Accessibility links

Татарстан Конституциясе: 26 ел эчендә юкка чыккан 7 мөһим маддә


Нәкъ 26 ел элек, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе кабул ителде. 26 ел дәвамында Татарстанның төп канунына 17 тапкыр үзгәреш кертелгән, кайбер үзгәрешләр шактый әһәмиятле маддәләргә кагыла. Азатлык Татарстан Конституциясеннән югалган кайбер мөһим урыннарны искә төшерә.

1992 елда Татарстан Конституциясенең урысча тексты тавышка куелып кабул ителә, соңрак татарчага рәсми тәрҗемәсе башкарыла. Татар телендә 1992 елгы Конституциянең тулы текстын биредә укып була.

1. Суверенитет һәм дәүләт статусы

1нче маддә

Татарстан республикасы – республиканың күпмилләтле барлык халыкның ихтыярын һәм мәнфәгатен чагылдыручы суверен демократик дәүләт.

Дәүләтнең суверенитетын һәм вәкаләтләрен халык билгели.

Дәүләт суверенитеты – Татарстан республикасының төп билгесе.

1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 1нче бүлек, 1нче маддә

Татарстан Конституциясенең беренче маддәсен үзгәртү – федераль үзәкнең төп таләпләрнең берсе булды. Әлеге гамәл татар милли хәрәкәте вәкилләре тарафыннан тәнкыйтьләнеп килә. Татарстан җитәкчелеге исә Конституциянең беренче маддәсендә "суверенитет" һәм "дәүләт" сүзләрен саклап калуга ирешә алды.

Гамәлдәге Конституция:

Татарстан Республикасы – Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм [...] Шартнамә нигезендә Русия Федерациясе белән берләшкән һәм Русия Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт.

Татарстан Республикасы суверенитеты [...] дәүләт хакимиятенең (канун чыгару, башкарма һәм мәхкәмә) бөтен тулылыгына ия булуда чагыла һәм Татарстан Республикасының аерылгысыз хасияте булып тора. (1нче маддә)

2. Татарстан ватандашлыгы

21нче маддә

Татарстан республикасының барлык гражданнарына гомумтанылган халыкара хокук нормалары, шулай ук Татарстан республикасының халыкара килешүләре нигезендә Татарстан республикасы Конституциясендә каралган хокуклар һәм ирек гарантияләнә.

Татарстан республикасының читтә яшәүче һәр гражданына Татарстан республикасының хокукый яклавы һәм ярдәме гарантияләнә.

[...]

1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 3нче бүлек, 21нче маддә

1992 елгы Конституциядә Татарстан ватандашлыгы төшенчәсенә 5нче маддә (тулы бер бүлек) багышланган булган. Гамәлдәге Конституциядә исә әлеге темага бер маддә генә бирелгән, анда Татарстан ватандашлыгының Русия ватандашлыгы белән тиң булуы аңлатыла.

Гамәлдәге Конституция:

1. Татарстан республикасының үз ватандашлыгы бар.

2. Татарстан республикасы территориясендә даими яшәүче Русия федерациясе ватандашы – Татарстан республикасы ватандашы.

3. Татарстан республикасы ватандашы бер үк вакытта Русия федерациясе ватандашы да булып тора. (21нче маддә)

3. Хәрби хезмәт

58нче маддә

Татарстан республикасы гражданнары канун нигезендә хәрби хезмәт үтәргә бурычлы. Хәрби хезмәт Татарстан Республикасы территориясендә, яки Татарстан республикасының килешү йөкләмәләре нигезендә аннан читтә үтелә.

[...]

1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 4нче бүлек, 58нче маддә

1992 елгы Конституциядә хәрби хезмәтне Татарстанда үтү мөмкинлеге турында әйтелсә, гамәлдәге Конституциядә моның турында сүз юк.

Гамәлдәге Конституция:

Татарстан Республикасында гражданнар федераль канун нигезендә хәрби хезмәт үтәргә тиеш (63нче маддә).

