Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Конституция – төп канун, әмма соңгы сүз президентта"


Казанда Татарстан Конститутциясе көнен бәйрәм итәләр. 2013 ел
Казанда Татарстан Конститутциясе көнен бәйрәм итәләр. 2013 ел

6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне. "Европалы Татарстан" блогының баш мөхәррире Артур Хаҗиев Татарстанга Конституция республиканы тышкы сәяси йогынтыдан саклау өчен кирәк дип әйтә.

6 ноябрьдә Татарстан халкы ял итте. Республика Конституциясе көнен бәйрәм иттеләр. 1992 елда Татарстан Югары шурасында дәүләтнең төп документы һәм шунда ук 6 ноябрьне бәйрәм көне иткән канун да кабул ителә.

"Европалы Татарстан" блогының баш мөхәррире Артур Хаҗиев бу көнне халыкка республиканың үз Конституциясе барлыгын искә төшереп тору өчен генә булса да билгеләү кирәк дип әйтә.

"Бу көнне халык ничек кабул итә дигәннән, Конституция бүген дә республиканың үзе өчен зуррак әһәмияткә ия ул. Бу көннең нинди зур әһәмияткә ия икәнен, бәлки, күпләр аңлап та бетерми торгандыр. Русиядә соңгы вакытта нинди генә сәяси вакыйгалар булмасын, мондый конституцион документлар безнең республиканың алга киткән илләр юлыннан үсешенә маяк булып тора. Безгә Конституцияне беркайчан да онытырга ярамый. Безнең җәмгыятьнең зирәк көчләренең максаты - прогрессив Конституциябезне саклау һәм андагы матдәләрне үтәү өчен тырышу булырга тиеш", ди Хаҗиев.

Артур Хаҗиев
Артур Хаҗиев

Артур әфәнде фикеренчә, Татарстан Конституциясе демократик яктан һәм кеше хокукларын яклауда әһәмияткә ия документ булса да, соңгы вакытта дәүләтчелекне саклап калу, милли мәнфәгатьләрне яклап урамнарга чыккан милләтпәрвәрләрне эзәрлекләүләр, аларны мәхкәмәләргә җәлеп итүләр ешайды.

"Татарстан һәм шулай ук Русия Конституциясен алсак та хәзер аның күп кенә маддәләре бозыла. Аек акыллы көчләр хәзер Русия һәм Татарстан Конституциясендәге бөтен маддәләр дә кәгазьдә генә калмыйча эшләсен өчен көрәшергә тиеш", ди Хаҗиев.

Ул Татарстанда да һәм Русиядә дә Конститутцияләрнең күп очракта бер кырыйда ятканлыгын, соңгы сүзне прокуратура, мәхкәмәләр дә түгел, ә беренче җитәкчеләр генә әйткәнлеген белдерә. "Республиканың тулаем яшәеше хәзер без бүген күргәнчә түгел, Конституциягә нигезләнергә тиеш", ди Хаҗиев.

Бер ел элек кенә Русиянең бүгенге хәлен, дөнья белән элемтәләренең ничек һәм кайсы якка үзгәрәчәген беркем дә күз алдына китермәгәндер. Бу вазгыятьтә Конституцияле Татарстанны киләчәктә нәрсә көтәр?

"Минемчә, хәзерге дөньяда алга киткән европача үсештән кала башка юл юк. Безгә хәзер "Евразия идеяләре" дип ниндидер өченче юлны тагарга тырышалар. Бернинди альтернатива юк. Европа үсеше – ул прогресс һәм бу үсеш булмаган тагын бер юл бар, ул – бер урында туктап калу.

Хәзер Русиянең үз эчендә һәм шулай ук Татарстанда вазгыять катлаулы. Киләчәктә барыбер Татарстан европача үсеш юлына басачак. Шулай ук Русия дә. Без башка юлдан китеп уңышка ирешә алмаячакбыз", ди Хаҗиев.

Татарстанның Европа Берлеге белән мөнәсәбәтләре әйбәтләнәчәк

Белгеч Русия Кырымны аннексияләгәч һәм Украинаның көньяк-көнчыгышына үз йогынтысын ясый башлагач, Көнбатыш керткән чикләүләр һәм Мәскәүнең аңа җавап бирәм дип үз чараларын күрүе Татарстанның һәм Русиянең дә европача үсешенә киртә булып торуын һәм зыян салуын әйтә. Шулай да ул бу чикләүләрнең мәңгелек булмаячагын, күпмедер вакыттан соң Европа Берлеге белән мөнәсәбәтләрнең әйбәтләнәчәген белдерә.

