекләрен укып, аны ни дәрәҗәдә белүләре белән кызыксынды. Шулай ук Конституция маддәләренең үтәлү-үтәлмәве турында сорады.

Татарстан Конституциясе үтәләме?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:56 0:00

Татарстан Конституциясе 1992 елда Татарстан Югары шурасы тарафыннан кабул ителә. 6 ноябрь Татарстан Конституциясе буларак бәйрәм ителә, Татарстанда ул ял көне. Мәскәү таләбе белән Конституция күп тапкыр үзгәртелде.

XS
SM
MD
LG