4. Халыкара килешүләр

62нче маддә

Татарстан республикасы башка дәүләтләр белән мөнәсәбәткә керә, халыкара килешүләр төзи, дипломатия, консуллык, сәүдә һәм башка вәкиллекләр алмаша, халыкара хокук принципларына нигезләнеп, халыкара оешмалар эшчәнлегендә катнаша.

Гомумтанылган халыкара хокук принциплары һәм нормалары Татарстан республикасы кануннарыннан өстенрәк санала.

1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 5нче бүлек, 62нче маддә

Халыкара оешмалар, төрле дәүләтләр белән эш алып бару турында сүзләр хәзерге Конституциядә саклана, ләкин ул бераз башка төрле яңгыраш ала, "үз вәкаләтләре чикләрендә" дигән сүзләр өстәлә:

Гамәлдәге Конституция:

Татарстан Республикасы үз вәкаләтләре чикләрендә чит дәүләтләрнең субъектлары һәм административ-территориаль берәмлекләре, чит дәүләтләр белән халыкара һәм тышкы икътисади багланышларга керә, халыкара килешүләр төзи, вәкиллекләр алмаша, халыкара оешмалар эшчәнлегендә катнаша. (6нчы маддә)

5. Татарстан президенты

107нче маддә

Татарстан республикасы президенты – Татарстан республикасында шәхес хокуклары һәм ирегенең, республика суверенитетының, Татарстан республикасы Конституциясен һәм кануннарын, шулай ук Татарстан республикасының халыкара килешүләрен үтәүнең гаранты.

1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 11нче бүлек, 107нче маддә

Хәзерге Конституциядә Татарстан президенты "суверенитет гаранты" булудан туктый, аның вазифаларына исә "Татарстан белән Русия төбәкләре шартнамәләренең үтәлеше гаранты" өстәлә.

Гамәлдәге Конституция:

Татарстан Республикасы президенты Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауны, Татарстан Республикасы Конституциясенең һәм кануннарының, шулай ук Татарстан Республикасының халыкара килешүләренең, "Русия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында" Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Шартнамәсенең һәм Татарстан Республикасы белән Русия Федерациясе субъектлары шартнамәләренең үтәлеше гаранты булып тора. (90нчы маддә)

6. Татарстан Югары мәхкәмәсе

144нче маддә

Татарстан республикасы Югары суды – Татарстан республикасында суд эшләрен алып баручы һәм Татарстан республикасы кануннары тарафыннан билгеләгән тәртиптә гомуми вәкаләтле судлар эшчәнлегенә күзәтчелек итүче иң югары суд органы. [...]

1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 14нче бүлек, 144нче маддә

1992 елгы Конституциядә мәхкәмәләргә шактый күп урын бирелсә, хәзерге төп канунда алар турында кыскача гына сүз алып барыла. Татарстан Югары мәхкәмәсе турында мәгълүматны, гомумән, бер урында гына табып була:

Гамәлдәге Конституция:

Татарстан Республикасы Югары мәхкәмәсе, район (шәһәр) мәхкәмәләре һәм хәрби мәхкәмәләр – гомуми юрисдикциядәге федераль мәхкәмәләр. (110нчы маддә)

7. Татарстан прокуроры

154нче маддә

Татарстан республикасы прокуроры, Татарстан республикасы президенты тәкъдиме белән, Татарстан республикасы Дәүләт шурасы тарафыннан билгеләнә, ул аның алдында җаваплы һәм хисап бирә.

[...]

1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 15нче бүлек, 154нче маддә

Хәзерге Конституциядә прокурорны билгеләү тәртибе тулысы белән үзгәртелә:

Гамәлдәге Конституция:

Татарстан Республикасы прокуроры үз урынына, Татарстан Республикасы президенты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт шурасы белән килештереп, Русия Федерациясе баш прокуроры тарафыннан билгеләнеп куела. (114нче маддә)

Татарстан Конституциясе үтәләме?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:56 0:00

XS
SM
MD
LG