"Европа кыйтгасында интеграция процессы әле төгәлләнмәгән. Күпләгән илләр бу үзгәрешләргә кушылачак, шул исәптән Татарстан һәм Русия дә", ди Хаҗиев.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов соңгы вакытларда Европаның алга киткән илләре белән беррәттән Төньяк Корея, Куба, Колумбиягә дә сәфәр кылды. Белгеч әлеге хезмәттәшлекләрнең зур уңышлар китермәячәген әйтә.

"Мин Татарстанның Куба йә булмаса Төньяк Корея белән хезмәттәшлгеннән ниндидер җитди уңышлар көтмим. Алар хәерче илләр һәм шулай ук сәяси системаларын алсак та һәм икътисади яктан да эффектив түгелләр. Татарстан бу илләр белән белән чагыштырганда күпкә югарырак үсеш алган республика. Ниндидер мөнәсәбәтләр урнаштыру, бәлки чыннан да яхшыдыр, әмма, аларга йөз тоту, ул Европа Берлеген алыштыра алмый. Барыбыз да белеп торабыз, Татарстанның сәүдә әйләнешенең 80%ы Европа Берлегенә карый.

Кытайны уңышлы хезмәттәш булыр дип исәпләмим

Татарстанның Кытай белән дә ниндидер мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырышуы да куркыныч булып тора. Кытай – ул бик катлаулы хезмәттәш. Һәм ул яхшы хезмәттәш була алмаячак. Хәзер Русия хакимиятләре күрсәтмәсенә күрә Кытай белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырышу сизелә. Мин Татарстан өчен Европа Берлеге белән чагыштырганда Кытайны уңышлы хезмәттәш булыр дип исәпләмим", ди Хаҗиев.

Аның фикеренчә, Татарстан җитәкчелегенең икътисади яктан югары үсеш алмаган, сәяси системасы мөкәммәл булмаган илләргә сәфәре Кремль күрсәтмәсен үтәү булып тора.

Кырым аннексияләнгән вакытта да, үз киләчәкләрен бары тик Украинада гына күргән кырымтатарларга йогынты ясар өчен, ярымутрауга берсе артыннан берсе Татарстан десанты агылган иде. Кырымтатарлар эзәрлекләүләргә дучар булгач, милли лидерлары ярымутрауга кертелми башлагач, Татарстан сәфәрчеләре бүгенге хәлләргә әлегә кадәр өздереп үз сүзләрен әйтмәде.

Русия президенты Татарстан Конституциясе көне алдыннан 5 ноябрьдә яшь тарихчылар белән очрашканда аларга "этник татар" Мининның 1612 елда Русияне саклап калуы турында сөйләде. Ул Мининның татар булуын һәм аның гамәлләрен "сокланырлык хәл" дип бәяләде.

Путинның татарларга уңай сүзләре артында яхшы гамәлләре ятмый

Кайберәүләр бу сүзләрдән соң Путин татарларга йөз белән борыла һәм Русиянең нигезендә торган милләт итеп тә таный дип тә уйларга мөмкин. Хаҗиев фикеренчә, җитәкчеләрнең мондый белдерүләр ясавы әледән-әле булып тора һәм ул үзенә күрә күз буяу өчен генә әйтелә.

"Беренчедән, Халыклар бердәмлеге көне ул уйлап чыгарылган бәйрәм. Чөнки Октябрь революциясе бәйрәмен ни беләндер алыштыру кирәк иде. Путинның татар халкына таба матур ишарә ясавы гел булып торачак ул, чөнки илдә биш миллионнан артык татар бар. Татарга җылы мөнәсәбәт барлыгын күрсәтеп тору Путинга кирәк. Мин моны һич кенә дә Путин татарларга һәм Татарстанга яхшыра дип санамыйм. Ниндидер матур ишарәләр ясавы аның гадәти эш ысулы гына. Әледән-әле чечен халкына да, башкаларга да, шулай ук табибларга да, укытучыларга да нидер әйтеп торачак ул.

Элек тә мондый җылы ишарәләр ясалды, әмма уңай якка үзгәрешләр булганы юк. Әгәр Татарстанны алсак, соңгы дистә елда аның хокуклары кысылганнан кысылды. Матур сүзләр артында уңай якка гамәлләр ятмый", ди Хаҗиев.

XS
SM
MD
LG