Accessibility links

Кайнар хәбәр

"1992 елгы Конституцияне кайтарыгыз!"


Фәүзия Бәйрәмова: "Татарстанның өч сәяси нигезе бар: декларация, референдум, конституция"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:16 0:00

6 ноябрь Казанның Тинчурин бакчасында Татарстан Конституциясе кабул ителүнең 26 еллыгына багышланган митингка йөздән артык кеше җыелды.

Күтәрелгән плакатларның күбесе мәктәпләрдә татар телен мотлак укытуны яклауга багышланган. Шулай ук Татарстанның 1992 елда кабул ителгән Конституциясен кире кайтаруны таләп итүче плакат та күренде.

Митингта язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, Татар теле дәресләрен саклап калу өчен мәхкәмәләрдә көрәшүче СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков, Камал театры артисты Әзһәр Шакиров һәм башка күренекле кешеләр катнашты.

Бәйрәмова үз чыгышында 1992 елда Конституция кабул итү тарихын сөйләде. Аның әйтүенчә, ул чакта Татарстан ватандашлыгы турында маддә булдырмыйча республикада яшәүчеләрне Русия ватандашлары итеп калдыру зур хата булган. Ул шулай ук 1992 елгы Конституциягә Татарстанның Русия белән вәкаләтләрне бүлешүе турында маддә кертүне ул чактагы Татарстан вице-президенты Василий Лихачев һәм аның тирәсендәгеләрнең Татарстан мөстәкыйльлегенә каршы мәкерле хәйләсе дип атады.

Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясый
Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясый

"Референдумда Татарстан сайлаучылары республиканың Русия, башка республикалар һәм дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы килешүләр нигезендә коручы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты булуын якласа да, аның нәтиҗәләре Конституциягә кертелмәде, аның урынына алар Русия белән вәкаләтләрне бүлешү турында маддә керттеләр, ә ул турыда шартнамә 1994 елда имзаланды, димәк алар моңа алдан ук астыртын рәвештә әзерләнгән", диде Бәйрәмова. Ул шушы ике маддәне Татарстан бәйсезлегенә юл куймаучы маддәләр дип атады һәм 1992 елгы Конституциянең Мәскәү таләбе белән 17 тапкыр үзгәртелүен тәнкыйтьләде.

​Митин алдыннан "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Казан үзәгендә Татарстан әләме төсләрендәге 5 меңләп тасма таратты.

​Казан башкарма комитеты Татарстан Контситуциясенә багышланган митингны шәһәр үзәгендә уздыруны рөхсәт итмәде. Бу көнне профилактик медицина чаралары узачак дип, аны Тинчурин бакчасына күчерергә тәкъдим итте. Татар иҗтимагый активисты Равил Мөхәммәтҗанов әлеге карар белән килешмичә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте, әмма мәхкәмә шәһәр хакимияте карарын гамәлдә калдырды.

Татарстан Конституциясе үтәләме?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:56 0:00

XS
SM
MD
LG