Accessibility links

Конституция көнендә Казан үзәгендә чара уздыруга рөхсәт юк


Былтыр Конституция көненә багышланган митинг
Былтыр Конституция көненә багышланган митинг

Казан башкарма комитеты шәһәр үзәгендә бу көнне профилактик медицина чаралары узачак дип белдерә һәм митинг-концертны Тинчурин бакчасына күчерергә тәкъдим итә. Активистлар моның белән килешми.

Казан башкарма комитеты 6 ноябрь Татарстан Конституциясе көненә багышланган митинг-концертны шәһәр үзәгендә уздыруга рөхсәт бирмәгән. Татар активистлары Камал театры янындагы мәйданны, Вахитов һәйкәле янын, Бауман урамын сораган иде. Казан мэриясе вәкиле Евгений Варакин хатында бу көнне әлеге урыннарда "Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан алданрак планлаштырылган профилактик медицина чаралары" була дип белдерә. Казан шәһәре башкарма комитеты митинг-концертны Тинчурин бакчасында уздрырга тәкъдим итә.

Чараны оештыручыларның берсе Татар иҗтимагый үзәге активисты Равил Мөхәммәтҗанов Азатлыкка белдерүенчә, әлеге вакытта активистлар Варакинның бу җавабын шикаять итеп, прокуратурага һәм мәхкәмәгә мөрәҗәгать әзерли. "Һәрдаим Тинчурин бакчасына җибәрү - безне мыскыл итү. Тагын көрәшеп карыйбыз, инде дә булмаса, шул бакчада уздырырга туры киләчәк", диде Равил әфәнде.

Митингта 1992 елда кабул ителгән Татарстан Конституциясен кире кайтару, Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсен гамәлгә кертү, татар мәгарифен торгызу мәсьәләләре күтәреләчәк.

Татарстан Конституциясе көне әллә ни зурлап уздырылмый. Гадәттә, бу көнне барлык иҗтимагый активлык Татар иҗтимагый үзәге үткәргән митинг белән генә чикләнә. Шулай да былтыр көз мәктәпләрдә татар теленең кысрыклап чыгарылу сурәтендә Татар яшьләре форумы 6 ноябрьдә "Мин татарча сөйләшәм" исемле зур концерт оештырды.

XS
SM
MD
LG