Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Татарстан Конституциясе көнен шәһәр үзәгеннән читтә уздыру карарын гамәлдә калдырды


Бүген Казанның Вахитов районы Татар иҗтимагый үзәге активисты Равил Мөхәммәтҗановның шикаятен канәгатьләндермәгән.

Равил Мөхәммәтҗанов 6 ноябрь Татарстан Конституция көнен шәһәр үзәгендә уздыруга рөхсәт бирмәгән Казан башкарма комитетының карарын мәхкәмәгә шикаять иткән иде. Татар активистлары Камал театры янындагы мәйданны, Вахитов һәйкәле янын, Бауман урамын сораган иде. Казан мэриясе вәкиле Евгений Варакинхатында бу көнне әлеге урыннарда "Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан алданрак планлаштырылган профилактик медицина чаралары" була дип белдерә. Казан шәһәре башкарма комитеты митинг-концертны Тинчурин бакчасында уздырырга тәкъдим итте.

"Бу Конституция көнен дәүләт тә, хөкүмәт оешмалары да бәйрәм итеп уздырмый. Бары без генә аны бәйрәм итеп уздыруны сораган митингны да ниндидер ишегалдына куып керттеләр. Ә шәһәр үзәгендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик чарасы уздырыла диелгән. Министрлыкның ул профилактик чаралары дигәне листовкалар тарату. Андый әйбергә гариза бирмиләр.

Казан хакимиятеннән алып килгән язуда, министрлык чара уздыру өчен гаризаны 15 октябрьдә биргән диелә, ә без 22нче октябрьдә биргән идек. Аларның гаризаларында бернинди эчтәлек тә юк - шул урыны һәм вакыты гына язылган. Аларга икенче көнне үк ризалык та биргәннәр икән. Бөтен гариза хәзер электрон теркәлү уза, ул гариза 15е кергән булса, аның теркәлүе булыр иде. Аны беркем алып килмәде”, ди Мөхәммәтҗанов.

Ул гел Тинчурин бакчасына җибәрү үзләрен мыскыл итү дип саный.

XS
SM
MD
LG